“Татар әбисе” дигәч, күз алдына ап-ак чиста кием кигән, оныкларына игелек теләп, аларны көтеп утыручы әби кеше килә. Татар менталитетында бу шулай төпләнгән. Әбиләрнең пенсия аз булуга зарлануы да гадәти күренеш. “Шәһәрдә яшәүче татар әбисе” төркеменә кергән әбиләр арасында тормышын азарт уеннар белән ямьләндерүчеләр дә бар икән.
“Дәү әни бездән качып уен автоматларында уйный”
“Пенсия алган көнне әби кич белән бик соң кайта”, ди Диана үзенең дәү әнисе турында. Бу көнне ул Интернет-клубта югала икән.
“Пенсия алган көнне үк дәү әни пенсиясен уен автоматларында оттырып калдыра. Аннары ай буе үз балаларыннан, шул исәптән минем әнидән дә, акча сорап йөри. Әниләр, бабай да аның бу эшенә каршы чыкты. Ләкин аны тыеп булмый иде. Качып уйный башлады. Хәтта бабайның пенсиясен дә уен автоматлары клубында калдыра башлаган иде инде. Мине дә үзе белән алып барганы бар иде. Анда яшүсмерләр һәм пенсионерлар гына уйный да инде”, ди Диана.
Диананың әбисе ике ел буе уен автоматларында уйнаган. Хәзер бу турыда белмибез, бәлки әле хәзер дә качып уйныйдыр, ди ул.
“Әбиләрнең акылы томалана”
Зөлфирә Шәрәфетдинова уен автоматлары клубында кассир булып эшләгән. Килгән әбиләр бөтен пенсиясен генә түгел, хәтта әҗәткә алган акчаларын да калдырып китә иде, ди.
“Чыннан да, яшьләр, урта яшьтәге ир-атлар белән беррәттән әби-бабайлар да пенсияләрен уен автоматларында калдырып китә иде. Ул әбиләргә уен автоматының акча җыю, отыш булмаячагын әйтсәң дә, алар аңа ышанмый, чөнки кешенең акылы томаланган була. Уен автоматларында уйлаучы әбиләрне күргәч, йөрәк әрни. Әбиләрнең бер-ике тапкыр отышы булса, аннары алар көне-төне уйный инде, бөтен пенсиясен калдыра, хәтта бурычка керә. Гаиләләре белән уен автоматларында уйнаучылар да бар. Әбисе, бабасы, урта яшьтәге кызы, оныклары бергә безнең клубка килә иде”, ди Зөлфирә Шәрәфетдинова.
“Пенсиядәгеләр үзләрен “кирәксез” итеп тоя”
Табиб психотерапевт Гомәр Зыятдинов пенсиягә чыккан кеше үзен җәмгыять өчен яраксыз итеп тоя, дип саный.
“Әбиләрнең акчалары күп булса, уен автоматларында уйнап йөрмәсләр иде инде. Ләкин бу социаль проблема гына түгел. Анда барыбер акча отып булмый бит. Мондый кешеләрнең тормыш мәгънәләре юктыр. Пенсиягә чыгар алдыннан кешегә тормышында яңа мәгънә, яңа максат табарга кирәк. Әгәр аның күңеле, тормышы турында яңа уйлар барлыкка килмәсә, башын чүп-чар белән тутыра башлый.
Пенсиядәге әбиләрнең буш вакытлары күп була. Шуңа күрә алар үзләренә әкият уйлап чыгара, ул әкияткә үзләре ышана башлый. Бу әбиләр пенсиям аз, бәлки уен автоматларында акча отармын дип уйлый. Бер-ике тапкыр акча отарга мөмкин алар, аннары шуның турыда гына уйлап, “күп акча отсам, кеше кебек яши башлыйм” дип хыялланып йөриләр, бөтен пенсияләрен шунда калдыра. Мондый кеше акча отса да, аны шунда калдыра, чөнки аларга уен гына кирәк.
Чынлыкта исә, аларга отыш кирәкми, уен вакытында әбиләр үзләрен әкияткә чумган кебек хис итә. Шул уен белән мондыйлар чынбарлык тормыштан кача. Пенсиягә чыккан әбиләргә тормыш мәгънәсе, оныклары, күңел гармониясе турында уйларга, яки дингә керергә кирәк”, ди табиб Зыятдинов.
Психик авырулар табибы пенсиядәге, ләкин эшләргә көче, энергиясе булган әбиләргә чыннан да махсус эш урыннары бирелми, безнең илдә бу әбиләр турында уйламыйлар ди.
“Кешегә җәмгыять өчен яраклы булу мөһим. Безнең дәүләт бу яктан ярдәм итми. Мәсәлән, Израильдә карт әби-бабайлар өчен махсус һөнәр бар – “балалар бакчасында нәниләрнең әбисе, бабасы”. Бу әбиләр үзенең җәмгыятькә, иленә кирәклеген тоеп яши”, ди табиб.
Гомәр Зыятдинов уен автоматларында уйнаучының туганы әбиләренең “кирәклеген”, аларның тормышында зур урын алып торуын аңлатырга, бу ятмәдән коткарырга тиеш ди.
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәр атна дистәләгән канунсыз рәвештә эшләгән уен автоматлары клубын ябу турында хәбәр ителә. Ләкин мондый урыннар әле дә бар. Алар “Интернет-клуб” исеме астында эшли икән.