Камал Колумбиядә, Тинчурин Камалда

"Тәкъдир" спектакле

Камал театры Колумбиянең Богота шәһәренә XII Халыкара Иберо-Америка театрлар фестиваленә китте. Камаллар фестивальгә Педро Кальдеронның “Тәкъдир” спектаклен алып бара. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Камал театры бинасында 7 спектакль күрсәтә.
Колумбиядә үтә торган фестивальдә 40-тан артык ил театры катнаша. Фестивальне исә Камал театры “Тәкъдир” спектакле белән ачып җибәрә. Моны Колумбиянең Татарстанга булган хөрмәте итеп кабул итәргә кирәк, ди Камал театры мөдире Шамил Закиров.

Аның сүзләренчә, Иберо-Америка театрлар фестивале зур дәрәҗәдә үткәрелә. Әмма Колумбиягә Русия театрлары арасыннан камалларны гына чакырганнар.

Татар театры Америкага да аяк басты

Татар театры үз тарихында Америка кыйтгасына беренче тапкыр сәфәргә чыкты. Фестивальгә Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдин, Олег Фазылҗан һәм башка күренекле артистлар киткән.

Шамил Закиров белдерүенчә, юл озын булса да, декорацияләр дә, артистлар да Колумбиягә барып җиткән. Алар Татарстанга 27 мартта – Халыкара театр көненә кайтып җитәр дип көтелә.


Камал театры Колумбиянең мәдәният министрлыгы белән ике арада хезмәттәшлек турында килешү дә төзергә җыена. Казанда Колумбия мәдәнияте көннәрен үткәрү фикере дә бар, ди Закиров.

Тинчурин үзе апрель башында ачыла

Тинчурин театры тамашалары 16 мартта яңа сәхнәләштергән “Сакла, шартламасын” комедиясе белән башланып китте. Спектакльләр әле 26 мартка кадәр дәвам итә. Тинчуриннар тамашачыга “Бәйрәм белән, кызлар”, “Яшьлегем-юләрлегем”, “Шәкүр карак”, “Мәхәббәт баскычы” әсәрләрен тәкъдим итә.

Театр җитәкчесе урынбасары Рәдиф Сәгъди сүзләренчә, Камал театры бинасында спектакльләрне тулы залда уйныйлар. Апрель башында Тинчурин театры үзе дә ачылырга тиеш икән.

“Театр 27 мартта ук тамашачыларын кабул итәр дип уйлаган идек. Эшне республиканың мәдәният министры Зилә Вәлиева да ашыктыра. Театрда көн-төн эш бара”, ди Рәдиф Сәгъди.