Яман шештән авыручылар елга 10 меңгә арткан

Русиядә барлык үлемнең 14 проценты ман шеш дигән зәһәр чир сәбәбендә. Белгечләр 2030 елга барлык үлүчеләрнең 45 проценты яман шеш авыруы аркасында булачак, ди.
Татарстанда ел саен 10 мең онкологик чир белән авыручы ачыклана. Республиканың онкология хастаханәсе баш табибы Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, 2008 ел белән чагыштырганда, 2009 елда әлеге зәхмәтле чир белән авыручылар саны 7 процентка арткан.

Республикада һәр 61 нче кеше яман шеш чире белән авырый. Юан эчәк яман шеше бигрәк тә таралган. Табиб- онколог Бриллиант Вәлиева моның сәбәбе - халыкның хәзер дөрес тукланмавыннан, коры- сары ашавыннан ди.

“Элек бу төр яман шеш сирәк очрый иде. Быел ашказаны, эчәк яман шеше ачыклану ешайды. Сәбәбе – дөрес тукланмау. Халык хәзер ярымфабрикатлар, химик өстәмәләрдән торган коры-сары, кыздырылган ризык, чипсы, сухари кебек ашамлыкларга күчте. Алар сәламәтлеккә зур зыян сала. Әлбәттә, яман шеш барлыкка килүгә экология дә тәэсир итә. Нәселдән күчкән очраклардан кала, яман шеш тәмәке тарту, алкоголь эчү, артык тән авырлыгы булу, дөрес тукланмау сәбәпле барлыкка килә. Сәламәт яшәү рәвеше сакларга, дөрес тукланырга, кечкенә генә шикләнү булса да, хастаханәгә барырга кирәк.

Алкоголь эчемлекләр куллану да эчәк, тамак, күкрәк яман шеше тууга сәбәпче. Хәзер хатын-кызлар, аеруча яшьләр, алкоголь кулланалар, тарталар. Шуңа күрә хатын-кызлар арасында күкрәктәге яман шеш елдан-ел арта”, ди Вәлиева.

Үлемгә китерүче яман шешнең иң куркыныч төре – үпкә яман шеше ди табиблар. Әгәр глобаль тәмәке тарту проблемасы белән көрәш көчәймәсә, алга таба үпкә яман шешеннән миллионлаган кеше кырылачак дип фаразлый табиб-онколог.

Бу зәхмәт белән авыручылар аудиториясе елдан-ел яшәрә бара. Яшь кызлар күкрәк яман шеше белән очраша. Алай гына да түгел, бу авыру кечкенә балаларны да әйләнеп узмый. Аларда күбесенчә кан яман шеше очрый ди, Бриллиант Вәлиева.

2010 елдан Татарстан Республикасы онкологик чирләргә ярдәм күрсәтүнең программасында катнашучы Русиянең 10 төбәге исемлегенә керде. Республика онкология хастаханәсенең 2009 елга нәтиҗә ясау утырышында хәбәр ителгәнчә, бу чир белән көрәшү максатыннан федераль казнадан республикага 450 миллион сум акча да биреләчәк. Әлмәт шәһәрендә Онкологик диспансеры филиалын төзү дә каралган. Әмма табиблар моны күптән эшләргә кирәк иде ди. Чөнки әлегә бу шәһәр кешеләре операция ясату өчен генә түгел, авыруларын тикшертү өчен дә Казан юлын таптый.

“Авыруларга бу бик кирәк, алар бу диспансерның төзелүен көтә. Бөтен тикшерүләрне Әлмәттә үткәрәчәкләр, өч ай саен каралуга Казанга йөрү кирәк булмаячак”, ди табиб-онколог.

Бүген Татарстанның онкологик диспансерында 62 меңгә якын кеше хисапта тора. Һәр ел бу сан 11 меңгә арта.