Дымовский Мәскәүгә дәлилләр китергән

Алексей Дымовский Мәскәүдә журналистлар белән очраша

Милициядә коррупция турында интернетта видеоязма урнаштырып, шау-шу тудырган майор Алексей Дымовский сишәмбе Мәскәүгә килеп матбугат очрашуы үткәрде.
Новороссийский шәһәрендә милициядә эшләгән майор Алексей Дымовский узган атна ахырында милициядәге коррупция хәлләре турында видеоязмалар әзерләп аны интернетка Youtube сәхифәсенә урнаштырган. Бу язмаларны берничә көн эчендә ярты миллионнан артык кеше карап өлгергән.

Премьер-министр Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, Дымовский милициянең чын җинаятьләр тикшерү урынына, план артыннан куып, уйдырма эшләр нигезендә бер гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртуы турында сөйли:

“Мин бу уйдырма планнар нигезендә булмаган җинаятьләрне тикшерүдән ялыктым. Мин сезгә милициянең чынбарлыгын ачып салачакмын. Бөтен коррупцияләре һәм вәхшилекләре белән.”

Сишәмбедә, милиция көнендә, Дымовский Мәскәүгә килде. Үзе әйтүенчә, һава аланына барганда аны юл милициясе туктаткан, соңнан җибәргәннәр. Аннары ул кредит картасының туңдырылган булуын ачыклаган һәм очкычка билет ала алмаган. Нәтиҗәдә, машинага утырып килергә мәҗбүр булган.

Бәйсез матбугат үзәгендә үткән очрашуда Дымовский милициядә коррупция очракларын дәлилләгән 150 сәгать язма алып килүе турында хәбәр итте.

Журналистлар, сезгә бу эшегездә чит ил оешмалары, американнар ярдәм итә, дигән сүзләр йөри, бу дөресме, дип сорады. Дымовский бу хәбәрләрне кире какты.

Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, cишәмбедә, милиция көне уңаеннан ясаган чыгышында, милициядә аерым җитешсезлекләр булуын таныды:

“Кызганычка каршы, милиция сафларында вәкаләтләрне явызларча куллану, әхлаксызлык, битарафлык, тупаслык очраклары бар. Безнең һәрберебез ватандашка, җәмгыятькә, дәүләткә хезмәт итүен аңлаган очракта гына милициягә ихтирам булачак.”

Татарстанда

Русия җәмгыяте, хокук яклаучылар милициядәге вазгыять турында инде күптән чаң суга. Казандагы хокук яклау үзәге Татарстан милициясенең соңгы 12 айда эшчәнлеген тикшереп, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев исеменә хисап әзерләгән. Әлеге хисапта алар соңгы бер ел эчендә милиция хезмәткәрләре катнашында булган иң шау-шулы җәнҗалларны барлап чыккан.

Милиция хезмәткәрләренең көч куллануы, сорау алу вакытында җәзалаулар, хокук яклау оешмаларын эзәрлекләүләр, тирә-юнь мохит саклаучыларын тоткарлаулар. Хисапта шулай ук, милиция хезмәткәрләренең әхлаксызлыгы, исерек баштан үзләренә кул салулары, йә исә ялгышлык белән бер гаепсез кешеләрне атып үтерүләре, соңнан аклану очраклары китерелә.

Русиянең эчке эшләр министрлыгының иминлек идарәсе мәгълүматына караганда, 2009 елның беренче яртысында Татарстанда 13 милиция хезмәткәренә җинаять эше ачылган. Бу күрсәткеч белән Татарстан Русиядә Курский өлкәсеннән генә калышып икенче урынга чыккан.

Татарстан милициясенең иминлек идарәсенә шушы елның 5 аенда халыктан барлыгы 328 гариза һәм шикаять килгән. Идарә җитәкчеләре әйтүенчә, һәр өченче гариза һәм һәр бишенче шикаятьтә мәгълүматлар расланган. Нәтиҗәдә, 20 милиция хезмәткәре урыныннан алынган.

Казан хокук яклау үзәгенә дә милиция хезмәткәрләренең канунсыз гамәлләренә зарланып шикаятьләр килә, соңгы 12 айда шундый 25 шикаять килгән. Бу очракта сүз җәзалау, үтерү, өйгә басып керү кебек җитди җинаятьләр турында бара. Үзәкнең юристлары биш милиция хезмәткәренә җинаять эше ачуга ирешкән. Өч шикаять Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәрелгән.