24 һәм 26 апрель көннәрендә Төркиянең Истанбул һәм Анкара шәһәрләрендә Тукайны искә алу чаралары узачак. Истанбулдагы чара Төркиядәге Идел-Урал төркиләре оешмасы тарафыннан уздырылса, Анкарадагысы Төркия тышкы эшләр министрлыгы карамагында оештырылачак.
Казанда диаспорадагы татарлар татар мәдәниятенә өлеш кертмәде дигән бәхәс купканда, 24 һәм 26 апрельдә Тукайны искә алу җыелышларының үткәреләчәген белдерү кирәк кебек.
Финляндия, АКШ, Төркия кебек илләрдә ничә буыннан бирле яшәгән бер уч татарны татар мәдәниятенә өлеш кертмәделәр дип гәепләү җиңел нәрсә. Гәепләүчеләр башта үз каралтыларына карасалар, татар мәдәниятенә файдасы күбрәк тияр иде. Ләкин бәхесләшү тәрәккыятькә хезмәт итсә, аның файдасын да инкарь итеп булмас.
Төркиядәге бер уч татарны төрек рәсми даирәләре, академиклары исәпкә алалар икән, бу инде диаспорадагы татарның да тавышы чыга дип бәяләргә мөмкин. Менә шулай 24 апрельдә Истанбулда Мәҗидиякөй мәдәният үзәгендә Идел-Урал Оешмасы һәм Татарстан вәкилчелеге сәгать икедә Тукайны искә алу чарасы үткәрә.
Программада профессор Надир Дәүләтнең “Татар милли символы Тукай” дигән чыгышыннан соң, Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Тимур Акуловның чыгыш ясавы көтелә. Шулай ук чарада Кәрим Тинчурин исемендәге театрның “Тормышны ярат” исемле спектакленнән соң, җыр һәм биюләр, Тукай шигырьләре укылачак.
Истанбулдагы Тукай җыелышыннан мөһимрәге исә, Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглуның чакыруы буенча Анкарадагы Палас Дәүләт кунак йортында “Татар шагыйре Тукайны искә алу” йоласы булачак. Әлеге чара 26 апрельдә кичке сәгать сигездә үтәчәк.
“Татар әдәбияты һәм теленең атасы дип кабул ителгән, 27 яшендә вафат булган татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан искә алу чарасында Русиянең Анкарадагы илчесе Владимир Ивановский, Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Тимур Акулов һәм профессор Надир Дәүләт чакырылган чыгыш ясаячак.
Программада Тукай турында кыска документаль фильм күрсәтеләчәк һәм Тукай шигырьләреннән өзекләр укылачак", дип хәбәр итте АНКА хәбәр агентлыгы.
Төркия тарихында беренче тапкыр татар шагыйре Габдулла Тукай рәсми рәвештә искә алына. Моны инде татарларга бирелгән әһәмият дип бәяләргә тиешбез.