Мәдәниятебез кыйбласы

Глобальләшү һәм Русиядәге милли сәясәт нәтиҗәсендә татар мәдәнияте яши һәм үсә аламы?
Римзил Вәли. 2009 ел үтеп китте. Без “Азатлык” радиосында көн саен татар, башкорт һәм башка милләтләрнең яшәеше, проблемалары, табышлары, куанычлары турында сөйләдек. Ә милләт дигәндә иң башта, әлбәттә, мәдәният, мәгариф, мәгълүмат чаралары искә төшә. Хәзер глобализация, Русиянең милли сәясәтенең тәэсире милләтләр үсешенә яхшы шартлар тудырмый. Яшь буын чит ил мәдәниятенә, рус теленә омтыла. Өлкән буын сыкранып кала.

Фольклор, халык иҗаты, яңа гына туган җырлар, шигырьләр булган хәлдә дә халыкка барып җитми. Шуңа күрә милли хәрәкәт әгъзаләре, кайбер милли лидерларыбыз безнең милләт, мәдәният бетте, мәгариф таркатыла, һәйкәлләр җимерелә дигән зарлануларны еш ишеттерәләр. Мондый хәбәрләр “Азатлык” радиосының эфирында, аның форумнарында, интернет сәхифәдә көн саен диярлек булып тора. Безнең милләтебез, аның мәдәнияте, мәгарифе бетә дигән авазлар быел тагы да көчлерәк яңгырады.

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә Яңа ел алдыннан ниндидер мәгълүматлар бирәсе килде. Мәдәният ничек яшәгән, нинди вакыйгалар булган, Татарстанда мәдәният бармы, ә бәлки, халык үзе яшьләргә ияреп мәдәниятеннән, җырыннан, сәнгатеннән баш тарткандыр.

Шушы темага “Азатлык” радиосында ел әйләнәсендә күп кенә язган, сөйләгән Наил Алан; мәдәният министрлыгының Дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова һәм журналист Римзил Вәли шул турыда күзәтү ясарга булдык. Бәлки фикерләребез, акцентларыбыз туры да килеп бетмәс.

Фәнзилә Җәүһәрова.
“Тәнкыйть – кәнфит түгел” дигән сүз дә бар. Тәнкыйтьтә дә хаклык бардыр. Ләкин тәнкыйть нигезендә бер объектив мәсьәлә бар. Мәдәният – искиткеч катлаулы дөнья.

90-нчы елларның башларын исәпләсәк, дөньяга үзебез ишекләрен ачтык. Дөньяда әллә кайчан барлыкка килгән, бәлки Англиянең XVII гасырда буржуаз мөнәсәбәтләр формалашу процессында ук башланган, кулланучылар дөньясына кердек. Кулланучылар дөньясы – ул товар җитештерүчеләр һәм ул товарны кабул итүчеләр. Мәдәниятнең зур бер өлеше, бу очракта масса өчен мәдәният турында сүз кузгатабыз, шушы кулланучыларга товар җитештерү белән шөгыльләнә.

Шуңа мөнәсәбәтле, еш кына мәдәнияткә бәя биргәндә без шуңа бәя бирергә тырышабыз. Товар затлы түгел, товар мондый, товар тегенди, ягъни җырның сыйфаты китте, бию шушындыйга әйләнде, дип әйтәбез. Бу объектив процесс. Бүген мәдәният министрлыгы татарча үзенчә җырларга өметләнгән берничә йөзгә җитүче җырчыларыбызга үз товарларын җиткерергә юл бирә икән, димәк, без демократик җәмгыятьтә яшибез дигән сүз.

Татар дөньясында бүген стильләр күплеге, жанрлар төрлелеге, яшьләрнең эзләнүләре безне күп очракта канәгатьләндерми. Бу товар. Товарның яхшы сыйфатлысы бар, кытай сыйфатлысы бар. Бүген кулланучыларының үсү процессы бара. Монысы массачыл мәдәнияткә кагылышлы мәсьәлә.

