Каршылыклы рухани үлеме сораулар уята

Киләсе җанисәп алуларга әзерлек башланганда, татарны бүлгәләүгә каршы булган Даниил атакай Сысоев үтерелде.
Даниил Сысоев татар милләтчеләре белән бер мәсьәләдә уртак фикердә иде. Тик "Правослау татар" идеясен ачыктан-ачык ислам тарафдарлары һәм керәшен сепаратистлары яратмады. Берләре өчен ул исламофоб, икенчеләренә - татарчы иде. Әмма бер нәрсә шик уятмый - Сысоев православ булмаган бар карашларга, бигрәк тә ислам диненә дошманлыгын яшермәде.

Керәшеннәр аерылганда, Сысоев бердәм булырга чакырды


Русиянең рәсми этнографлары татарны аерым халыкларга бүлеп, 2002 елда аера-аера сан исәпли башлаганда Даниил Сысоев "правослау татарлары" дигән шигарен ташлаган иде инде. "Керәшеннәр - татар түгел" дигәннәргә каршы булды, "без дә татар бит" дип сөйләүче керәшеннәр белән бергә иде.

Рәсми якланучылардан ерак торды

Шулай итеп, ул Русия дәүләте тарафыннан рәсми ярдәм итеп (интернет-порталлар ясатып), Татарстан хөкүмәте тарафыннан да туксанынчы елларда ук аерым керәшен халкы итеп танылган (мәдәни мохтарият бирелгән) даирәләрдән ул аерылып тора иде. Аның каравы, ул иҗтимагый керәшен-татар хәрәкәте белән уртак фикердә булды.

Татар милләтчеләре белән бер фикердә иде

"Правослау татар кешесе - татар милләтенең чын патриоты, ул аны ихластан ярата", дип язды ул. Аның бу фикерләре правослау чиркәве, Русия рәсмиләрендә яклау тапмаса да, соңгы вакытка кадәр ул татарны бүлгәләүгә каршы булды. Татарстандагы керәшенне аерым милләт дип санаучы атакайлардан аерылып торды.

Керәшенне генә түгел, мишәрне, ногайны, себерлене дә бердәмлеккә өндәде

"Татар халкы бертөсле генә түгел. Ул төрле-төрле этник төркемнәрдән тора. Аларның кайберләрен аерым милләт итеп саныйлар. Тик, төрле этник төркемнәр теле яки башка сәбәпләр белән бер-берсеннән аерыла ала. Әмма бу уртак бер татар милләте, бердәм татар халкы турында сөйләүне инкарь итми", дип язды Даниил Сысоев. Ул татарлар арасында "казанлы", "мишәр", "керәшен", "касыйм", "нагайбәк", "кырым", "литвалы" кебек татарлар, башкортлар, ногайлар да бар дип әйтеп килде.

Тарихи чынбарлык безне берләштерә

Аерылучы сепаратисларга ул: "Мин беркемне мәҗбүри рәвештә татар дип яздырырга җыенмыйм. Һәркем аерыла ала. Тик без тарихи чынбарлыктан чыгып, бердәм татар милләте өчен җан атучылар фикерен куәтлибез", ди иде.

Сафсата һәм утопия тулы фикерләр

Әллә татарны бердәм итеп күрергә, әллә мөселманнарны христианлаштырырга теләгәнгә, аны хыялый дип санаучылар бар иде. Ул правослау динен кабул итүче төркиләр күп булуын яза торды. Күпләр аның хыялын утопия, сафсата дип тә бәяли иде.

Әйтик, динсез яки атеист һәм мәҗүси, фәкыйрь кыргызларны чукындыру эшендә уңышлы эшләүче мәсихче (евангелист) яки католик насара (христианнар) вакыфларга ул Кыргызыстанда көндәш булырга теләде. Сысоев Кыргызстанда православ үзәге булдырып, бар Үзәк Азиядә дингә җәлеп итү эшен башларга чакырды. Тик Кыргызстаннан теолог Бакыт Морзабраимов моны тормышка ашмаслык, дип атады.

Мөселман татар правослауга түгел, башкаларга китә

Татарстан мөфтиенең урынбасары Вәлиулла Якуб исә “Азатлык”ка: “Татарлар күбрәк харизмат секталарга, экзотик шәркый культларга китә. Безгә православие алар белән чагыштырганда куркыныч түгел”, дип белдергән иде. Шуңа күрә Даниил Сысоевның Мәскәүдә яңа чукынган татарлардан мәхәллә дә оештыруы күпләрне шикләндерде, яки ул мәхәллә урыслашкан татарлардан яки керәшен татарларыннан торадыр дигән фикер уятты. Шул вакытта ул чиркәвендә татарча хезмәт күрсәтәбез, дип сөйли иде.

Сысоев эшчәнлеген ислам тарфадарлары яратмады

Даниил Сысоевка карата Мәскәү журналисты Хәлидә Хәмидуллина прокуратурага гариза да юллаган иде. Хәмидуллина Сысоевның исламны «яшел ваба чире» дип һәм Мөхәммәт Пәйгамбәрне «ялган пәйгамбәр» дип атавына зарланды. Ислам яклы форумнарда Сысоев даими дошман булды. Татарның бердәмлеген дә ул православ дине мәнфәгатьләреннән чыгып яклады, татарларны киләчәктә үз диненә күчерү нияте белән яшәде.

Киләсе сан алулар алдыннан аны кем үтерде?

Тикшерүчеләр, аны ислам яклы кеше үтергән дип әйтергә ашыкты. Тик Сысоевны киләсе сан алулар алдыннан татар санын тагын да киметергә теләүче кешеләр дә үтертә алмый мени? Шулай ук ул керәшеннәрне аеру соравында рәсми чиркәү һәм дәүләт даирәләрдән аерыла иде. Татарофоблар өчен Сысоев дошман иде. Киләсе сан алулар алдыннан татарны бүгәләүне хупламаучы үтерелү ачык сораулар калдыра.

Аның татар канлы булуы да шушы җинаятькә игътибарны арттыра. "Эхо Москвы" радиосы аны керәшен татары дип атады. Чынбарлыкта исә Сысоевның әтисе урыс, шулай ук православ рухани, ә әнисе "этник мөселман" Әминә Әмирова.

Исламофобия белән бергә хокук бозу да бар

Аны ислами стильне кулланып дәгъвәт алып баруда да гаепләделәр.

«Халыкара рухи бердәмлек академиясе» җитәкчесе урынбасары Сергей Комков, экстремистларны һәм террорчыларны эзләүчеләр правослаулардан дошман эзләми, дигән иде. "Даниил Сысоев дигән православ дин әһеленең «Ислам турында әңгәмә» һәм «Мөселман белән йөреп кайту» китаплары 208 маддәгә туры килә торган, экстремизмга чакырган китаплар, менә шундый китапларны тыярга кирәк”, дип белдергән иде ул.

Гайсә һәм хач мануга ышанган хәлдә дә

Тик атакай үз правослау динен дөрес яки хак дин дип аңлату эшен алып барганда да, беренче чиратта Гайсә һәм хач мануга ышанырга өндәгәндә дә, татарны бүлүчеләр янында булмады. "Без правослау татарларын үз мәдәниятләрен өйрәнергә һәм үстерергә чакырабыз", дип әйтә иде ул.