Фәнзаман Баттал: Сайланган президентка гына таянып була

Татарстанның хәзерге президентын кискен тәнкыйтләгән радикал милләтчеләр, бигрәк тә Милли мәҗлес тирәсендә тупланганнары, яңа президентка да шундый ук тәнкыйти карашта. Алар аны Шәймиев кешесе итеп кенә күрә һәм аның үзләре күтәргән мәсьәләләрне гамәлгә куюда ярдәм итүенә ышанмый. Үз фикерләре белән шундый карашта торучыларның берсе - язучы Фәнзаман Баттал уртаклашты.
Азатлык радиосы Татарстанның яңа президентына булган мөгамәләне сораштыруын дәвам итеп, бүген журналист һәм язучы Фәнзаман Батталга мөрәҗәгать итте. Ул Милли мәҗлес тарафдары буларак Татарстанның хәзерге хакимиятенә шактый тәнкыйти карашта тора. Шул исәптән, яңа президент Рөстәм Миңнехановка да. Аның фикеренчә, демократик дәүләттә президент бары тик халык тарафыннан гына сайлана ала.


Фәнзаман әфәнде, Миңнехановны билгеләү вакыйгасен ничек бәялисез?


Менә мин Дәүләт шурасының аны раславын карап утырдым. Яклап 100% тавыш! Каршылар да юк, яисә анда тоткарланып калучылар да юк... Менә бу бит үзе үк көлке – демократик дәүләттә, демократик илдә алай була алмый ул!

Шунда йөзәр кеше арасыннан һичюгы 5-6 гына кеше булса да үз ризасызлыгын белдерә ала бит инде.

Ә инде Миңнехановның үзенә килгәндә, аның хуҗалык эшләрен белүе миндә әллә ни шик уятмый, чөнки мондагы “вертикал” дәүләттә боерык бирәләр дә, башкаларны эшләтәләр – анысы инде аңлашыла торган әйбер.

Аннары шул бар: ул бит инде кешесенең-кешесенең-кешесе. Әйтик, Путин ризалыгы белән Медведев куя бит инде аны, аннан соң Шәймиев белән сөйләшеп килешкәннәр. Шуннан соң гына ул президент булды бит инде.

Әгәр дә инде Рөстәм Миңнеханов һаман да Шәймиевчә барса, татар халкы да бетүгә көйләнә, әдәбият тә бармый, сәнгать тә хәзергечә булачак, матбугат үлә барачак.

Ни өчен Татарстанда сүз иреге тыела? Русия дә бу бик сизелми бит – “Эхо Москвы” радиосы эшләп тора, “Новая газета”лар, үзебездә менә “Звезда Поволжья» дигәне ярыйсы гына кыю әйберләр биреп бара.

Ә бездә әз генә сәяси әйбер бирсәң дә, редакторлар, мескенкәйләрем, куркып калалар, күзләреннән 1937 ел күренгән кебек була башлый аларның. Менә шундый шартларда әдәбият тә, сәнгать тә, татарның теле дә сакланмаячак.

Сүз иреген бетерүнең максаты да нәкъ менә татар телен бетерүгә көйләнгән. Укучылар татар газетларыннан кызыклы-кирәкле әйберләр тапмасыннар, сәяси сүз күрмәсеннәр, менә шулай татар матбугатына ышаныч бетсен, аңа төкереп кенә карасыннар, урыс газетасына күчә башласыннар дип.

Ә инде китапларга килсәк...

Фәнзаман әфәнде, газетларны да, китапларны да кешеләргә мәҗбүриләп укытып булмый бит инде, моның өчен дә хөкүмәт гаеплеме?

Ярый, анысы шулай булсын ди...

Тагын бер сорау бар иде – яхшымы, начармы, яңа президент инде билгеләнде. Ул, менә Сез әйтеп киткән проблемаларны хәл итәр өчен нәрсәләр эшли ала, тәкъдимнәрегез бармы?

Минем аңа бер тәкъдимем дә юк. Чөнки аңа нәрсәдер әйтү, тәкъдим итү – ул инде балтаңны суга ташлаган кебек кенә. Минем бу кешегә карата ышанычым юк. Ул бит Шәймиев “малае”, хәзерге президент исән чакта ул аның сүзеннән чыкмый торган кеше булып утырачак. Шуңа минем өметем дә юк, яхшылык та көтмим.

Фәнзаман әфәнде, ирекле сайлаулар булган очракта президент итеп татарның милли мәнфәгатьләрен яклаган кеше сайлана алыр идеме, ничек уйлыйсыз?

Турыдан-туры үткән булса, безнең милли җанлы гыйлем кешеләребез бар. Алар шул ук вакытта икътисадны да беләләрю Халык шундыйларны сайлаган булыр иде.

Аннары монда бит шундый уен уйныйлар – башта куйдылар Шәймиевнең үз кандидатурасын, Фәрит Мөхәммәтшиннекен, Рөстәм Миңнехановныкын. Араларында дебат та юк, тып-тын, газетлар бу хакта ләм-мим. Мөхәммәтшин куелган икән – ул бит инде Миңнехановны дебатка чакырырга тиеш иде бит инде.

Тәкъдимнәр юк дисез. Хәзер нишләргә кала инде?

Күңелсез хәлләр көтәргә кала. Татарның милли хәрәкәте көчәеп килә, ул бит рәхәт тормыштан күтәрелми. Аның милләт файдасына хәл итәсе килгән проблемалары бар. Болар (хәзерге хакимият) ул якны уйлый белми, кайгырта да белми, киресен генә эшлиләр болар.

Беренче чиратта сез турыдан-туры сайлау яклымы?

Президентны әгәр дә халык үзе сайлап куймый икән, аны президент дип атау да хурлык. Аны бары тик халык сайларга тиеш. Шул очракта гына ул милли лидер була, шунда гына аның белән горурланып була, шунда гына аңа таянып була.