Русиядә, шул исәптән Татарстанда да 1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Бу чакырылышның яңа таләпләре һәм узган ел белән чагыштырганда, үзгәрешләр дә бар. Беренчедән, хәрби хезмәт тармагында реформалар булачак. Бу эчке үзгәрешләрне армиягә чакырылучы тоймаячак. Шулай да, хезмәткә китү тәртибендә дә үзгәрешләр булачак.
Быелгы чакырылыш вакыты 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның бер өлеше 15 апрельдә үк армиягә җибәреләчәк, ди Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәре.
Язгы чакырылыш “тыйнак” булачак
Татарстан быел 7 мең егетне хәрби хезмәткә җибәрә. Барысы Русиядә 270 мең “яраклы” ир-егет армия сафларына китәр дип фаразлана. 2010 елның язгы чакырылышы башка еллар белән чагыштырганда, иртәрәк башланса да, ул менә шундый “тыйнак” булачак. Саннар узган елның көзге чакырылышыннан артык түгел.
Быелгы язгы чакырылыш та хәрби белгечләрнең өметләрен акламас диләр. Моңа кадәр берничә ай элек кенә алар көзге чакырылыш саннарын арттырырга, 400 меңгә кадәр җиткерергә кирәк дигән иде. Чөнки армия сафларына канун буенча хәзер бик үз сәламәт булмаганнар да хезмәткә алынырга тиеш.
Икенчедән, контракт буенча хезмәт итү системасы җимерелде. 2003-2006 елларда армия хезмәтен контаркт буенча эшләүгә күчерергә тырышу чакырылучылар санын киметкән иде. Ул елларда хәрби киемне яшенә карап хезмәт итәргә тиешле егетләрнең өчтән бере генә кигән иде, ди хәрби комиссариат хезмәткәре. “Маяда” шул елларда чакырылмыйча калган егетләр дә бар икән.
“Хезмәтне хәзер кичертмиләр”
Хәрби комиссариатның баш табибы Гүзәл Хәсәнова бик аз егетләр генә хәзер армиядән калу “бәхетенә” ирешәчәк ди. Кемдер өчен бу чыннан да бәхет, дип өстәде. Хәзер таләпләр кырысрак булачак.
“Быелдан армия хезмәтен кичертерүләр булмаячак. Сәламәтлеге яхшы булган бөтен егетләрне дә чакырачаклар. Егет кешенең яңа туган баласы булса да, аны хәрби хезмәткә алалар. Әнигә 6 мең сум ярдәм түләнеп барачак. Мондый егет элек баласына 3 яшь тулгач кына китә иде.
9 нчы сыйныфтан соң һөнәри белем алган егет армиядә хезмәт итмичә, эшкә генә түгел, югары уку йортына да керә алмаячак. 11 сыйныфны бетергән вакытта егеткә 18 яшь булса, аны инде хәрби комиссариатка чакыралар, хезмәт итәргә җибәрәләр. 5 курсны тәмамлаган егетне шул ук елны армиягә җибәрәләр, ул хәтта уку йортының дипломын да алып өлгермәскә мөмкин”, ди хәрби комиссариатның баш табибы.
Хәрби хезмәт вакыты 1 генә ел булганда, хезмәт итеп кайтыйм дип югары уку йортында академик ял алып китүчеләр дә бар, ди Хәсәнова.
Илназ быел КДУның 5 курсын тәмамлый. Бер ел инде рухи яктан армия хезмәтенә китәргә әзерләнәм ди ул.
“Хәрби билетсыз бүген эшкә кереп булмый. Үземнең армия сафларына китәсе килә. Нинди урынга, кая җибәрәләр бит әле, шунысы куркыныч. Дөресен генә әйткәндә, шуңа да минем хезмәт урынымны әти-әниләр алдан сөйләшеп куйды, Казанда гына калачакмын. Үземнең дә тормыш ыгы-зыгысыннан китәсем килә. Аннары хезмәт вакыты да күп түгел, бары 1 генә ел бит. Хәзер менә медицина тикшерүе үтеп йөрим ”, ди язгы чакырылышта хезмәт сафларына китәргә әзерләнгән Илназ.
Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучылар Русиянең төрле төбәкләренә җибәреләчәк. Шулай да күп өлеше Идел буе – Урал һәм Мәскәү хәрби бүлгесенә китәчәк, ди Татарстан хәрби комиссариаты.
Быелгы чакырылышның тарихи үзенчәлеге дә бар. Быел соңгы тапкыр СССР вакытында, ягъни 1991 елга кадәр туган егетләрне генә чакыралар. Икенче елга чакыру кәгазен кулына 1992 елда туган һәм бөтен тормышын “яңа” илдә яшәгәннәр дә алачак.