Әйтергә кирәк, бер-бер артлы мәхкәмәләшүләрнең таләпләре канәгатьләндерелеп килә. Тик матди яктан гына. Мораль яктан булган зарарны район мәхкәмәсе “исбат ителмәгән” дип саный. Апрель аенда 36 гариза канәгатьләндерелгән инде.
Мәхкәмә консультанты Елена Северьянова әйтүенчә, иң зур компенсация – 800 мең рубль Кангиннар гаиләсенә бирелгән: әни кеше шартлауда пешү җәрәхәте алып, вафат булган. Ә башкаларга 10нан алып 30 меңгә кадәр.
Тик мәхкәмәдә оту – акча алу дигән сүз түгел әле. Иделаръягы районы буенча мәхкәмә приставлары хезмәте вәкилләре әйтүенчә, “31-нче арсенал” исемле Федераль дәүләти ширкәтнең акчасы бөтенләй юк икән. Шунлыктан Саклану министрлыгы өстеннән мәхкәмәгә коллектив гариза әзерләнә, ди.
Хокук яклаучы Александр Корнилов әйтүенчә, бары тик аның оешмасы аша гына 50-60 гариза теркәлгән. Күбрәк тә булыр иде, әмма зарарны санаучы экспертиза өчен генә дә 38 меңгә кадәр түләргә кирәк икән. Ә менә мораль яктан алган зарарны санау – башка мәсьәлә. Русиядә бу җәһәттән методика бөтенләй юк та. Шунлыктан Европаның мәхкәмә системасын кулланырга булганнар. Аның нигезендә, Екатерина Кангинаның вафатын 15 миллион рубльгә бәяләгәннәр.
Әлбәттә, кеше гомерен акча белән бәяләүне кабул итү кыен. Тик заманасы шул бит: “галиҗанәп” акча аркасында нинди генә җинаятьләр кылынмый! Кайберләре хәтта мәзәктәй дә килеп чыга. Ленин бабайның абыйсы исемен йөрткән Александр Ульянов, ФСБ хезмәткәре роленә кереп, бер малтабарга “крыша” – күңелсез очракларда ярдәм вәгъдә итеп, ай саен акча таләп итә икән. Малтабар ризалаша… Ләкин ФСБга барып, үзе үк бу турыда бәян итә. Һәм 20 мең акча алганда, Остап Бендер ролен уйнаган бәндәне кулга алалар.
48 яшьлек Нина исемле ханым лотерея клубы янында ике егет белән таныша. Сыра сатып ала да, аларны үз фатирына чакыра. Үзен малтабар дип танытуы - егетләрдә “Аның акчасы күптер”, - дигән фикер уята. Фатирында, ханым беркадәр исерә төшкәч, хуҗабикәне һәм аның улын үтерәләр, әмма акчасын таба алмыйлар.
Өч яшүсмер һәм бер кыз Иске Майна районына такси яллыйлар. Шәһәрдән чыккач, шофер, арттан үзенә төбәлгән пистолетка охшаган нәрсә күреп, машинаның ишеген ача да, сикереп төшә. Ә машинасы каршы килүче ЮХИДИ башлыгы машинасы белән бәрелә. Пассажирлар исә - элек үк төрмәнең нәрсә икәнен татыган бәндәләр булып чыга.
Хәер, мондый вакыйгалар – гадәти күренешкә әйләнеп баралар кебек инде. Һәм Сембер якларында гына түгел. Иле нинди – халкы шундый булырга тиештер инде, анысы…