Истанбул су ташкынына җиңелде

8-9 сентябрь көннәрендә Истанбул һәм аның тирә-ягында каты явым-төшем булды. Бу исә су ташкыны һәлакәтенә китерде.
Хәзергә хәтле 31 кешенең мәете табылды, йөзләгән җиңел һәм йөк автомашиналары суга батты. Меңләгән йорт, хастаханә, мәктәп, фабрик-заводлар һәм башка эш урыннарын су басты.

Бу һәлакәтнең киләчәге алдан ук билгеле булса да, тиешле чаралар күрелмәгәнлектән югалтулар да зур булды. Телевидение каналлары автобус, йөк машинасы өсләрендә, бина түбәләрендә, агач кәүсәләрендә, төрле калкулыкларга сыенган кешеләрне, аларның коткарылырга тырышуын турыдан-туры сәгатьләр буена күрсәттеләр.

Истанбул шәһәренең Азия белән Европа өлешен тоташтырган ике күпер бар. ТЕМ дип аталган юлда Яшилкөй очкычлар майданына 3-4 километр калган өлеше су астында калды. Су ташкыны шул хәтле көчле булды ки, чит илләрдән йөк китергән машиналар, автобуслар һәм кечерәк машиналар су өстендә йөзә башлады.

Төнне сәгать 4-5-ләрдә башланган яңгыр ташкыннарга сәбәп булды. Икителлидә халыкара йөк машиналары гаражында уннан артык йөртүченең мәете чыгарылды. Алар машиналарында йоклаганда ташкын суларында батып үлгәннәр. Су ике метрдан артыграк күтәрелгән. Сәлимпаша, Чаталҗа, Сарай һәм Силиври су астында калды.


Мәрмәр диңгезенең яр буендагы урнашкан язлык өйләр дә су астында калды. Мондагы автомашиналар да ташкын белән диңгезгә йөзеп китте. Юллар, күперләр җимерелде. Иген кырлары харап булды. Бу фаҗиганың фоторәсемнәре газет битләрен тутырды.

Төркия метеорология җитәкчелеге исә явым-төшемнең тагын булачагын, моның өчен тиешле чараларның күрелергә тиешлеген берничә тапкыр хәбәр итсә дә, җаваплы органнарның берсе дә моңа колак салмаган булуы аңлашылды. Шушы ташкын һәлакәтеннән соң, җаваплылар мәгънәсез белдерүләр ясау белән чикләнделәр.

Премьер Эрдоган ташкын булган җирләргә урнашканнарны гәепләде. “Инешнең үче каты булды”, диде.

Истанбул Бөекшәһәр бәләдиясе рәисе Топбаш: “Моның җаваплысы - кешеләр үзләре”, дигән зирәк бер фикер әйтте. Ә Истанбул башлыгы Гүләр исә: “Мәҗбүрияте булмаганнар яңгыр вакытында юлга чыкмасыннар”, дип тагын да зирәгрәк бер караш белдерде. Бер журналистның “Талаулар башланды” дигән сүзенә, “Юк андый нәрсә” дип шушы журналистны сүкте.


Ә шул ук минутта, юлга чәчелгән төрле җиһаз һәм әйберләрне өстерәп алып киткәннәрне телевидение күрсәтеп торды. Бу һәлакәтнең төп сәбәбе исә - Истанбулдагы байтак инеш һәм елга ярларында яшәүлекләр төзү өчен рөхсәт бирелүе булса, шәһәрдәге 60% артыграк биналарының рөхсәтсез салынган булуы. Инеш һәм елгалар ябылган булу сәбәпле, каты явым-төшем булганда су ташый һәм тирә-якны җимерә.

Сәясәтчеләрнең төп кайгысы исә - сайлауда тавыш алу. Әмма алар күп көч һәм акча таләп итә торган проектларга игътибар итми. Алар мондый һәлакәт булмасын өчен чара күрү мәсьәләсен бик әкрен хәл итәләр. Әйтик, 1999 елгы җир тетрәү һәлакәтенә ун ел тулды, ләкин тиешле чаралар әле дә күрелеп бетмәде.

Истанбул Сәүдә Оешмасы җитәкчесе Др. Мурат Караялчынның фаразларына караганда, әлеге су басу 80-90 миллион долларлык зыян китергән.

Каты явым-төшем бу атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Илнең көнбатыш һәм урта Кара диңгез өлешендә су ташкыннары көтелә.