Эсседән Казан урамнарында 2-3 ел элек кенә утыртылган агачлар корып бетте. Шәһәрдәге агачлар да суга сусап, июль аеннан ук сап-сары булып утыра. Шәһәр яшеллексез калмасмы, корыган агачлар урынына яңалары утыртылырмы икән?
Фирүзә әби Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендә яши. Аны монда еш кына ишегалдында кечкенә оныгы белән күреп була. Аның белән бергә башка шәһәр әбиләре кичләрен һава суларга чыгып утыра. Фирүзә әби әйтмешли, кызу, корылык мондагыларны борчыган иң зур проблема. “Җәй уртасыннан ук ишегалдындагы каеннар сап-сары инде, бер мәртәбә дә су күрмәде алар быел”, ди Фирүзә әби.
Аның тормыш иптәше кичләрен җыелып утырган яшьләргә берәр чиләк кенә булса да су алып чыгарга дип тәкъдим иткән булган. Ләкин ул “үзегез сибегез, көне буе ләчтит сатып кына утырасыз бит” дигән җавап кына ишеткән.
Башкала идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдәров быелгы корылык табигатькә, бигрәк тә яшь агач үсентеләренә, чирәмгә зур зыян китерде, әгәр дә элек парк һәм бакчалардагы үләннәрне җәен 3-4 тапкыр чапкан булсалар, быел үләнне чабу да кирәк булмады, ул кибеп бетте инде, дип искәртте.
Аның сүзләренә караганда, шәһәрдәге яшеллекне саклап калу өчен махсус оешма хезмәткәрләре гадәттәгегә караганда 2 тапкыр күбрәк эшли.
Шуңа да карамастан, парк һәм үзәк урамнардан кала, йорт тирәләрендә үскән агач үсентеләрен инде коткарып булмый, алар корыды. Хәтта 15-20 яшьлек юкәләр дә сап-сары булды. Күрәсең, мондагы яшеллекне хакимият башлыклары халык өстенә йөкли.
“Йорт тирәләрендә агачларга шәһәр халкы үзләре игътибар итсен иде. Күп кенә кешеләр минем милек, минем йортым дип үз фатирын гына атый, подъезддан чыккач, андагы бөтен әйбер хөмүмәтнеке диләр. Подъезд төбендә чәчәкләр үстерүчеләр дә бар. Һәркем берәр агачка бер чиләк су алып чыгып сипсә дә, бу файда булыр иде”, ди Ләззәт Хәйдәров.
Шәһәрдә агачлар күп корый, моннан чыгып Казанда янәдән күпләп агачларны кисү башланыр дип фаразлап була. Ул агачлар соңгы елларда юл салу, бина төзү, давыл сәбәпле болай да кырала. Гадәттә, һәрбер күпләп кисүдән соң шәһәр хакимияте тегеләре урынына яңаларны, хәтта күбрәк тә утыртырга вәгъдә бирә. Бу вәгъдәләр үтәлә диләр. Әмма төзелешкә комачаулап киселгән агачлар урынына кайда һәм күпме агач утыртылды дигән сорауга җавап бирә алмадылар. Корылыктан корыганнары урыныны да октябрь аенда яңа агачлар утыртырга вәгъдә итәләр. Әмма үсентеләр зур агач булганчы 20-30 ел үтә.