Бельгиядә пәрәнҗәне тыю турында канун проекты хупланды

Бельгиядә парламент комитеты бертавыштан ижтимагый урыннарда шәхеснең йөзен яшергән баш-өс киемнәреннән йөрүнең тыелуы хакында канун проектын хуплаган.

Беренче чиратта пәрәнҗәне тыйган канун проекты Европада кабул ителгән шундый документларның беренчесе.

Апрель азагында ул Бельгия парламентының тулы составында каралуга кертеләчәк.