Думада 3 фирка сайлауларда хәрәмләшүләргә протест белдерә

Русиядә 11 октябрьдә үткән җирле сайлауларда хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасе файдасына булган хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп Дәүләт Думасы утырышыннан коммунистлар, Русия либерал демократик фиркасе һәм "Гадел Русия" вәкилләре чыгып китте.

Чыгып китәр алдыннан коммунистлар фиркасе сайлаулар нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны һәм хәрәмләшүләрне тикшерү өчен махсус комиссия төзүне таләп итте.

Төрле фиркаләрнең депутатлары күпсанлы канун бозу очракларын мисал итеп китерде.