Украинаның яңа премьеры Мәскәүдә сөйләшүләр уздыра

Украина премьер-министры Николай Азаров Мәскәүдә Русия белән икътисади хезмәттәшлек, шул исәптән энергетика мәсьәләләре турында да сөйләшүләр уздыра.

Азаров башта “Газпром” идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Украина премьер-министры Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән дә очрашырга тиеш.