Татар иленнән читтә дүрт дистә ел дәвамында эшләүче татар сәнгать коллективы сирәк очрый. “Ялкынлы яшьлек”нең үзенчәлеге шунда ки, ансамбль репертуарында поэзия зур урын алып тора.
Узган гасырның 70нче елларында Самар каласында бер төркем студент яшьләре тулай торакта җыелып, татарча концерт-тамаша куярга хыяллана. Әйтергә кирәк, хыялларын тормышка да ашыралар. Дүрт егетнең берсе – Илгиз Кәлүчкә язмыш зур бүләк әзерләгән, ул бүген дә коллективта иҗат итә, сокландыргыч программалар куя.
Ансамбль халык исеменә лаек була. Җитәкчесе Илгиз Кәлүч – Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме ала. 40 ел эчендә йөзләгән программа, меңләгән чакрым юл узылган.
Юбилей тантанасына бик күп халык килгән иде. Ап-ак чәчле олылар һәм җилбәзәк кызлар да бар иде тамашада. Бу инде ансамбльнең киң катлам тамашачыга таныш икәненә ишарә.
Сәхнәдәге тамаша күп серияле киноны хәтерләтте. Өлкән буын җырчылар узган гасыр көйләрен башкарса, яшьләр "Әллүки"ләрне дә, романсларны очта җырлады.
Чарада тәбрикләүләр, котлаулар күп булды. Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтариятенең рәисе Рифкат Хуҗин болай диде:
"Исемегез Самардан башланса да, чишмә башыгыз Туплидан килә. Нигез салучылар исемлегендә Тупли егетләре булган. Беренче концертыгыз Туплида узган. Беренче сәяхәткә транспортны Тупли түрәләре биргән. Бүгенге көндә иганәчеләрегез арасында Тупли егетләре булуы да буыннар чылбырының саклануына ишарә", дип чыгыш ясады Рифкат Хуҗин.
Мөфти Вагыйз Яруллин халыкны сәнгатьтән бизмәскә чакырды. “Җырлагыз, биегез, тик намазга да килергә онытмагыз”, диде ул.
Шунысы да истәлекле булды, “Ялкынлы яшьлек”нең юбилее Пасхага туры килде. Бәлки шуңадыр зур түрәләр тантанага үзләренең ярдәмчеләрен генә озаткан. Хәтта Бөтендөнья татар конгресыннан да котлау кәгазьләре генә килгән.