Массачыл мәдәният дәүләт тарафыннан регуляцияләнергә тиеш тугел. Ул товар җитештерү, ул икътисад. Мәдәният бу икътисадка юл бирә икән, бу безнең казанышыбыз инде. Массачыл мәдәнияткә кадәр профессиональ сәнгатьне үстерергә кирәк. Аның нигезе – халык иҗаты, аннан да тирәнрәк – фольклор, аннан соң гына - массачыл мәдәният, аннан соң – профессиональ сәнгать.

Профессиональгә килгән вакытта, бүген җитди тенденцияләр бар дип исәплим. Опера һәм балет театрына нинди генә тәнкыйть сүзләре ишетелмәсен, театрда татарча опера бар бит. Татар көенә иҗат ителгән балетыбыз да бар. Бу да эзләнү. Димәк, эзләнү мөмкинлекләре бар. Сәнгатебездә милли традицияләрне үстерерлек композиторларыбыз, аларга мәйдан бар. Театр сәнгатен карасак та, күптән түгел драматургиядә, театрда кризис дип кычкырдык. Бүгенге көндә без сокланып карыйбыз, йөзләгән татар үзенең драма әсәре белән конкурста катнаша. Бу юнәлештә дә эзлекле эш башланды дип исәплибез.

Наил Алан
Үзен татар дөньясында күрүче менә дигән яшьләребез үсеп килә. Без аны кино сәнгатендә дә күрәбез. Профессиональ сәнгатьне үстерү өчен бүгенге көндә җирле генә түгел, даими системалы эш башланды дияргә була.

Бүген мәдәниятебездә моңа кадәр булмаган тенденцияләрне күрәбез. Мәсәлән, 2009 елга бәя бирсәк, “Татар моңы” фестивале – ул моң фестивале булды, җыр фестивале түгел. Аның кайтавазын берничә елдан ишетә башларбыз.

Римзил Вәли. Матбугатта “Татар моңы” фестиваленең төрле яклары әйтелде. Нәтиҗәсе булдымы? Кем ул моңның иясе?

Фәнзилә Җәүһәрова. Моңның иясе, әлбәттә, халкыбыз.

Римзил Вәли. Ә Прокофьева дигән кызны фестиваль таптымы? Ул чыннан да танылдымы?

Фәнзилә Җәүһәрова. Әйе, Алена Прокофьеваны без, Аллага шөкер, радиодан ишетә алабыз, ТНВ каналыннан да “Татар моңы”нда башкарылмаган җырларын да ишеттек. Ул тамашачы тарафыннан да шактый җылы кабул ителде дип исәплим.

Тәнкыйтьчеләргә килгән вакытта, бүгенге көндә сөендергәне – тәнкыйтьне әйтергә мөмкинлек бар.

Наил Алан.
“Татар моңы” дигән сүздән башлыйсы килә. 2009 елга хәтле моң эзләмәдек. Бу яңа баскыч. Төбәкләргә килгән вакытта, моңа кадәр яшьләр телевизорда, радиода булган эстраданы тыңлап, шуңа омтылды. Хәзер моң бар дип яшьләр аңа тартылачак. Беренче коймак төерле дип әйтергә була, әмма ләкин бу мәдәнияттә бөек башлангыч.

Римзил Вәли. Нәрсәсе төерле? Өч мең кеше катнашкан бит анда.

Наил Алан.
Анда фонограмма да табарга, килешеп бетмәгән якларын да күрергә була иде, катнашып бетә алмаган төбәкләр дә бар иде. Күп сүз булды. Сез әйтегез, нинди бәйге төерсез була? Бөтен бәйгеләрнең кечкенә төерләре була. Сабантуй көрәшендә дә “аяк чалды” дип әйтәләр.

Алсу Хәсәнова
Римзил Вәли. Һәркайсында җиңелгән кеше була.

Наил Алан. 2009 елда бигрәк тә Татарстан үзенең мәдәниятен чит илләрдә яхшы итеп таныта башлады. Мәсәлән, 2009 елда Татарстан мәдәниятенең Каннда чыгыш ясавы, Европа сәнгать брендында Татарстан үзенең мәдәниятен күрсәтә икән, бу таныту дигән сүз.

