Лос Анжелес мәчетендә хәйрия чарасы

Фаһад патша мәчете Лос Анжелес шәһәренең мөселманнар күпләп яшәгән Кулвер бистәсендә урнашкан.

Фаһад патша мәчете Лос Анжелес шәһәренең мөселманнар күпләп яшәгән Кулвер бистәсендә урнашкан.

Мәчет 1998 елның 17 июлендә ачылган. Ул Согуд патшасының Көньяк Калифорния мөселманнарына бүләге булып тора.

Мәчетнең гомум мәйданы 7200 м2, анда берьюлы 2 мең кеше гыйбәдәт кыла ала.

Гыйбәдәт бүлмәләреннән тыш, мәчетнең тикшеренү үзәге, китапханәсе, сабак бүлмәләре һәм үз паркингы бар. 

Мәчетне төзу $2.16 миллионга төшкән, бер миллионнан артыгы җирне сатып алу өчен тотылган.

Мәчетнең гөмбәзен һәм башка бизәү эшләрен төрек осталары Измит мәчете үрнәгендә башкарган.

Дивар буенда торган китап киштәләреннән теләгән кеше Корьәни кәримне алып укый ала.

Фаһад патша мәчетенә төрле милләт вәкилләре йөри. Ишек төбендә тәкъдим ителгән басмалар да моны чагылдыра. 

Мәчет эчендә урын таба алмаучылар догаларын тышта укый. 

Мәчеткә җәяүләп тә, купшы машиналар белән дә киләләр. Аллаһы тәгалә алдында барысы да тигез. 

Җомга көнне мәчеттә Мьянмада табигать казасында корбан булганнар исеменә догалар укылды, хәйрия акчасы җыелды. 

Мәчетнең имамы Мьянмада Нәргиз туфаны аркасында йорт-курасыз калган меңләгән мөселманга ярдәм итергә үтенде. 

Фаһад патша мәчетендә кылынган гамәл аның диварына эленгән шигаренә дә туры килә.