Кирилл Украинада “урысча яшәү рәвешен” урнаштырып йөриме?

Мәскәү патриархаты Кирилның Украинага сәяси максатлар белән бармавын тәкрарлый. Әмма Мәскәү патриархатына буйсынмаган Киев патриархаты Кирилның славян илләрен дини яктан берләштерү фикере астында Украинаның бәйсезлеген юкка чыгару теләге ятуын әйтә.
20 июльдә патриарх Кирилл Украинага сигез көнлек сәфәрен башлады. Патриархның Украинада булган үзгәрешләрне үз күзләре белән күрәсе килгән. Ул Украинада сәяси тотрыклык ныгуын, ил икътисадының үсүе, якын күршеләр, шул исәптән Русия, Европа, АКШ белән элемтәләр урнаша баруын сизгән.

Янукович Кирилны дачасына дәшкән


Патриарх быелгы сәфәренең өч көнен Одесса шәһәрендә үткәрә. Җомга көнне Украина президенты Виктор Янукович белән илбашының Кырымдагы дачасында очраша. Янукович президент булып сайлангач, Украинаны Мәскәү белән ныклап дуслаштырды. Шуңа Кирилл да хәзер Украинада зур кунак. Янукович Украина православ чиркәвенең Мәскәүнеке белән бердәм булырга тиешлеген дә яшермичә әйтә.

Президент белән очрашкач, Кирилл Днепропетровски шәһәренә килә. 25 июльдә патриарх Кирилл Киев шәһәрендә була. 26 июльдә исә Рус православ чиркәве Синодының күчмә утырышы уза. 27 июльдә Кирил Владимир тавында келәү үткәрә, Ионин ирләр чиркәвенә барып, Украина правослау яшьләренең чиркәү, иҗтимагый проектлары белән таныша.

28 июльдә Русия патриархы Кирилл Киев шәһәрендә Киев-Печерский лавра мәйданында келәү үткәрә. Патриарх шул ук көнне Мәскәүгә кайтыр дип көтелә.

Украин милләтчеләре Кирилны «каршылырга» әзер

Кирилл Украинага узган ел да килгән иде. Аңа каршы украин милләтчеләре каршылык чаралары уздырганнар иде. Быел зур каршылык чаралары көтелмәсә дә, Украинаның көнбатыш халкы Кирил сәфәрен өзәргә омтылырга мөмкин дип әйтелә.

Одесса епархиясе хәбәр итүенчә, берничә автобус кеше Кирилга каршылык күрсәтергә килергә җыена. Әмма тәртип саклаучылар патриархның сәфәре тыныч узсын өчен тырышачак. Моның өчен 4 меңгә якын тәртип саклаучы җәлеп ителә.

Кирил быелгы сәфәрендә, чыннан да, Украинаның көнбатыш өлешенә, Мәскәү йогынтысына, яңа президент Виктор Януковичка каршы булган төбәкләргә барырга җыенмый. Украинаның дин белгече Людмила Филиппович сүзләренчә, Кирилның көнбатышка бармавы –аның акыллы булуыннан. Кирилл анда барса, халык аны кочак җәеп каршыламас иде.

«Русия һәм Мәскәү патриархы Кирилның Киевка килүе дә халык арасында канәгатьсезлек уятырга мөмкин. Узган елдагы кебек быел да берничә оешма урыс православ чиркәвенең сәяси планнарына каршы каршылык чарасы әзерләгән», ди Людмила Филиппович.

Киев патриархаты: Кирилл Украина бәйсезлеген юкка чыгарырга тели


1995 елдан бирле Мәскәү патриархатына буйсынмаган Украина православ чиркәвен Филарет җитәкли. Әмма Киев һәм бөтен Русия-Украина патриархын Мәскәү танымый. Русия патриархы Кирил исә сәфәре барышында урыс чиркәвеннән аерылучылар булып саналучы дин әһелләре белән сөйләшүләр алып барырга уйламый. Мәскәү патриархаты Филарет үз ялгышларын танырга, рәсми рәвештә гафу үтенергә тиеш дип саный.

Мәскәү патриархаты Кирилның Украинага сәяси максатларны башкару өчен бармавын тәкрарлый. Әмма Мәскәү патриархатына буйсынмаган Киев патриархаты Кирилның славян илләрен дини яктан берләштерү фикере астында Украинаның бәйсезлеген юкка чыгару теләге булуын әйтә. Ягъни Кирил Украина православларын Русия патриархаты астына алып, ике илне дә берләштерергә уйлый.

Әмма дин иреге берлеге җитәкчесе Виктор Елинский бу мәсьәләгә үзенчә карый. Ул урыс православ чиркәвен Украина белән Русияне бәйләп торучы корал дип санамый.

“Узган елгы сәфәрдән сабак алынгандыр дип ышанам. Мөгаен, Украина дәүләтчелеген инкарь иткән мөрәҗәгатьләр ясалмас. Патриарх “Урыс дөньясы” (элекке Русия җирләре) кысаларында бәйсез дәүләтләр төшенчәсенең мөһим түгеллеген, ил чикләре саклануын, әмма аларның зур роль уйнамавын күз алдында тоткан. Икенчедән, ул урыс иле проектның дәүләттән өстен торуын әйтте. Ягъни урыс иле дини бердәмлек кенә түгел.

Бу юлы да сүз бердәмлек, берләшү турында барачак. Әмма украин халкының бер өлешенең Русия белән бердәмлеге турында сөйләшү барса, бу украиннарның икенче өлеше белән аерылуга китерергә тиеш түгел”, Виктор Елинский.

“Безнең Украина”: Кирил Русиянең VIP-агитаторы

«Безнең Украина” фиркасе патриарх Кирилны Русиянең VIP-агитаторы дип атады. Украинада Русиянең дөньяви биремнәрен үтәүдән тыелып торырга чакырды. Партия Кирилга дини эшләрен генә башкарып калып, Русиянең импералистик максатларында корал булмаска кирәклеген исенә төшерде.

“Безнең Украина” Кирилга бу мөрәҗәгатьне ул Украина җирендә тагын “Рус дөньясы” концепциясен аңлата башлагач ясады. Кирил Украина белән Русия халык буларак бердәмлекне саклый дип белдерергә дә өлгергән.

Соңгы елларда Кирилл «Урыс дөньсы» концепциясе турында еш сөйли. Мисал өчен, урыс дөньясының III ассамблеясендә бу турыда ныклап аңлатты. Кирил фикеренчә, элекке Русия җирләрендә яшәүче халыклар урыс дөньясын үз милләтләреннән өстен итеп кабул итәргә тиеш. Ә моның өчен Русиядән аерылган илләрдә “урысның яшәү рәвешен” урнаштырырга кирәк.

Русия һәм Мәскәү патриархының бу сүзләрен гадиләштереп болай аңлатып була. Ягъни украин, беларус, молдован һәм башка халыкларының дини хисләре милли үзенчәлекләреннән өстен булырга тиеш. Шулай да “Безнең Украина” партиясе Кирилга Украинаның үз тарихы, мәдәнияте, “яшәү рәвеше” булган бәйсез дәүләт булуын исенә төшерде. Бу Украинага “урысның яшәү” рәвеше кирәк түгеллеген аңлата.