Елга йомгак ясаган вакытта мәдәният министры, катнашкан коллективлар дүрт-биш еллык гастроль сәфәрләрен шушы Каннда эшләп кайттылар, дип әйтеп китте.

Римзил Вәли. Франциянең атаклы шәһәрендә Сабантуй дигән сүзләргә кешеләр ышанмады.

Наил Алан. Узган 2009 елда Татарстан мәдәнияте өчен генә түгел, ә гомумән, Татарстан мәдәнияте белән урыс мәдәниятен җайлау өлкәсендә ШОС илләренең мәдәният министрларының Казанга килүе һәм шул вакытта Русия мәдәният министрлыгы белән Татарстан мәдәният министрлыгы арасында килешү имзалану ниндидер баскыч та булып тора. Әлеге килешүдә төбәкләрдәге мәдәниятне үстерү турында да сүз бара.

Римзил Вәли. Кытай, Пакъстан, Һиндстан илләренең мәдәният министрлары татар теле бәйрәмендә катнашкан иде. Кытай мәдәният министры кайткач: “Сез туган тел дип зарланасыз, безнең Кытайга бу әйбер яный”, дип әйткән. Бер миллиард ярымлы халык, безнең яшьләр иероглифлардан китеп, инглиз телендә интернетта язышалар, дигән. Көлке булды, әлбәттә, хәзерге глобализация шартларында бер миллиард ярым халыкка да тыныч түгел икән.

Фәнзилә Җәүһәрова.
Татар өчен бик үзенчәлекле тенденция бар. Татар үзенең сәнгате белән акланмый башлады. Моңа кадәр без шул дәрәҗәгә куелган идек, үзебезнең бөек икәнен беләбез, ләкин һаман аклану позициясендә. Без үзебезнең әсәрләребез белән, сәнгать өлкәсенә гомерләрен багышлаган әһелләребезнең иҗат җимешләре белән моны күрсәтә башладык, ягъни без үзебезнең бар икәнлегебезне акламыйча әллә нинди чикләрне үтеп, үзебезне дөньяга күрсәтәбез. Без аны әлегә бәяләп бетерә алмый торган бик зур плюс, ягъни безнең балаларыбыз рус сәнгатенең кушымтасы түгел.

Наил Алан.
Бүген 20-30 яшьтәге буын “Шүрәле”не дә, “Шүрәле” балетын да белми дияргә мөмкин. Ә моңа кадәр безнең бөек “Шүрәле” балеты бар дип, бөеклекне санап кына утырдык. Ә бүген без шушы бөек әйберләрне башка җиргә барып үзебезнең барлыгыбызны таныта башладык.

Мәсәлән, 2009 елда Петербурда Мариин театрында “Шүрәле” балеты куелган икән, аны 20-30 яшьтәге кеше барып карый икән, ул интернетта барыбер “Шүрәле” нәрсә ул, татар нәрсә ул дип эзләп караячак. Аңлавымча, мәдәният министры әйтте, “Шүрәле” балеты яңадан Екатеринбурда кую турында сөйләшүләр алып барыла икән.

Римзил Вәли.
Аның икенче ягы килеп чыга. Җәлил театры “Шүрәле”не куя, ә милләттәшләребез йөгереп карарга бара дип әйтмәс идем. Кеше бара, ләкин милли операга, милли балетка чабып килү юк. Чөнки халкыбыз үз мәдәниятенә күтәрелеп җитмәгән кебек.

Наил Алан.
Безнең утыз ел буе радиода, телевидениедә, эстрадада Илшат Әминев әйтмешли кендекле кызлар булды. Милли опера булмады.

2009 елда тагын шул вакыйганы да әйтеп китәргә кирәк. Татарстан мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Төмән өлкәсендә үткән “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивален оештырды. Мәдәният министры аны елның иң уңышлы проектларының берсе дип әйтте.


