Мубай татар интернетын ник ташлаган?

Илдар Мөбарәкшин

Җырчы һәм музыкант Мубай, ягъни Илдар Мөбарәкшин берникадәр вакыт элек татар интернетында иң актив кулланучыларның берсе иде. Хәзер аны пәрәвезнең татар телле өлешендә сирәк очратырга була. Ни өчен? Татар интернетына әллә берәр үпкәсе бармы? Бу турыда Илдарның үзеннән сораштырырга булдык. Бер уңайдан интернет-аксакалның татар сайтлары, социаль челтәрләр, виртуаль аралашу турындагы фикерләрен дә тәкъдим итәбез.
Илдар, интернетны ник ташладың?

Ник ташладың дигән сүз дөрес түгел инде ул. Интернетка керәм мин, тик татар өлешеннән биздем.

Ни өчен кичәге татар интернеты синең ихтыяҗларыңны канәгатьләндерә иде, ә бүгенгесе юк?

Бу авыр, уңайсыз сорау. Татар интернетының мин менә-менә кулланылышка керә башлаган чагына эләктем. Үзем дә шунда буталдым. Соңрак Камал театрына эшкә урнаштым. Эштә дә татар, интернетта да татар – күрәсең, күбрәккә киткәндер. Аннан соң татар интернетының ниндидер бер сәер ягы бар: анда проблема турында сөйләшү, аралашу юк диярлек.

Сез журналистлар әйтмешли, ниндидер әйберне мәгълүмати сәбәп итеп кенә алалар да, аннан чәнчиләр, моннан чәнчиләр, тегеннән төртәләр, моннан төртәләр. Ничек дип әйтим, мин мишәр буларак андый әйберне кабул итә алмыйм.

Фикер алышу дигән әйбер татар интернетында, хәзерге уемча, гомумән юк. Чәйнәү, гайбәт сөйләү бар. Бәлки, каты да әйтәмдер. Ләкин бу чыннан да минем үземнең тойган әйберем. Ул әйбер иртәме-соңмы туйдыра һәм үзеннән этәрә. Татар интернетында сөйләшүдән башка әйбер юк. “Мәгълүматлык” юк, профессионаллар өчен кызыклы әйберләр юк, сәясәт юк.

Контент ягы сай димәкче буласыңмы?

Әйе, контенты сай. Шулай булгач, мине нәрсәдер кызыксындырса, мин рус яки инглиз интернетына кереп китәм. Татар интернеты бер читтәрәк калды.


Хәтерлим, берничә ел элек Yuldash.com сайты популяр иде. Ул хәзер дә популяр. Әмма хәзер анда күбрәк Мәскәү яшьләре аралаша. Син “Юлдаш”та иң абруйлы, авторитетлы катнашучы идең. Яшьләр арасында низаг килеп чыга икән, син кич белән кереп, аксакалларча үзеңнең ноктаңны куя идең. Синең сүзең үтә иде интернетта.

Бу әйберләрне яхшы хәтерлим. Алай гына түгел, “Юлдаш”та хәзер дә утырам. Бердәнбер тугрылыклы булып калган сайтым шул. Мин аңа ничек килеп кердем, шулай чыгып китә алганым юк. Син дөрес әйтәсең, анда күбрәк Мәскәү яшьләре утыра. Мәскәүне читтән күзәтеп тору миңа кызык. Кайвакыт андагы кешеләрне реаль тормышта да күрергә туры килә. Ә татар телле кешеләр аннан чыннан да китте.

Җырчы кеше өчен фанатлар белән аралашу да мөһимдер. Интернет бу очракта ярдәм итәме?

Әйе, ярдәм итә. Чыгыш ясаганнан соң “В контакте” сайтына язалар. Бу, әлбәттә, күңелле. Иҗат тирәсендә интернетның роле зур. Тыңлаучылар белән аралашу өчен генә түгел, профессионаллар, читтәге музыкантлар белән аралашу, төрле фестивальләр турында белеп тору өчен кирәк ул. Телефоннан шалтыратып сөйләшүгә караганда күпкә уңайлырак. Бар кешенең вакыты тыгыз, шалтыратып борчыйсы килми. Ә монда язып җибәрдең, әңгәмәдәшең кереп укый, үз җае белән җавап яза.

“В контакте”дан башка тагын нинди челтәрләрдә табарга була сине?

Башка беркайда да юк. “Live journal”да үземнең битне ачып караган идем, бераз утырдым да, киттем. Анда даими утырырга, һаман нидер сөйләргә, көндәлек алып барган кебек язарга кирәк, өстә бер йөк эленеп тора кебек.

Үз сайтынңы ник ачмыйсың? Ул да мәшәкатьме?

Юк, анысы мәшәкать түгел, кирәк әйбер инде. Техник яктан кирәк. Райдерың эленеп торса, үзең турында мәгълүмат, бер-ике видео файл булса, берничә җыр урнаштырсаң, үзеңне күрсәтер өчен сылтама гына җибәрер идең. Безнең сайт бар иде. Тик кайбер проблемалар аркасында ул ябылды. Башка ачылмас кебек инде. Күрәсең, бераз вакыттан башка сайт эшләргә туры килер.

Татар интернетыннан туйган кеше буларак татар интернетына нинди теләкләрең бар?


Бернинди нәсыйхәтем юк. Яши торабыз, яшьләр үсә тора. Программистлар, татар телле веб-мастерлар бар. Безнең кебек авыл агайлары бу эштән китәр, алар урынына татар телле шәһәр яшьләре килер, үзенчә эшләрләр. Алар замана кешеләре, шуңа күрә әкрен генә үсәр барысы да.

Интернеттан чыга алмый тилмерүче яшьләр бар хәзер. Аларга да берәр сүз әйт инде.


Нәрсә беләндер кызыксынырга, реаль тормыштагы әйберләргә тартылырга кирәк. Чыннан да яшьләр арасында андый проблема бар, кайберләре монитор алдында кадалып утыралар. Компьютерны сүндереп китмәсәң, көне-төне шунда утырырга да ризалар.