Анда күренекле башкорт язучылары Равил Бикбай, Хәсән Назар, Таңчулпан Гарипова, Гүзәл Ситдыйкова, Азамат Юлдашбаев, Мөнир Кунафин катнашканнар. Районнарында башкорт әдәбияты көннәрен үткәрү Язучылар берлегенең бер йоласына әверелгән.
Беренче тапкыр берлек башкорт әдәбияты көннәрен моннан өч ел элек Аскын районында үткәргән. Шуннан соң язучылар Федоровка, Ярмәкәй, Ишембай, Әбҗәлил, Күмертау, Дүртөйле һәм башка - җәмгысе 13 районда булганнар.
Илеш районында үткән башкорт әдәбияты көннәре турында яшьләр өчен чыга торган “Шоңкар” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Азамат Юлдашбаев сөйләде: “Ике көнлек сәфәр беренче чиратта, Язучылар берлегенең планына ярашлы булса, икенчедән Илеш җитәкчелегенең чакыруы, аларның кунакчыллыгы нәтиҗәсе.
Без барганда, Илештә, төгәл генә әйтә алмыйм, айдан артык яңгыр яумаган иде. Һәм менә крестьянның чәчкән орлыклары ни дәрәҗәдә суга сусаган, баксаң, Илеш халкы да әдәби, шигъри сүзгә шулкадәр тансык булган икән. Бу очрашулар вакытында шуны күрдек.
Без ике төркемгә бүленеп эшләдек. Беренче төркемне Равил Бикбай җитәкләде. Без язучы Таңчулпан Гарипова белән шагыйрь Хәсән Назар җитәкчелегендә эшләдек. Безнең сәфәргә җиде очрашу насыйп булды. Беренче көнне Югары Яркәйнең Яшьләр үзәгеннән башладык. Аннан соң Күктау, Бишкурай авылында булдык. Икенче көнне Яркәй үзәк дәваханәсе табиблары белән очраштык, аннан соң авыл советында, Череккүл авылында булдык. Ахырда ике делегация бергә кушылып районның мәдәният йортында шигъри бәйрәм оештырдык.
Халык бик актив катнашты. Монда бит без мәктәпләр буйлап йөрмәдек, халык белән очраштык. Мәсәлән, Югары Яркәйнең авыл хакимиятендә булган очрашуда 80 яшьлек әби чыгып, үзенең шигырен укыды.
Безнең данлыклы язучыбыз Таңчулпан Гарипова һәр очрашуны җыр белән тәмамлады. Ул залда утырган өлкән апаларның күплеген күреп, махсус шул заманның җырларын башкарды. ”Ай урагың салып иңнәреңә” (“Уракчы кыз” җыры – авт.) җырына, мәсәлән, залда утырган апалар кушылып җырлады, ахырда аларның күзләрендә яшь бөртекләре дә мөлдери иде.
Һәрхәлдә, миңа, ешрак килсәгез иде, без бит соңгы вакытта тере язучыны, тере шагыйрьне еш күрә алмыйбыз, дип әйтеп калдылар. Кызганычка каршы, Совет чорыннан соң мондый масштаблы, күләмле бәйрәмнәр кимегән иде”.
Илештә күренекле татар язучысы, тәнкыйтьче Хәсән Сарьян туып-үскән. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм ике ел элек Казанга күчкән язучы Марат Кәбиров та шул районнан. Уфада яшәүче филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов турында трилогия язган Суфиян Поварисов Илештән. Алар туган якларына еш кайтып, туганнары, күрше-күләннәренең хәлләрен белешеп тора. Югары Яркәйдә балалар китапханәсе каршында Роберт Миңнуллин исемендәге шигърият клубы эшли. Роберт Миңнуллин анда даими кайтып йөри. Шуңа да илешләр тере язучыны сирәк күрә, дип булмый.
Ә инде татар һәм башкорт шагыйрьләре, язучылары катнашкан уртак әдәби чаралар соңгы елларда сирәк үтә.