Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Совет районында төзелгән 178 нче яңа белем йортын татар мәктәбе итеп ачуларын сорый. Чираттагы элиталы мәктәпне дә русныкы итәргә телиләр икән дигән имеш-мимешләр йөри.
Шуңа иҗтимагый үзәк милли мәгарифнең бүгенге хәле турында Рөстәм Миңнеханов белән очрашып сөйләшергә тели. Казан мэриясе каршында уздырылган пикетта милли хәрәкәт вәкилләре Татарстан җитәкчеләренә әнә шундый таләпләр куйды. Уннан артык кеше катнашкан чираттагы җыенны күпләр карап узды. Казан Кирмәненә сәяхәт кылучы балалар озак-озак туктап пикетчыларның шигарьләрен укыды.
Олылар пикетчыларны хуплый
Аларда исә “178 нче мәктәп татарныкы булырга тиеш”, “Казанга татар теленең дәүләт теле икәнен белмәгән җитәкчеләр кирәкме?”, “Метшин, Һадиуллин! 18, 20 нче татар мәктәпләре балалар бакчасы биналарында урнашкан. Оят түгелме?” дип язылган иде.
Балалар пикетчыларның түбәндәге өндәмәләренә фикерләрен белдермәсә дә, аларның төркем җитәкчеләре “дөрес язгансыз!” дип әйтеп китте.
ХХI гасыр мәктәбе татарныкы булырга тиеш!
Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт 178 нче мәктәпнең татар мәктәбе булачагына шикләнеп карый.
Милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова сүзләренчә, яңа ачылачак 178 нче мәктәпкә балалар бакчасында урнашкан 20 нче татар гимназиясен күчерергә тиеш булганнар. Әмма яңа мәктәптә укыту үзәге ачып, 121нче лицей карамагына тапшырмакчылар.
“Миңа хәзер кайбер укытучылар сөйләвенчә, Казанның Совет хакимияте башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыеваның баласы 121нче лицейда белем ала. Фазлыева шуңа 178 нче мәктәпне лицей карамагына тапшырырга тели. Ә шул вакытта 20 нче мәктәп балалар бакчасында көн күрә”, ди Җәләлова.
Пикетка чыккан Ренат Нургали дa элиталы татар мәктәпләре ярдәмендә татар рухын саклап була дип саный.
Ренат Нургали дә, Гөлфәния Җәләлова да татар университеты булдырырга кирәк, ди. Җәләлова фикеренчә, чит илдә яшәүче татарлар русча белми. Мисал өчен, Кытайдан Татарстанга укырга килүче татарлар татар университетында укырга тиеш.
178 нче мәктәп татарныкы булмый
Әмма 20 нче татар гимназиясе мөдире Зәлфирә Җамалетдиновага белем йортының яңа мәктәпкә күчереләчәген рәсми хәбәр итмәгәннәр. Бары тик ата-аналар арасында гына мондый сөйләшү булган.
Җамалетдинова мәктәптә шартлар юклыгын яшерми. “Балалар бакчасында уңайлыклар турында сөйләп буламыни инде”, ди ул.
Пикетчылар 178 нче мәктәпнең татарныкы булуын таләп итсә дә, Совет районы башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыева яңа мәктәпнең татарныкы булмаячагын белдерде. Яңа мәктәптә бары татар сыйныфларын ачу гына планлаштырыла.
178 нче элиталы мәктәпне 2010 елның 1 сентябрендә ачарга җыенсалар да, белем йорты әлегә төзелеп бетмәгән. Ләйлә Фазлыева бу яңалыкны рус телендә ирештерде. Чөнки татарча белми икән.