Казанда узучы “Идел – Алтай” исемле форумда археологлар этнографлар белән, славянистлар тюркологлар белән фикер каршылыгына очрады.
Икесе бергә
I Евразия далалары урта гасыр археологиясе корылтае һәм “Идел-Алтай: Евразия мәдәнияте башлангычы” конференциясе бер форум кысаларына кертелеп ясалды.
Бәхәстән тикшеренүгә
Анда археологлар этнография тарихчылары белән бәхәскә керде. Беренчеләре үз версияларын төгәл дәлилләр дип атый, икенчеләре исә каберлекләрдә табылган ташлар яки сөякләр аша гына тарихны өйрәнеп булуына шикләнә. Уфадан килгән профессор Владимир Иванов исә, фикер алышуга караганда, һәрбер галимгә үз урынында тәфсилләп фән белән шөгелләнергә, ныгытып тикшеренергә кирәк, диде.
Курганнар славянныкымы, төркинекеме?
Табылдыкдарны гадәттә кемнең терәге, дәүләт яклавы көчле, шулар үз тарихына язып куя икән. Скифлардан калса да, болгарлардан калса да, аларны славяннарга ябыштырып кую гадәте бар икән.
Чит сөякләргә яңа хуҗалар табыла
Шулай ук халыклар әле төрки яки угро-финга, славянга бүленмәгән чордан калган кешеләрнең сөякләрен егерменче гасырда формалаша башлаган милләтләргә ябыштырып кую гадәтләре дә бар икән. «Ә баш капкачларына милләте язылмаган бит», ди профессор Иванов.
Башлана гына әле
Алтай һәм Урал-Идел буе халыкларының тарихын өйрәнү буенча зур проблемалар бар икән. «Аеруча төрки халыклар тарихы, аның борынгы һәм урта гасыр өлеше начар өйрәнелгән», ди оештыру комитеты рәисе археолог Айрат Ситдыйков. Фәнни кешеләрне беренче тапкыр шулай туплый алдык, тарихи сорауларга да төрле яктан җавап эзлибез, ди ул.
Казан даны кайта
Чарада Русия, Украина, Белорус, Молдова, Төркмәнстан, Болгарстан, Маҗарстан, Монголия, Казакъстан һәм Япония галимнәре катнаша. «Казан шәрыкне һәм төрки дөньяны өйрәнү буенча мәркәз данын кире кайтарып килә», ди Айрат Ситдыйков.