Чиркәү быел гаскәргә 400 поп җибәрәчәк

Сишәмбедә узган Әрхәрәйләр киңәшмәсендә Урыс чиркәве патриархы Русия кораллы көчләренә 400-ләп православ капеллан җибәреләчәген хәбәр итте. Патриархлыкта инде бер елын тутырган Кирилл шулай ук Русия җитәкчеләренә чиркәүне яклап карарлар кабул итүләре өчен рәхмәт белдерә.
Урыс православ чиркәвенең дөньяви һәм күпмилләтле дәүләт нигезләрен какшату тырышлыклары конкрет гамәлләргә әйләнә бара – сишәмбедә патриарх Кирилл быел Русиянең кораллы көчләренә 400 чамасы православ рухани җибәреләчәген хәбәр итте.

Планнар зурдан...

Шушы гаскәри капелланнар беренче чорда инде хәрби хезмәт тәҗрибәсе булган поплардан һәм тиешле дини белем алган, хәрби хезмәткә яраган яшь руханиләрдән торачак. Ә инде киләчәктә православ атакайларны гаскәрдә хезмәт итүгә әзерләр өчен махсус 3 айлык курслар оештыру карала.

Кирилл планнарына караганда, 2010 елда бригада һәм дивизия дәрәҗәсендәге һәр хәрби бүлек командирының дини гаскәриләр белән эшләүче ярдәмчесе эшли башлаячак..

Мондый урын Русиянең читтәге хәрби ныгытмаларында инде былтыр декабрьдә үк булдырылган иде, шундый бар 13 урынга да Урыс чиркәве руханиләре алынды.

Гаскәргә хәрби капелланнарны кайтаруны былтыр Русия президенты Медведев үзе яклап чыкты, әмма ул шул урынга православларны гына түгел, ә Русиянең асаба диннәре вәкилләрен билгеләү турында әйткән иде.

Муллалар үз урынына попны тәкъдим итә


Русия мөселманнары гаскәри муллалар билгеләүне сүздә хуплый, ләкин бу эшне гамәлгә куюга килгәндә, мөселман руханиләрнең әзерсезлеге, хәтта шүрләве сизелә - поплар белән чагыштырганда муллалар гаскәри шартларга күнегергә бик теләми.

Уфа мөфтиятенең Мәскәүдәге вәкиле Рөстәм Вәлиев бу уңайдан хәтта, полковой мулла булмаган очракта мөселман гаскәриләр бер дә курыкмый поп янына бара ала дип белдергән иде.

Патриарх сишәмбедә әрхәрәйләр каршында ясаган чыгышында аларның барысын да, гаскәргә үтеп керү эшендә туган шушы “искитмәле шәп мөмкинлеккә” бик җитди карарга чакырды.

Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русия кораллы көчләрендә хезмәт иткән ир-атларның 79,8% - урыс, 3,3% - татар, 0,3% - дагыстанлы, 0,2% - башкорт, 0,2% - бурят, 0,1% – чуаш, мордва халыкларыннан.

Министрлык үткәргән сораштыру армиядә хезмәт итүчеләрнең 60% дингә ышануын ачыклаган. Шуларның 80% - православ динен тота, үзләрен мөселман дип санаучылар саны 13% җитә, 3% - будда диненә, ә 1% хәрби – яһүд диненә ышана.

Патриарх президент һәм премьерга рәхмәт укый


Декабрь азагында патриарх православ чиркәвенең Русиядә башка диннәрдән өстенрәк булуын даулап, дәүләт чиркәү белән мөнәсәбәтләрен аның “җәмгыяттәге урынына карап, пропорционал принцип нигезендә корырга тиеш” дигән иде. Чиркәү моны үз тарафдарларының күпсанлыгы, Русия мәдәниятенә керткән төп өлеше белән акларга тели.

Бу омтылышларында Кирилл Русиянең иң зур җитәкчеләре ягыннан яклау казана. Дүшәмбедә патриарх булуының бер еллыгын тантана иткәндә, ул “хәзер Русия җитәкчелегендә үзләренең православ динендә торуын ачык итеп күрсәткән кешеләр тора” дип белдерде һәм Медведев белән Путингә чиркәүне яклап кыю карарлар кабул итүләре өчен рәхмәтен әйтте.

Русия конституциясе илне күпмилләтле дөньяви (секуляр) федерация дип билгели, анда турыдан-туры диннең дәүләттән аерылуы хакында әйтелә.