ТДГПУны ни көтә?

22 октябрьдә Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты 133 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Традициягә әйләнеп киткән чара, университетларның кушылып, исемнәрен үзгәртү нәтиҗәсендә, тарихта соңгысы булырга мөмкин.
Университетның ректор урынбасары Алмаз Галимов шушы уку йорты милләт тормышы тарихында зур урын алып торуын белдерә.

Казан педагогия университетының ректор урынбасары Алмаз Галимов
“Безнең университетны дистәләгән, йөзләгән күренекле татар шәхесләре бетергән. Аларның шундый зур дәрәҗәләргә ирешүендә Татар дәүләт педагогик университетның да өлеше бардыр. Халыкка биргән шәхесләре белән ул үзен танытты, аның педогогик кадрлар әзерләүдә роле бәяләп бетергесез”, ди Алмаз Галимов.

Университет үз кыйбласвн югалтмасмы?

Шулай да, педагогия университеты быел керергә теләүчеләр саны белән мактана алмады. Милли компонентлар юкка чыгарылган чорда яшьләр Татар педагогия университетында укырга теләми. Татар теле, әдәбияты һәм тарихы бүлеге деканы Рамил Мирзаһитов моны, беренче чиратта, хәтта татар бүлекләренә дә урыс теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы биреп керү тәртибеннән күрә.

“Башка елларда бер урынга ким дигәндә 3 кеше дәгъвә кыла иде. Быел исә - 1-1,5 кеше булды. Дәүләтнең хәзер сәясәте шундый: Бердәм дәүләт имтиханнарын урысча гына тапшыру, мәктәпләрдә тел, әдәбият дәресләрен кыскарту, милли төбәкара компонентны бетерү. Болар яшь буынга, аларның әти-әниләренә тәэсир итә. Моны күрә торып, аларның милли бүлекләргә барасы килми”, ди Рамиль Мирзаһитов.

Педагогия университетының Татар теле һәм әдәбияты бүлеге деканы Рамил Мирзаһитов
Татар телен, милләтне бүгенге кебек “кысу” һәрвакытта да булган. Рамиль Мирзаһитов татар бүлекләре алга таба да милләткә хезмәт итәчәгенә өметләнә.

“Мондый тел, милләт өчен авыр заманалар элек тә булган. Бу беренче генә һөҗүм түгел. Тарих кабатлана. Билгеле бер кысудан соң милләтнең күтәрелеп китүе бар. Телебез моннан авыррак сынаулар да үткән. Бәлки милли төбәкара компонентлар мәктәпләрдә калыр, БДИны урыс телендә генә бирү бетерелер әле дигән өмет белән яшибез”, ди Мирзаһитов.

Идел буе университетына керәчәк

Медведевның 21 октябрьдә чыккан карары нигезендә Казан дәүләт педагогия университеты һәм тагын берничә югары уку йорты Казан дәүләт университетына кушылып, Идел буе федераль университеты исемен йөртәчәк. Моны, ректор урынбасары Алмаз Галимов, педагогия университы өчен, бер яктан, яхшы дип саный.

“Бу четрекле мәсьәлә һәм ул бик күпләрнең мәнфәгатьләренә тәэсир итәчәк. Студентлар, аларга эш бирүчеләр, дәүләт һәм халыкка. Барысын да үлчәп, урта билге бирсәк, мин моны начар дип тапмыйм. Шулай да, бу мәсәләнең ничек чишеләчәге әлегә билгесез”, ди ул.

Татар теле, әдәбияты һәм тарихы бүлеге деканы Рамил Мирзаһитов университетлар федераль үзәккә буйсына башласа, татар бүлекләрен ябу куркынычы артыр дип фаразлый.

“ Әгәр мондый хәл булса, безнең уку йорты үзенең дәрәҗәсен саклап кала алсын иде. Бәлки университет автоном рәвештә генә кушылыр. Шулай да вуз үзенең йөзен, мөмкинлекләрен, ничә еллык тарихын югалтмасмы дип куркыбрак карыйм. Татар теле турында әлегә әйтә алмыйм. Хәзергедән дә ныграк кысуны күз алдыма да китерә алмыйм”, ди ул.

Казан Дәүләт педагогик университетына 1876 елда нигез салына. Бу дәвер эчендә күп нәрсәләр үзгәрә: институт яңартыла, исемнәре алышына. Татар дәүләт һуманитар-педагогик университеты фән, мәгариф, мәдәният һәм тәрбия үзәге дип белдерәләр. Ул күп еллар дәвамында Татарстанда гына түгел, Идел буе төбәкләрендә үсеп чыккан уку йортларына да бишек булды диләр.