“Сәләт”кә чиновниклар аяк чала

5 февральдә Казанда республика яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгы уңаеннан форум һәм “Сәләт” тәҗрибәсенә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Президент, хөкүмәт башлыгы хуплаган күп кенә проектлары әле дә тормышка аша алмый.
Быелдан “Сәләт” үзенең тәҗрибәсен һәм уңышларын башка төбәкләргә дә тарата башлаячак. “Сәләт” проектлары җитәкчесе, галим Җәүдәт Сөләйманов әйтүенчә, Чуашстанның Батыр районындагы Кызыл Чишмә авылында җәй көне “Сәләт”нең тагын бер бүлеге оештырылачак. Ул татар-чуаш лагере булачак. Батыр районының барлык сәләтле балалары килер дип өметләнәләр.

Чуаш теле, татар теле белән беррәттән Батыр районы тарихы, чуашларның һәм татарларның этник үзенчәлекләренә дә игътибар биреләчәк. Монда урыс һәм инглиз телен өйрәнү төп юнәлеш булачак, ди Сөләйманов.

“Сәләт”нең асылы белемле, зирәк һәм акыллы яшүсмерләрне бергә туплау һәм аларга төрле юнәлешләрдә дөньяви дәрәҗәдә белем алу серләренә төшендерү, юнәлеш бирү генә түгел, ә татар милләтен саклау да язылмаган беренче канун булып тора.
Җәүдәт Сөләйманов

“Иртәгәге көнгә өмете булган бергәлек бар. Алар татар теле бетмәс дигән ышанычта. Бу ышаныч әлеге бергәлектәге балаларның барсында да яши”, ди Сөләйманов.

“Сәләт”нең 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуы вакытында моны ул иң зур уңыш буларак әйтте. “Сәләт”тән чыкканнар барсы да татар җанлы. Монда теләсә нинди милләт баласы “гыйлем өсти” ала, татар телен өйрәнергә теләге генә булсын.

“Сәләт” сәясәттәме?


“Сәләт”нең 15 еллыгы милли-төбәк компонентының язмышы хәл ителмәгән вакытка туры килде. Мәгарифнең яңа стандартлары да эшләнеп бетмәгән. Дөрес, Казанда я булмаса Русиянең башка калаларында “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре, милли мәгарифне яклап урам җыеннары-пикетлары узганда да, Хәтер көннәрендә дә “Сәләт” әләмнәре болгап “Сәләт” яшьләре алдан бармый кебек.

“Сәләт” тулаем алганда сәясәттә түгел. Әмма “Сәләт”тә булган һәр кеше сәясәттә булырга мөмкин. Үзенең күңеленә ошаган һәм аның мантыйгына туры килгән юнәлештәге фиркадә булырга мөмкин. “Сәләт” дип байрак болгап чыгу юк. Чөнки сәясәт белән яши торган даирә түгел. Шул чараларны оештыручылар һәм анда катнашучыларны карасагыз, әйтик, “Мин татарча сөйләшәм”дә 5 кеше басып торса, шуның 4се “Сәләт”тән. “Шәрык” клубына барсагыз, алар анда катнашалар һәм үз фикерләрен әйтәләр”, дип белдерә Сөләйманов.

Башкаларда мондый үрнәк юк


Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев та, әгәр яшьләрнең бу иҗтимагый хәрәкәте оешмаса, Татарстанда яшьләр сәясәте барлыкка килә алмас иде, дип “Сәләт”не зур киләчәк көтүен белдерә. Русиянең бер генә төбәгендә дә мондый уңышлы эшләгән хәрәкәт юк. “Сәләт” үзе бер дөнья кебек, үзе бер система. Белгечләр “Сәләт” һәрвакыт мөкәммәллеккә омтылуы белән үрнәк булды, ди.

Шундый омтылышларның берсе – Биләрдә академшәһәрчек ачу. “Сәләт” җитәкчелеге башта андагы “Имәнкәй” лагерен торгызырга уйлый. Аннан да кала Казанның Иске татар бистәсендә “Казан интеллектуаль паркы” булдырырга да теләкләре бар. Анда “Сәләт”нең “Яшьләр үзәге” эшли инде. Әлеге үзәк парк булдыруда төп терәк булачак.

Сөләйманов сүзләренчә, бөтен документлар әзер дигәндә генә дөньяга килгән кризис төзекләндерү эшләренә “аяк чалган”. Бу ике гектар җирне алар гел татар теле яңгырап кына торган һәм татар рухы булган урынга әйләндерергә телиләр.

Идел буенда “Сәләт”нең “Фәнсәр-Бәрәкәт” проектын тормышка ашыру кыенлыклары турында “Азатлык радиосы” сөйләгән иде инде. Шулай да, әлеге Халыкара яшьләр этно-мәдәни лагерен булдыру теләге дә киләчәк өметләре булып кала.

Казаннан 30 чакрым ераклыкта Лаеш районындагы “Йолдызлы” аланда “Татар Артегы” озакламый эшләп китәр дип өметләнәләр. Монда беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр 2-3 атнага мәктәп укучылары ел әйләнәсендә торырга килә алачак. Республиканың иң яхшы укытучылары, галимнәре белем бирәчәк.

Җәүдәт Сөләйманов үзләренең теләкләренең һәм идеяләренең республиканың беренче җитәкчеләренә: президентка да, хөкүмәт башлыгы күңеленә дә хуш килгәнлеген белдерә. Әмма берәр теләкне тормышка ашыра башларга дип документлар әзерләгәндә икенче, я булмаса өченче дәрәҗәдәге түрәләр өстәлендә аларның юкка чыгуын да яшерми.

“Президентка, премьерга язган хатларны алар бу мәсьәләне өйрәнегез, карагыз дип төшерәләр. Әгәр шундый имза белән безнең хатлар төшә башласа, алар яңадан күтәрелми. Безнең күп кенә президент тарафыннан “моны хупларга кирәк, ярдәм итәргә кирәк” дип имзаланган проектлар юкка чыкты. Әйтик, премьер “Биләр”дә булып китте. Анда балалар белән сөйләшкәндә, монда социаль парк булачак, без ярдәм итәрбез, диде. Хәтта аның протоколы язылып, карарлар да кабул ителде. Акча да бүлеп бирелде. Бүгенгә кадәр анда эшләр башланганы юк”, дип белдерә Җәүдәт Сөләйманов.