Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче «Өмет» студиясендә йомгаклау дәресе үтте. Анда шөгыльләнүче 24 баланың 16сына студиянең 4 сыйныфын тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды.
Быелгы уку елында татар теле Омскида өч урында укытылды. Дуслык йортында 4 ел дәвамында эшләп килүче «Өмет» балалар студиясендә асылда мәктәп яшендәге балалар шөгыльләнде, шәһәр мохтариятенең офис бүлмәләрендә өлкәннәр укыды.
Татар теленнән башка өлкәннәргә дин һәм тарих дәресләре дә укытылды, балалар өчен җыр һәм бию түгәрәкләре эшләде. Омскида татар теле тагы бер урында – Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче факультативта укытылды.
Шәһәр мохтариятенең белем үзәге җитәкчесе Бәкер Мангутов сүзләренә караганда, алдагы уку елында «Өмет» студиясендә шөгыльләнүче балаларга да ислам дине нигезләре дәресләре биреләчәк.
Җәйге ялга таралышыр алдыннан «Өмет» балалар студиясе түгәрәкләрендә шөгыльләнүче 24 бала өчен йомгаклау дәресе үткәрелде. Аларның 16сы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
«Өмет» балалар студиясендә җыр дәресләрен алып баручы, Омскиның шәһәр мохтарияте рәисе Гафия Алеева, соңгы кыңгырау яңгыраса да, балалар студиягә җыр-бию түгәрәкләренә йөриячәкләр, ә 13-14 яшьлекләрен әкренләп “Умырзая” ансамбленең яшьләр төркеменә күчерә барам, ди.
4 ел дәвамында балалар нәрсәгә өйрәнделәр, дигән сорауга Гафия Алеева: «Беренчедән алар үзләрен чын татар балалары итеп хис итәләр, аз булса да татар шагыйрьләрен, язучыларын татар композиторларын өйрәнәләр, классикларны, Салих Сәйдәшев музыкасын тыңлыйбыз.
Без балаларга татар телен, җыр-бию өйрәтүдән башка, тәрбия бирәбез, үзләрен тәртипле тотсыннар, башка милләт балаларына үрнәк булып торсыннар, ялгыш юлга китмәсеннәр, кыз балаларга, зурракларына, кызлар ничек үзләрен тотарга тиеш, шуны да аңлатабыз», дип сөйләде.
Бер уңайдан ул, тиздән Омскида балалар өчен Сабантуй үткәреләчәге турында сөйләде, мондый чара Омски өлкәсендә беренче тапкыр оештырыла дип ассызыклады.
Шулай, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте бүгенге көндә балалар Сабан туе үткәрү мәшәкатьләре белән мәшгуль. Ә алдагы шимбә көнендә Омскида шәһәр Сабан туе булачак.
Өстәп шуны әйтү урынлы булыр, «Өмет» студиясе Омски шәһәрендә мәктәп яшендәге балалар өчен бердәнбер ана телен өйрәнү, гомумән, татар дөньясы белән танышу урыны.