Чечня хакимияте хәрби чара барышында үлгән кешеләрнең гаиләләренә акча түләде

Чечня хакимияте Ингушның Сунжен районында хәрби чаралар барышында үлгән кешеләрнең гаиләсенә 300-әр мең сум түләде. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Билгеле булганча, хәрби чара барышында ут ачылу нәтиҗәсендә, 4 тыныч кеше үлгән, икесе яраланган иде. Барлык үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр Чечня кешеләре һәм алар урманда кыр суганы җыя торган булган.

Дәвам итүче хәрби чара барышында барлыгы 18 сугышчы үтерелгән.