Ош татарлары Кыргызстаннан китәргә тели

Оштагы үзбәк йорты

Кыргызстанда милләтара бәрелешләр корбаннарына багышланган өч көнлек матәм дәвам итә. Бәрелешләр Ош һәм Җалал-Абад өлкәләрендә кыргызлар һәм үзбәкләр арасында булды. Оштагы вәзгыять турында Ош татарлары җитәкчеләренең берсе Равилә Ахмерова белән телефон аша сөйләштек.
Равилә ханым, ничек анда хәлләрегез, вәзгыять тынычланамы инде?

Утырабыз, һәркем өйдә. Матәм көннәре.

Урамга чыкмыйсызмы?

Юк, чыкмыйбыз. Куркабыз. Кичә дә төнлә атыштылар. Ашыгыч ярдам машиналары, танклар йөриләр. Тынычланмады.

Төнлә аталармы?

Кем белә? Өйдән чыкмыйбыз бит. 24 сәгать комендант вакыты куйдылар.

Ашарга да кибеттән әйберләр алып булмыймы?

Юк, бөтен кибетләрне талап бетергәннәр. Берсе дә юк. Ачып ташыганнар һәммәсен. Бернәрсә дә калмаган.

Сез инде ничә көн өйдә утырасыз?

Бер атна инде.

Бер атна өйдән чыкканыгыз юкмы?

Юк. Телефоннан гына сөйләшәбез. Телефон эшли. Бер беребезнең хәлен сорашып торабыз. Районнарда он бирәләр. Ике-өч килограмм, гаиләгә. Ишле гаилә булса күпмегә генә җитә ул?

Онны өйләргә йөреп тараталармы?

Өйләргә. Квартал комитетлары. Бер учлап макарон бирәләр. Бер якта бер учлап дөге биргәннәр дип ишеттем. Бездә бернәрсә дә юк.

Һуманитар ярдәм буларак таратыламы инде ул?

Һуманитар ярдәм. Квартал комитеты әз генә йөрсә, алса, тарата. Квартал комитеты өйдә утырып торса, кешеләр берни дә ала алмый. Кибетләр, кафе-рестораннарны һәммәсен мәхәлләсе белән яндырганнар. Мин торган урында яндырмыйлар. Шулай да куркыныч.

Ут-су бармы өйдә?

Су бар. Менә туганнарымда 2 көн инде ут юк. Газ юк. Газны шунда ук өзделәр. Аерым өйләрдә ничек тә булса пешереп булыр иде. Менә мондый фатирларда нишләргә инде? Күпләр моннан китәргә тели. Тынычлык булмас инде монда. Менә әле сүз чыкты, Русиядән газкәр килмәсә, тагын башланырга мөмкин диләр. Бөтен үзбәкләр Үзбәкстанга китте. Безгә кая китәргә инде? Утырып торабыз менә өйдә.

Ягъни, сез, андагы татарлар, Кыргызстаннан китәргә телисезме?

Менә күбесе сорыйлар. Мин дә уйлап торам, берәр җирдә берәр өй булса китәргә диеп. Ничек тотырга инде монда? Куркып атна буе утырып торам. Валерианка, карвалол. Нәрсә генә эчмим! Төне буе атышалар, танклар йөриләр. Ничек торырга инде монда? Үлгән, яраланган кешеләр бигрәк күп. Мәргәннәр башка ата. Безнең дә бер кешене үтерделәр. Ул ярым үзбәк, ярым башкорт иде. Башына атканнар. Күмделәр менә.

Урамга чыккач атканнармы аңа?

Әйе. Урамга чыкканны мәргәннәр карап утыралар. Ике кешене инде тотканнар диләр. Ялланган таҗик хатыннары булганнар диләр ул мәргәннәрне.

Алар кем ягында икән?

Кем белгән? Берни дә белмибез. Менә телевизор карыйсың, кешеләр ни сөйләсә, шуны сөйлисең.

Ә сез мәгълуматны каян аласыз?


Без Мәскәүдән РТР карыйбыз. Бишкәк яхшылап сөйләми. Мәскәүдән күбрәк мәгълумат ишетәбез. Медведевны күрсәтәләр менә. Җыелышып бер ярдам програмы булдырырга кирәк дип сөйләшәләр икән.

Ә анда халык арасында нәрсә сөйлиләр? Алга таба нәрсә булачак дип әйтәләр?

Үзбәкләр инде Үзбәкстанга китте. Аларның өйләрен мәхәлләләре белән яндырганнар. Безнекеләргә тимиләр әле. Алай да куркыныч.

Ягъни татарларга, башкортларга тимиләрме?

Тимәсәләр дә куркыныч.

Үзбәк мәхәлләләре, кыргыз мәхәлләләре аерыммы?

Аерым. Мин торган җирдә катнаш. Монда тимиләр, Ходайга шөкер. Дүрт катлы өйләр, ике катлы өйләр. Яңа кыргызлар, байлар яши монда.

Сез яшәгән җирдә үзбәкләр бармы?

Үзбәкләр бар. Күбесе киткәннәр. Өйләр тора. Аларны яндырмыйлар. Монда төрекләр дә тора. Башка милләтләргә тимиләр. Үзбәк белән кыргызлар арасында гына үтереш. Әмма мәргәнгә эләксәң ул карап тормый инде, кыргызмы, татармы, кемме...

Ул мәргәннәр күренгән бөтен кешегә атамы инде?

Әйе. Шулай да күбрәк үзбәкләргә аталар. Күп кенә үзбәк мәхәлләләренә утырганнар алар. Менә безнең якшәмбе мәктәбендә укытучы Насретдинова Саимә апа Үзбәкстан ягына киткән. Аның өйе янына хәрбиләр килгәч өйләре янмый калган. Ике өй генә янмый калган. Ул үзбәк мәхәлләсендә тора иде. Беркөнне шылтыратсам, без Үзбәкстан ягында, кайтырга куркам ди. Ирләре калган өйдә. Сакларга.

Ире дә татармы?

Татарлар алар. Менә берәү Сөләйман тавына бинокльдән караса, 4 мәргән утыруын күргән. Алар да өйләреннән качып киттеләр. Алай да өйләрен яндырмаганнар, анысы яхшы инде.

Ягъни, татарларга тимәсәләр дә, үзбәк мәхәлләсендәге татарларга куркыныч инде?

Алар белмиләр, алар төнлә килеп яндыралар бит. Татармы, кемме дип карап тормыйлар бит.

Ул яндырулар әле дә барамы, туктадымы инде?

Әле генә ишеткәнем булмады. Өченче көн генә үзбәк мәхәлләсендә атышлар булган. Туктамый. Каян атканны да белмисең. Урамнарга машина үтмәсен өчен баррикадалар куеп бетергәннәр. Бездә дә куйганнар. Машиналар, кешеләр кермәсен өчен.

Равилә ханым, Ошта татарлар, башкортлар күпме?

4300-ләп булыр. Күп әле монда, бар. Менә миңа шылтыратып сорыйлар, Русиягә китәргә буламы диеп. 80 кешене инде җибәргәннәр икән, очкычлар белән. Пакстан студетлары Пакстанга, кытайлар Кытайга киткән. Мин дә менә Бөтендөнья татар конгрессына шылтыратып берәр якта өйләр юкмы дип сорарга уйлап торам.