2009 елны Кытай зур икътисади үсеш белән тәмамлады. Бу үсеш 2010 елда да дәвам итәр дип көтелә. Алай гына түгел, Кытай икътисади кризистан беренчеләрдән булып, дөньяның икенче икътисадына әйләнер дип көтелә.
Узган ел Кытай икътисады зур үсеш кичереп, дөньяның икенче икътисадына әйләнүгә таба адым ясады. Якын арада ул Японияне узып китеп, АКШтан гына калышкан икътисадка әйләнер дип көтелә.
Ләкин гомум җитештерү күләмен халык санына бүлеп караганда, Кытай дөньяның башка алдынгы илләреннән әле шактый калыша. Моны Кытай рәсмиләре үзләре дә таный.
“Кытай икътисады узган ел нинди урында гына булмасын, гомум җитештерүне кеше башына бүлеп санаганда, без дөньяның йөзлегенә дә кермибез, – диде Кытайның статистика идарәсе вәкиле Ма Җиянтаң. – Зур халык саны, чикләнгән ресурслар, ярлы кешеләрнең күплеге – бу әле дә Кытайның чынбарлыгы булып кала.”
Икътисадчылар әйтүенә караганда, Кытайга, илдәге социаль тотрыклылыкны саклап калу өчен, елына кимендә 8% үсеш кирәк. Җиянтаң сүзләренчә, узган ел үсеш 8.7% тәшкил иткән.
Кытай икътисады 2010 елда да үсүен дәвам итәр дип көтелә. Әмма Кытай рәсмиләре, инфляция бу үсешне юкка чыгарырга мөмкин, дип борчыла.
“Төп мәсьәлә – ничек итеп икътисади үсеш тә булдырып, бәяләрне дә артык үсүдән тотып калырга, ди Ма Җиянтаң. – Үсеш белән бергә безгә инфляцияне дә контроль итәргә кирәк, монысы авыр мәсьәлә.”
Кытайга тотынып
Көнбатыш икътисадчылары, Кытайның үсеше башка илләргә дә кризистан чыгарга ярдәм итәчәк дип саный. Чөнки бу очракта аның башка илләрдән ягулык, чимал, башка кирәк-яраклар алу ихтыяҗы артачак.
Моннан тыш, икътисадчылар, бу үсеш Пекинга үзенең валютасы өстеннән контрольне бераз йомшартырга мөмкинлек бирер, дип өметләнә. Юаньнең долларга чагыштырмасы үзгәрсә, бу Кытайга импортның артуына һәм, гомумән, дөнья базарында зур үзгәрешләргә китерә ала.
Әлегә Кытайның үзәк банкы юаньнең долларга чагыштырмасын махсус рәвештә түбәнрәк тота. Кытай таварларына дөнья базарына чыгарырга ярдәм итү өчен. Кайбер мәгълүматларга караганда, якын айларда Пекин контрольне бераз йомшартырга мөмкин.
Дөнья Банкының соңгы хисабына караганда, хәзер дөньяда кризистан чыгу хәрәкәте бара. 2010 елның икенче яртысында, хөкүмәтләрнең ярдәм програмнары тәмамлану аркасында, бу хәрәкәт акрынаер дип көтелә.
Шушы хисапка караганда, 2010 елда Кытайда булачак үсеш нәтиҗәсендә, дөнья икътисадында да, тулаем алганда, 2.7% үсеш көтелә. Узган елгы 2.2% кимү белән чагыштырганда, бу алга китеш санала.
2011 елга Дөнья Банкы әлегә фараз кылырга җөрьәт итми, бары тик, финанс базарларында тернәкләнү, тотрыклану күзәтеләчәк, ләкин базарлар әле зәгыйфь булып калачак, дип чикләнә.