Татарстан халкы Русиянең башка төбәкләренә караганда хезмәт хакын азрак ала. Бу Мәскәүгә артыгы белән салым түләүдән килә.
“Безнең гәҗит” газетында сәяси, икътисади вакыйгаларга багышланган “Әйтсәм әйтим...” дигән яңа сәхифә булдырылды. Аны билгеле тележурналист Фирдүс Гыймалтдинов алып бара.
“Рәхәт тормыш өчен күпме акча кирәк?” язмасында әйтелгәнчә, Мәскәү халкына бер ай яшәр өчен 62 мең сум акча кирәк. Башка төбәкләргә бераз гына азрак җитә. Әстерхан, Пенза һәм Кострома кешеләре 25 меңгә дә яши ала икән. Әмма Татарстан халкы “Россгосстрах” компаниясе үткәргән сораштыруда бөтенләй күрсәтелмәгән.
Фирдүс Гыймалтдинов язуынча, “Безнекеләр урта җирдә калгандыр, күрәсең, күп тә, аз да сорамаганнар. Безнең илдә шулай инде. Җитәкчеләр хезмәткәрләренә зур акча түләргә курка”.
Июль аенда Татарстан халыкның уртача хезмәт хакы 15222 сум да 1 тиен булган. Татарстан халкының хезмәт хакы Русия күләмендәге урта күрсәткечтән 24%-ка кимрәк.
“Эшләп ашый торган төбәк кебек үзебез, башкалар төсле донор хәлендә Мәскәү җилкәсендә утырмыйбыз, артыгы белән дә бирәбез әле. Ләкин тегеләргә бирә-бирә үзебезгә сыңар ыштан алырга да калмый. Әнә бит республика предприятиеләрендә эшләүче 315 мең кешенең хезмәт хакы минималь куллану бюджетыннан да түбәнрәк. Ягъни җан асрарлык та алмыйлар. Җитмәсә, кризис белән эшсезлек тә китереп сукты”, дип яза Гыйлматдинов.
Дөрес, кризис килү белән түрәләрнең дә хезмәт хаклары киметелгән. “Татарстандагылар 5%-ка азрак ала башлаган. Республикада 15 мең чамасы түрә булуын исәпкә алсаң, кызганыч булып китәләр. Аларның хезмәт хакы хәзер 19 мең сумнан чак кына күбрәк. Ничек яшәргә кирәк ул акчага? Алай дисәң, тормышлары авыр булса да, һәркем чиновник булырга омтыла”, дигән ул.
Фирдүс Гыймалтдинов язмасын бер сорау белән тәмамлый. “Нигә чит илдә кешеләргә акча, ә бездә хезмәт хакы түлиләр икән ул?”.
Газетның чираттагы санында социаль темага багышланган язмалар тагын бар. Мисал өчен, Искәндәр Сираҗиның “Кол зары ишетелми” мәкаләсе авылның яңа алпавытлары, ягъни инвесторлар һәм авыл халкы мөнәсәбәтләренә багышланган.
“Кунак бүлмәсе” сәхифәсенең чираттагы кунагы күренекле шәхесләр түгел, ә татарча чыга торган “Сәхнә” журналы. Болай итеп “Безнең гәҗит” башка татар газет-урналларына үз укучыларын табарга ярдәм итә.
Лилия Заһидуллина халыкның яраткан җырчысы Айдар Галимовның Казанда үткән яңа концерты турында язган. Автор сүзләренчә, концерт киноны хәтерләткән.