Дүрт бүлгедә дүрт мөфти вәкиллек итәчәк

Русиянең Европа өлеше дини идарәсе Русиянең 4 федераль бүлгесендә үз вәкилләрен булдыру турында карар кабул итеп, аны тормышка да ашырды. Алар дүртесе дә мөфти дәрәҗәседәге вәкилләр булачак.
Үзәк федераль бүлге мөфтие итеп Арслан Садриев билгеләнгән. Идел буе федераль бүлгесен Дамир Мөхетдинов җитәкләячәк. Үзәге Сочи булган Көньяк бүлге эшен Марат Алимов алып барачак. Ә инде Петербур һәм Ленинград өлкәсен алып торган Төньяк-көнбатыш бүлгегә мөфти буларак Илдар Малахов билгеләнү алган. Бер ел элек андый билгеләүләр Урал, Себер, Ерак көнчыгыш федераль бүлгеләрендә дә булган иде.

Без Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә мөрәҗәгатъ итеп, бу хакта аңлатма бирүен сорадык. Ул болай диде:

«Без бу хактагы карарны узган ел, мөселманнар съездын уздырган вакытта ук кабул иткән идек. Ул хәзрәтләр җирле мәхәлләләр белән идарә итү өчен билгеләнә. Соңгы елларда мәхәлләләр ике тапкыр артты. Аларның турыдан туры үзәктәге мөфтигә килеп йөрү, үзләрен борчыган мәсьәләләрне чишү мөмкинлекләре чикләнгән. Билгеләнгән мөфтиләр алар белән турыдан туры эшләячәкләр.

Проблемалар күп, шуларның берсе Сочидагы мәчет төзелеше. Хөкүмәт даирәләрендә бу хакта бик сөйләшергә теләмиләр. Ләкин ул төзелеш безнең көн тәртибеннән төшеп калганы юк. Анда мәчет булуын без шарт итеп куябыз. Әгәр дә Мәскәүдән даими вәкил булмаса, бу турыда эшне куертып тормаса, бу эшкә андагы мөселманнарның гына теше үтмәячәк», диде Равил Гайнетдин.

Төньяк-көнбатыш федераль бүлгедә, ягъни Петербур һәм Лениград өлкәсендә дә яңа вәкил билгеләнгән. Чөнки анда мәхәлләләр соңгы елларда 4 тапкыр арткан. Аларның эшен җайга салып, эшчәнлекләрен активлаштырырга кирәк. Һәм без анда Петербурның үзендә туып үскән, Русиядә дә, чит илләрдә дә ислам белеме алган хәзрәт Илдар Малаховны билгеләдек", диде ул.

Әйтергә кирәк, анда күп еллар буе эшләгән мөфти Җәфәр Пончаев бу билгеләүгә зур ризасызлык белдерә. Моңа да Равил хәзрәт үз аңлатмасын бирде:

"Әлбәттә Җәфәр хәзрәтнең бу хәлгә карата зур канәгатъсезлек белдерә. Ул үзенә куркыныч яный дип саный. Илдар хәзрәт кеше белән ярашып эшли торган кеше. Ул кеше урынын алырга диеп, гауга ясап йөри торган хәзрәт түгел. Бу яктан Пончаев өчен бернинди дә куркыныч янамый.

Чөнки ул тараф мөселманнарының да үз таләпләре бар. Анда яшьләр белән бернинди эш алып барылмый. Инде мөселманнар ул мөфтияттән аерылып чыгып, үз мәдрәсәләрен, оешмаларын оештырдылар. Чөнки яшьләр максималистлар. Аларга якынрак була белергә кирәк. Аларны радикаллыкта, экстремизмлыкта гәеплиләр. Ләкин мәчет ягыннан аларны тәрбияләргә тырышучылар булмады. Менә хәзер Илдар хәзрәт Малахов ул эшләрне оештырыр дип уйлыйбыз", диде Равил хәзрәт.

Шулай итеп, Русиянең Европа өлеше дини идарәсе, 4 федераль бүлгеләрдә үз вәкилләрен билгеләде. Алар җирле мәхәлләләрне үзәк белән бәйләү эшчәнлеген алып барачаклар.