Сембер өлкәсендә дә су кытлыгы

Корылык шаукымы төрле яклардан китереп бәрә. Ульян районы Яңа Бидәнге авылының өч урамында яшәүче 650 кеше сусыз калган. Өлкәнең иң көньягында урнашкан Иске Кулаткы районы корылыктан аеруча иза чигә.
“Өмет” газетының бу райондагы хәбәрчесе Римма Алькаева хәбәр итүенчә, суга кытлык узган елларда да үзен нык сиздереп килә иде, быелгы гадәттән тыш эсселек аеруча киеренкелек өсти. Ә урманнарга бик ярлы бу районда – бигрәк тә. Шунлыктан халыкны су белән тәэмин итү район җитәкчелегенең игътибары үзәгендә.

Бу җәһәттән искергән су торбаларын алыштыру көн кадагына куелган. Киләчәкне дә күздә тотып, кайбер урыннарда суүткәргеч торбаларны яңарту эшләре бара.

Үтә дә кызу һава шартлары чишмәләр һәм кизләүләр торышына нык тәэсир итә: җир асты суларының биеклеге кими, бу үз чиратында чишмәләрнең коруына китерә. Район халкы 100гә якын су чыганагын куллана. Шунлыктан чишмә-кизләүләрне тазарту көн кадагына килеп баскан.

Иске Кулаткының Түбәноч мәчете имамы Әбдрәшит Деникаев башлангычы белән, район үзәгендәге ташландык хәлгә килгән Чаңгай кизләвенә җан өргәннәр. Римма ханым язуынча, 26 июльдә – Бәраәт кичәсендә төзекләндерелгән кизләү янында җыен булган. Анда районның элекке башлыгы – бүген Казанда яшәүче Фәрит Санжапов та катнашкан.

Шунысы аеруча мөһимдер: бу башлангыч башка чишмә-кизләүләрне тазартуга да этәргеч биргән. Хәер, моңа кадәр дә район халкы чишмәләр язмышына битараф булмаган. Әйтик, Иске Кулаткы районының Сарытау ягыннан керә торган очында урнашкан Азим кизләвен "Юллар төзү һәм төзәтү идарәсе" даими рәвештә төзекләндереп тора.