АКШ президенты Барак Обама чәршәмбегә каршы төндә американ халкына мөрәҗәгать итеп, Әфганстандагы яңа стратегиясен игълан итәчәк. Моның алдыннан ул беректәш илләрнең җитәкчеләре, конгресс әгъзалары белән сөйләшүләр үткәрде.
Нью-Йорк штатындагы Вест Поинт хәрби академиясендә ясаячак чыгышында Барак Обама Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрү турында игълан итәр дип көтелә.
Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс сүзләренчә, бу чыгышы алдыннан ул якшәмбедә дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән сөйләшкән. Дүшәмбедә саклану министры Роберт Гейтс һәм иминлек киңәшчесе Джэймс Джонс белән очрашуда планга соңгы төзәтмәләр керткән.
Обама яңа планы турында Британия, Франция, Дания, Польша, Русия, Әфганстан, Пакстан һәм Һиндстан җитәкчеләренә хәбәр иткән. Шуннан соң Конгресс әгъзалары белән очрашкан. Ни өчен башта чит ил җитәкчеләре, аннары гына конгрессменнар дигән сорауга Роберт Гиббс:
“Әфганстандагы халыкара көчләр ул халыкара көчләр. Әлбәттә зур өлешен АКШ тәшкил итә. Ләкин Франция, Германия, Дания дә шактый өлеш кертә, шуңа президент алар белән сөйләшә дә.”
"Мәңгелек вазифа түгел"
Хәзерге вакытта Әфганстанда 71 мең американ хәрбие бар. НАТО илләре барлыгы 36 мең хәрби җибәргән, шуның 10 меңе британнар. Сишәмбедә Британия премьер-министры Гордон Браун тагын 500 хәрби җибәрәчәген раслады.
Ә менә Германия канцлеры Ангела Меркель әлегә өстәмә гаскәр җибәрмәячәген әйтте. Алманнар берничә атнадан Лондонда үтәчәк Әфганстанга багышланган конференция нәтиҗәләрен көтмәкче. Хәзергә Әфганстанда 4 мең алман хәрбие бар.
Гиббс сүзләренчә, Обама үзенең чыгышында күрше Пакстанга зур игътибар бирәчәк. Моңа кадәр Пакстан җитәкчеләре еш кына Талибан белән бәйле булуда, Карзаи хөкүмәте белән хезмәттәшлек итмәүдә гаепләнеп килде.
Моннан тыш, Обама халыкара көчләрнең Әфганстанда мәңгегә калырга җыенмаганына басым ясаячак, ди Гиббс:
“Бу мәңгелек вазифа түгел, без анда Әфганстанның иминлек көчләрен, армия, полициясен өйрәтү өчен. Соңнан алар үзләренең иминлеген үзләре тәэмин итәргә тиеш булачак. Безнең төп вазифа шул.”
Гиббс сүзләренчә, Обама Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән телефон аша сөйләшкәндә, аның беренче президентлык мөддәте вакытында булган авырлыкларга тукталган. Ул аны үткән хаталарны кабатламаска, коррупциягә каршы көрәшнең яңа сәхифәсен башларга өндәгән.