Газпром Беларуска газ җибәрүне киметә

Газпром башлыгы Алексей Миллер дүшәмбе иртән Беларуска газ җибәрүнең 15 процентка киметелүен белдерде. Бу киметү акырынлап 85 процентка җиткереләчәк. Минский исә Газпромның 200 миллион доллар бурычы булуын әйтә.

Газпром башлыгы Алексей Миллер бүшәмбе иртән Беларуска газ җибәрүнең 15 процентка киметелүен белдерде. Мәскәү Беларус үз бурычын түләмәгән очракта бу киметү акырынлап 85 процентка җиткереләчәк дип кисәтә.

Русия беренче яртыеллыкта җибәрелгән газ өчен Беларусның 192 миллион доллар бурычы бар дип тәкърарлый.

Газ җибәрүне киметергә Русия президенты Дмитрий Медведев кушкан.

Дүшәмбе иртән Медведев белән очрашуда Миллерның әйткәннәре Русия телевидениесендә күрсәтелде.

“Беларуска үз бурычын түләү өчен бирелгән 5 көн үтте. Бурыч түләнмәде һәм 2010 елның 21 июнендә Мәскәү вакыты белән иртәнге унда Беларуска Русия газын җибәрү 15 процентка киметелде”, - диде Миллер.

Беларус сөйләшүләрне дәвам итү өчен якшәмбе көнне Мәскәүгә үз вәкилләрен җибәрде һәм Медведев Миллерга сөйләшүләрне дәвам итәргә кушты.

Беларус бурычын төрле таварлар белән түләргә теләвен белдергән иде. Әмма Мәскәү Минскийның бу тәкъдимен кире кагып газ өчен бары акча гына алырга әзер булуын әйтте.

Миллер белән очрашуда Медведев “Түләү килешү нигезендә булырга тиеш. Килешүдә түләүнең халыкара валютада булырга тиешлеге әйтелә. Башкача түләү безнең валюта кануннарына каршы килә. Газпром башка нәрсә белән ала алмый. Пәрәмәч, май, сыр, коймак яки башка нәрсә түләү чарасы буларак хезмәт итә алмый. Беларус партнерларыбыз моны аңларга тиеш”, -диде.

Газпром әйтүенчә, Беларус мең шакмак метр газ өчен искечә 150 доллар түли. Килешүдә исә беренче яртыеллыкта бу бәянең 150 түгел, ә 169,20 доллар, икенче яртыеллыкта 184.80 доллар булырга тиешлеге әйтелә.

Якшәмбе көнне Беларус президенты Александр Лукашенко Беларусның Русия белән тыгыз бәйләнешләрен исәпкә алып килешенгән газ бәясен төшерергә чакырды.

Александр Лукашенко

"Украина өчен газ бәясе 30 процентка киметелде. Күптән түгел Маҗарстан өчен дә бәянең төшерелүе әйтелде. Нигә соң безнең өчен бәяне 30 процентка күтәрәләр? Бәяләр арасында аерма булганлыгы мөһим түгел. Русия өчен Беларус башка илләрдән бик нык аерыла бит. Без Русия өчен җитештерүдән алып саклануга кадәр бик зур файда китерәбез. Шуңа күрә Беларус белән болай кыланырга ярамый. Русияләр һәм Газпром моның белән күп табыш ала алмас, әмма күп нәрсәне югалтырга мөмкиннәр", - диде Лукашенко.

Беларус исә Русия газын Европага кудырган өчен Газпром Минскийга 200 миллион доллар түләргә тиеш ди.

Русиядән Үзәк һәм Көнбатыш Европага кудырылган газның 20 проценты Беларус үткәргечләре аша үтә.

Русия Беларус белән газ низагы Европа тәэминатына начар тәэсир итмәсме дигән борчылуларны тынычландырып, Украина аша үтүче үткәргечләрнең бар көченә эшләмәвен белдерде.