“Нур” театры Туфан Миңнуллин әсәрен куя

Нур” татар театры

Уфа “Нур” татар театры яңа премьера әзерләп бетеп килә. Нурлылар тагын да Туфан Миңнуллин әсәрен сәхнәләштерә.
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры быелгы иҗат мизгелендә дүрт яңа әсәрне сәхнәгә куйган иде инде. Монысы – бишенчесе. Бу юлы нурлылар танылган драматург Туфан Миңнуллинның “Эзләдем бәгърем, сине” исемле пьесасына мөрәҗәгать итте.

Әлеге драма авыр язмышка дучар ителгән кешеләр тормышы аша заман үзгәрешләрен чагылдыра, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне калку итеп күрсәтә. Спектакльдә төп рольне уйнаган талантлы актриса Финә Вәлиева сүзләренчә, тамашачыларга гыйбрәт һәм үрнәк алырга этәрә торган әсәр бу. “Шуңа да бу рольне рухланып уйныйм, күптән шундыйрак рольне уйнарга теләк бар иде”, - ди Финә Вәлиева.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелүче “Эзләдем бәгърем, сине” спектакленең премьерасы 11-13 июнь көннәрендә үтәчәк. Ай азагында “Нур” театры коллективы быелгы иҗат мизгелен яба. Артистлар бераз ял итеп алгач, кайбер иҗат сәфәрләре дә көтелә.