Пермьдә янгында үлүчеләр саны 148 җитте

Пермьдәге “Аксак бия” клубындагы төнге янгында үлүчеләр саны 148-гә җитте. Төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, төнлә тагын 2 кеше үлгән. 80нән артык кеше Пермь, Мәскәү, Петербур һәм Чиләбе хастаханәләрендә ята.

Янгынны тикшерү барышында клубның техник документларын теркәүче һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешмалар эшчәнлекләрен тиешенчә башкармавы әйтелә.