Башкортстанның Дүртөйле районы ит комбинатында җитештерелүче хәләл ашамлыклар хәзер Уфа базарларына да китерелә. Башкаланың Үзәк базары, Колхоз базары, Шакша һәм Зинин бистәләрендәге базарларда хәләл ит ризыклары сатыла башлады.
Әлеге эшкә әзерлек узган ел азагында ук башланган иде. Дүртөйле ит комбинатында 70тән артык кеше эшли. Алар хәләл ризыклар җитештерү буенча тәфсилле аңлатма-күнекмәләр алган.
“Безнең комбинатта хәләр ит ризыклары җомга көнне җитештерелә, - ди ширкәт директоры Әнәс Кәлимуллин. – Атнакич хәләр ризыклар эшләнәчәк цех бик җентекле чистартыла. Сыер маллары шәригать кушканча гына чалына һәм башка эшләр дә динебез ислам тәртипләре нигезендә башкарыла. Үткәрелгән иттән әзерләнүче ярымфабрикатлар иң сыйфатлы иттән генә әзерләнә”.
Беренче вакытта җитештерелгән ризыклар Дүртөйле районында һәм шәһәрендә сәүдә үзәкләренә озатыла иде. Хәзер инде, җитештерү күләмнәре арткач, хәләл ит ашамлыклары республика районнарына һәм Уфа шәһәренә дә җибәрелә.
Узган елда Башкортстан мөселманнары диния нәзаратында дөньяда билгеле хәләл стандарт комитеты эшли башлаган иде. Аңа танылган дин әһеле Тимур Кәлимулин җитәкчелек итә. Ул Дүртөйле ит комбинатына килеп, андагы эшләр барышыннан канәгать калуын белдерде.
Тимур хәзрәт әйтүенчә, бу башлангычка күптән инде ихтыяҗ бар иде. Чөнки республикада соңгы берничә елда базарларда һәм кибетләрдә “хәләл ризык” дигән тамга белән сатылучы азык-төлек арта. Әмма аларның чынлап та хәләл булуы күп очракта шик тудыра иде.
Мәгълүм ки, Татарстанда хәләл ризыклар дип аталган азык-төлекне тикшерү элегрәк башланды. Башкортстандагы дин әһелләре дә тугандаш республика үрнәгенә иярергә карар итте. Башкортстан мөселманнары диния назәрәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Тимур Кәлимуллин сүзләренчә, Башкортстанда якын арада ук хәләл индустриясен үстерү төп бурыч булып тора.
“Комитетыбыз “Хәләл” стандартын ит эшкәртү тармагына, җәмәгать туклануы үзәкләренә, медицина, мәгариф учреждениеларына, кондитер ризыклары җитештерү һәм мөселманнар өчен кирәкле булган башка өлкәләргә кертү белән шөгыльләнәчәк, - ди Т. Кәлимуллин. - Әле без бу өлкәне җентекле өйрәнәбез, тикшерүләр үткәрәбез. Якын киләчәктә “Хәләл” комитеты Башкортстандагы барлык хәләл продукцияне җитештерү һәм сатуны контрольгә алачак”.