Рәхимовка җылы урын, Хәмитовка ышанычлы команда

Мортаза Рәхимов (с), Рөстәм Хәмитов (у)

Башкортстан президенты урыныннан вакытыннан алда җибәрелгән Мортаза Рәхимовка барыбер урын табылды. Ул “Башнефть” ширкатенең директорлар шурасына кертеләчәк. Шул ук вакытта Мәскәү яңа президент Рөстәм Хәмитовнең командасын коруга зуррак игътибар бирә башлады.
Рәхимов Русиянең “Система” финанс-сәнәгать төркеменә әлеге нефть компаниясе белән идарә итәргә булышачак. Мортаза Рәхимовның нефть ширкате директорлар шурасына сайланачагы турында “Ведомости” газеты яза. Элекке президент хәтта шураның директор урынбасары да булырга мөмкин. Рәхимов инде шурага керергә ризалык биргән, Русия җитәкчелеге белән дә килешкән.

Мортаза Рәхимовка да урын табылды

Русия президенты идарәсе дә “Башнефть”тә булачак үзгәрешләрдән хәбәрдәр икән. “Система” җитәкчесе Владимир Евтушенков Рәхимовны директорлар шурасына кертү турында Русия премьеры Владимир Путин белән дә, президент Дмитрий Медведев белән дә килешкән.

Әлегә “Башнефть” компаниясенең яңа директорлар шурасы кайчан сайлануы билгеле түгел. Чөнки моның өчен гадәттән тыш утырыш җыярга кирәк, ә аңа канун нигезендә 70 көн кирәк.

Биредә Мортаза Рәхимовның 34 ел дәвамында Уфа нефть эшкәртү заводында эшләвен искә төшерү урынлы. Башкортстан җитәкчелегенә килгәнче ул заводның генерал мөдире дә була. Президент итеп сайлангач Рәхимов республиканың бөтен ягулык-энергетика тармагын бер ширкаткә берләштерә һәм аның белән идарә улы Урал Рәхимов контроль иткән ширкәтләргә тапшырыла.

Башкортстан җитәкчесенең көчәя баруыннан шүрләгән федерал хакимият Рәхимовларның бу эшләрен тыныч кына күзәтеп тормады, 2003 елдан башлап “Башнефть”не алар кулыннан алырга тырышып карады. Русиянең Хисап пулаты хосусыйлаштыру чорында күпсанлы канун бозулар булуын ачыклады. Ширкәтне салымнар түләүдән качуда гаепләп җинаять эше ачылды, кулга алулар булды. Шуннан соң ике ел узгач, Мортаза Рәхимов “Башнефть” һәм “Башэнерго” акцияләрен дәүләткә кайтара башлау турында боерык чыгарды. Әмма ул ширкәт белән идарәне барыбер кулыннан җибәрмәде.

2005 елда ясалган яңа омтылыш Мәскәү өчен уңышлырак булды. Башкортстандагы ягулык тармагы ширкәтләренең күпчелек акцияләрен Русиянең “Система” финанс-сәнәгать төркеме сатып алды. Мәскәүнең бу адымы алдан ук җинаять эшләре ачып ныгытып куелган иде.

Күзәтүчеләр фикеренчә, “Система” башлыгы Владимир Евтушенковның Рәхимовны директорлар шурасына кертүе дә элекке президенка рәхмәт йөзеннән эшләнә. Басым астында булса да, Рәхимов ягулык энергетика комплексы оешмаларын нәкъ менә “Система”га сатарга ризалык бирде.

Рәхимов Шәймиев була алмады

Уфа-Мәскәү арасындагы хәлләрне күзәткәндә, шуны әйтеп була: Мәскәүдә Мортаза Рәхимовка картлыгын тыныч кына уздырсын, күп сөйләнеп йөрмәсен өчен җылы урын эзлиләр. Андый урын табылды да кебек. Ә аңа кадәр элекке җитәкченең, ул үзе бик теләсә дә, Башкортстан президенты киңәшчесе булмаячагы да билгеле булды. Гәрчә Рәхимов күрше Татарстандагы Миңтимер Шәймиев юлыннан китмәкче иде – анда махсус канун кабул итеп, элекке президентны асылда республикада икенче кеше иттеләр. Рөстәм Хәмитов үзе янында андый кешене теләмәде.

Рәхимовны президент администрациясендәге кабинетыннан да мәхрүм иткәннәр. Ул анда әле Уфа нефть эшкәртү заводында эшләгәндә үк утырган кәнәфиен дә куйган булган. Хәзер инде Мортаза Рәхимовка гомер буе үзеннән калдырмаган шул кәнәфиен директорлар шурасына алырга туры киләчәк.

“Ведомости” газеты язуынча, “Система” төркеме үзендә Рәхимовка урын бирергә мәҗбүр. Эш шунда ки, ширкәтнең яңа президент Рөстәм Хәмитов белән аралары шәптән түгел. Алар президент итеп элекке премьер Раил Сарбаевны күрергә теләгән. Хәзер Рәхимов “Башнефть”кә килгәч, республикада ачыктан-ачык бер-берсенә каршы торган ике төркем - Хәмитов һәм Рәхимов төркемнәре оешырга мөмкин.

Яңа президент ялгыз һәм Мәскәү кулында

Яңа президент Рөстәм Хәмитов халык арасында абруй казанырга тырышса да, ул ялгыз, аның ышанычлы төркеме юк. Моны премьер-министр урынының да буш торуы күрсәтә. Әгәр Хәмитовның ышанычлы кешесе булса, Башкортстан премьер-министрлы булыр иде.

Хәмитовның ялгыз булуын Мәскәү дә сизеп тора. Шуңа 20 августта Уфада “Бердәм Русия “ партиясе Идел буе бүлгесендә беренче тапкыр кадрлар резервы форумы үткәрә. Хәмитовка үз командасын тулысынча Мәскәү төзеп бирә ала - форумга Русия президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков та килергә җыена.

“Бердәм Русия “ партиясе резервында булган ике кеше Башкортстанның яңа хөкүмәтенә инде кертелде. Шуларның берсе, Владимир Балабанов - икътисади үсеш, ә икенчесе, Юлай Ильясов - җир һәм милек министры итеп билгеләнде.

Күзәтүчеләр Хәмитовның Мортаза Рәхимов командасы белән талашырга теләмәвен сизә. Моны Рәхимов чоры министрларының урыннарында калуы да ачык аңлата. Башкортсан оппозициясе җитәкчесе Рамил Бигнов фикеренчә, “Бердәм Русия” фиркасе үткәргән форум - Хәмитовның җәмәгатьчелеккә аның таяныр урыны бар икәнен аңлату алымы.

Әмма әлегә Хәмитов республикадагы зур ширкәтләргә тәэсир итә алмый. Менә бу вакытта аңа Мортаза Рәхимов ярдәме урынлы булыр иде, әмма ул экс-президентны баштан ук киңәшче итәргә ашыкмады. Рәхимов исә әлегә Башкорстанда, да Мәскәүдә дә кирәкле кеше.


«Система» - Русиянең финанс-сәнәгать төркеме. Штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан. «Система» 2009 елның 9 апрелендә Башкортстанның ягулык энергетика комплексының акцияләрен тулысынча үз кулына төшерде. Шулай ук Башкортстанның «Башнефть», «Уфаоргсинтез», «Новойл», «Уфанефтехим», Уфа нефть эшкәртү заводы, «Башкирнефтепродукт», «Башкирэнерго» акцияләре дә аның карамагында.