Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма тетры Камал сәхнәсендә гастрольләрен башлап җибәрде. Камал театры 11- 17 майда “Курчак туе” (Мансур Гыйләҗев, Ризван Хәмид) спектакле белән Төркиянең Трабзон шәһәрендә узачак XI Халыкара Кара диңгез буе театрлары фестивалендә катнаша. 14 майда озакка сузылган төзекләндерү эшләреннән соң Кәрим Тинчурин театры да ачыла.
Камал театры катнашачак фестивальдә Төркия, Болгария, Япония, Хорватия, Израиль, Грузия, АКШ, Украина һәм башка илләрдән 30га якын коллектив үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәк. Камаллар сәфәрдә йөргән вакытта Тинчурин театрын ачу тантанасы була. Театрны төзекләндерү өчен 180 миллион сум акча тотылган. Чехиядән 36 люстра, Германиядән яңа келәмнәр кайтарылган.
“Мөһаҗирләр”: чукындырмагыз!
Минзәлә театры Казан тамашачысына беренче спектаклен – “Мөһаҗирләр”не 11 майда күрсәтте. Халык тамашага зал тутырып килмәгән иде. Шулай да җыелган халыкның берсе дә спектакльне ташлап чыгып китмәде. “Мөһаҗирләр”нең тәнәфессез уйналуын исәпкә алганда, әсәрдә күрсәтелгән татар милләте язмышы: чукындыру, 1897 елдагы беренче халык санын алу, татар авылларының Төркиягә күченеп китеп, анда да бәхет таба алмаулары тамашачыны тетрәндерде.
Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы 1934 елда Мәскәүдә русча басылып чыга. Әмма Казанда аны басарга шүрлиләр. Шушы романы өчен Галәүне 1937 елда атып үтерәләр.
Спектакльне караучылар фикеренчә, Минзәлә театрының “Мөһаҗирләр”не сәхнәләштерүе – зур батырлык. Чөнки татар милләтенең фаҗигасен ачып салган мондый әсәрне башкала театрларында куярга рөхсәт бирмәсләр иде. Гомумән, Камал сәхнәсеннән рус-татар дуслыгын саклау максатыннан төшерелгән “Зөләйха” әсәреннән соң театрларда зур тәре таккан мәкерле попларны очратып булмый.
Роберт Шәймәрдәнов: башта аз гына курыктык
“Мөһаҗирләр” әсәрен сәхнәгә Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куя. Романны сәхнә әсәре итеп драматург Мансур Гыйләҗев эшли.
Минзәлә театры мөдире Роберт Шәймәрдәнов әйтүенчә, башта алар “Мөһаҗирләр”не куярга куркып тора. Әмма күпләр курыкмаска киңәш бирә. Сафа һәм Саҗидә образларын ирле-хатынлы Ренат һәм Чулпан Бәдретдиновлар башкара. Артистлар фикеренчә, алар бу образлар аша бөтен татар язмышын күрсәтергә тырышкан.
“Спектакльдә чукындыру сәясәтен, халык санын алуны тирәнтен күрсәтмәдек, романда язылган фактларны гына күрсәтеп уздык. “Мөһаҗирләр”дә Саҗидә һәм Сафа образлары аша бөтен татар халкының авыр язмышын күрсәтә алдык. Дөрес, төрле сүзләр булды, безне гаепләүчеләр дә табылды. Әсәр бит Саҗидә турында гына диделәр. Әмма безнең әсәрне гадиләштерәсе килмәде. Без исә ил, халык, татар милләте язмышын алгы планга чыгардык һәм дөрес тә эшләдек”, ди Роберт Шәймәрдәнов.
“Мөһаҗирләр” бөтен Татарстанны гизгән
Минзәлә театры мөдире Шәймәрдәнов әйтүенчә, театр “Мөһаҗирләр” әсәре белән бөтен Татарстанны йөреп чыккан. Бары тик руслар күп яшәгән Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында гына булмаганнар. Cпектакльне Уфа, Ижау тамашасычы да яратып караган.
“Минзәлә халкы да театрга беркайчан да битараф булмады. Һәр премьерабыз аншлаглар белән уза. Авылларга да сәфәргә чыгабыз. Чаллыда, Түбән Камада, Оренбурда, Төркиядә дә гастрольдә булдык”, ди Роберт Шәймәрдәнов.
Театрда яшь режиссер
2009 елда Минзәлә театрының баш режиссеры итеп Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган Дамир Самерханов билгеләнә. Яшь режиссер Туфан Миңнуллинның “Мулла”, Хәбир Ибраһимның “Җүләр хатын һәрчак алтын” әсәрләрен сәхнәләштергән.
Минзәлә театры репертуарында Мансур Гыйләҗевның “Яратылыш”, Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай”, “Остазбикә”, Данил Салиховның “Уч төбендә өч егет”, Аманулланың “Җырланмаган җырым син”, Батулланың “Гашыйклар кәмите” әсәрләре бар.
Театр исә Казанга гастрольләрен җиңүнең 65, Минзәлә театрының 75, ТАССР оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырган.
Ренат Харисның “Күзләреңнән үбеп”, Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” әсәрләре сугышта җиңүнең 65 еллыгына багышлана. “Күзләреңнән үбеп” әсәре шагыйрь Фатих Кәрим язмышы турында. Әлеге әсәрне Казан тамашачысы 15 майда карый ала. 13 майда исә “Өзелгән йөзем”, 14 майда “Мулла” әсәре куела.
Көз айларында Минзәлә театры “Мөһаҗирләр”, “Мулла” спектакльләре белән Мәскәүгә сәфәргә әзерләнә.