Зилә Вәлиева.
Бер җирдә дә ишетелмәгән җырлар, моңнар, Себердә генә сакланган әйберләр ачылды. Фестивальдә дүрт йөздән артык кеше катнашты. Кайбер коллективлар ышаныч та уятты. Фестивальне алдагы елда тагы бер өлкәдә үткәреп, 2013 елда Казан җирендә уздырып, Универсиаданың бер матур үзенчәлеге, төсмере булыр дип ышанасы килә. Катнашкан кешеләр ягыннан да бик зур энтузиазмны уятып галимнәргә дә уйланулар өчен бик зур нигез салды. Алдагы елда фестивальне үткәрер өчен ике төбәк теләк белдерде. Свердловски һәм Пермьнән дә хат килде.

Римзил Вәли.
Бу ел нәрсә белән хәтердә кала дисәң, Фатих Кәримнең 100 еллыгы, Әмирхан Еникиның 100 еллыгы, Дәрдмәнднең 150 еллыгы, Нәкый Исәнбәтнең 110 еллыгы – барысы да Башкортстанда туган кешеләр. Башка мөхтәрәм кешеләребезнең дә түгәрәк даталары булды. Шул уңайдан матур мәдәни чаралар үтеп шушы шәхесләргә игътибар арта.

Наил Алан.
Әйе, шушы шәхесләргә быел зур игътибар бирелде. “Ватаным Татарстан” газетында мәдәният, сәнгать турында яза торган журналист Алсу Хәсәнова яңа буын килүен дә билгеләп үтте.

Алсу Хәсәнова. “Яңа дулкын” килде. Йолдыз Миңнуллинаны, Рузил Мөхәммәтшиннны һәм башкаларны кече сәхнәдән күрсәтә башладылар. Бу әдәбиятка йөз белән борылу дигән сүз. Егерме елга бер яңа дулкын барлыкка килә. Буын алышынырга тиеш. Соңгы вакытта яшь шагыйрьләрне күрсәтү бик кирәкле күренеш. Алар бүгенге вазгыятьне ачарга тиеш.

Римзил Вәли.
Финанс кризис аркасында мәдәнияткә чыгымнар бөтен Русиядә киметелде. Кайбер проектлар тукталды. Әлбәттә, мәдәнияттә да киселгән. Ләкин курчак театры төзелергә дигән Президент вәгъдәсе бар иде. Кичә генә Сукон бистәсеннән үттем, анда булачак театрның беренче катының түгәрәк почмаклары, матур тәрәзәләре күренә башлаган. Димәк, курчак театры тиздән булачак.

Наил Алан.
2009 елының йомгакларына багышланган утырыш вакытында мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтте: Тинчурин театры һәм Качалов театры өчен акча бүленгән, алар тиздән ремонтланып бетәчәк. Милли китапханә булырмы, юкмы дигән сүзләр дә күп йөрде.

Зилә Вәлиева.
Милли китапханә төзү бурыч булып кала. Бүгенге көнгә кадәр каралаган булачак урын китапханәгә килә торган укучылар өчен җайлы түгел. “Кольцо” кибетенә, институтка күп машиналар килә. Шуның өчен ул урын китапханә өчен кулайсыз.

Наил Алан. Финанс кризисы аркасында кайбер проектлар тормышка ашмый калган. 2010 елда мәдәниятне финанслау 2009дан ким булмаячак.

Римзил Вәли.
Бик шәп программа бар иде. “Мирас” программасы – ул матур өйләрне торгызу, һәйкәлләрне төзекләндерү. Ике ел эчендә шушы программа көчендә булса да, финанс кермәгән иде. “Мирас” программасы бюджетта калган. Дистә миллион акча Казанның ядкярләренә керәчәк.

Ел алдыннан без, әлбәттә, мәдәни чараларның исемлеген генә төзү түгел, гомуми күзәтү ясадык һәм үзенчә бәя дә бирдек кебек. Гомумән алганда, мин язмаларны тыңлаганнан соң, инандым: татар халкы, татар милли рухы һәм сәнгате үсештә һәм халыкның да үз мәдәниятенә омтылышы көчәя бара кебек, шул ук вакытта глобализация яшьләрне аерып та алып китә сыман. Шуңа күрә киләсе елда, юлбарыс елында, безнең сәнгатькәрләребез шулай ук яхшы эшләрләр һәм мәдәниятебез милли үсешкә нигез булырлык яңа адымнар ясар дип өметләник.