Дю Солей. Рим урынына Казан

Канаданың Квебек төбәгендә оешкан Дю Солей циркы Татарстан башкаласында 44 тамаша күрсәтергә җыена. Караганнар әле мондый әйберне күргәнем юк иде, дип белдерә. Цирк Казанга үзенең катгый таләпләре белән килде.
Казандагы бер гаиләдә тормыш тавыктан башланганмы, әллә күкәйдәнме, дигән сорауга нокта куелыр, мөгаен. Дю Солей (DU SOLEIL) циркының CORTEO тамашасын карагач, бер ир белән аның хатыны: “Бөтен тормыш ятакта (караватта) башлана, шунда тәмам була һәм фәрештәләр дә шунда килеп җаныңны күкләргә алып китә”, дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә өйләренә кайтып китте.

Гыйшык-мыйшык уйнаган ятакларның бер мизгелдә гимнастлар өчен йомшак бер урынга әйләнүен, аннан соң бу ятакның гөмбәзгә таба очып китүен һәм юкка да чыгуын, һәр артистның үтә дә катлаулы чыгышын ак канатлы фәрештәләр, ул-бу була күрмәсен дип саклагандай, очып карап баруы – нәрсә бу?

Куючы шаян да, шул ук вакытта катлаулы һәм күз яшьләренә дә төренгән тормышны мәңгелек белән бергә бәйләргә омтылганмы? Бу бөеклеккә һәм биеклеккә омтылган сәнгатьне һәркем үзенчә аңлый, мөгаен.


Гади халык могҗизаны күрә алырмы?


20 август көнне Дю Солей үзенең Казандагы иң беренче тамашасын журналистларга күрсәтте. Казан өчен махсус куелган сәхнәне сынап карау, мохитны тою өчен эшләнгән “прогон”да, “генераль репетиция”дә тамаша башка көннәрдә ничек булырга тиеш булса, нәкъ шулай ук итеп күрсәтелде.

Карап чыкканнан соң бер журналист: “Тамаша башында ук авызымны ачкан идем, беренче бүлеге тәмамланганчы ябарга да онытканмын”, дип белдерде. Газетлардагы мәкаләләр: “Кояш циркы Казанда цунами чыгарды. Ул алкышлар иде”, “Бәхет сатучылар, яисә чит планетадан килүчеләр янында кунакта” һәм башка шундый көтелмәгән исемнәр белән басылды.

Үз гомерендә күп тамашаларны күргән һәм Русиянең генә түгел чит ил йолдызлары да чыгыш ясаган Казан моңа чаклы бу кадәр үк шау-шуга дучар булды микән? Дөрес, Татарстандагы журналистларның барсына да “бәхет тигез елмаймады”. Бәйсез чыганаклар арасыннан бармый калучылар да булган. Алдан ук билет алып куючылар да бар. Журналист Алсу Исмәгыйлева шундыйларның берсе. Балаларының туган көннәре август аенда булганга, алар гаиләләре белән 4 билетны 28 августка алганнар.
9 меңлекләре дә бар...

“Атаклы цирк гомер эчендә бер тапкыр Казанга килде. Без аны тагын кайчан күрербез? Күптәнге хыялыбызны тормышка ашырырга булдык”, ди Исмәгыйлева. Ул билетларны күпмегә алуларын әйтмәде. Бик кыйммәт, кенә диде.

Дөньякүләм данлыклы циркка билетлар чыннан да бик кыйммәт. Иң арзанын 2 мең 500 сумга саттылар. 9 мең сумлыклары да бар. Гаилә белән барырга теләсәң, бер айлык хезмәт хакың да очып чыгарга мөмкин. Әлеге циркны бик тә карарга теләгән, әмма барырга акчасы булмаган берәү: “Җәмгыятьнең бик тә байларга һәм Европа белән чагыштырганда бик хәерче урта катлауга аерылганын әлеге тамаша тагын бер кат дәлилләячәк”, диде.

Казан циркы янында Дю Солей чатырлары күренә
2 мең 700 урынлы чатыр циркта баштагы берничә көндәге кебек урыннар тулы булырмы? Тамаша 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк бит. Укытучыларның алай ук зур булмаган хезмәт хакы алмауларын истә тотыпмы, шәһәр башлыгы Илсур Метшин “Укытучылар елы” уңаеннан шәһәрдәге 9 мең укытучыны әлеге тамашага бушка кертергә вәгъдә итте.

Дю Солейнең Казандагы гастроле партнеры Казан мэриясе. Мэрия белдерүенчә, тамаша башланганчы ук 35 мең билет сатылган инде. Кайбер мәгълүмат чыганаклары Татарстан башкаласына кадәр Петербурдагы чыгышларына аның кадәр үк билет алдан сатылмаган, дип белдерде.

Казан ягы оештыручылары әйтүенчә, цирк быел Петербур белән Мәскәүдә чыгыш ясагач, Римга китәргә тиеш булган. 2013 елга кадәр инде цирк үзенең кайдарда буласын язып куйган икән. Казан белән килешүләрне имзалау гына да өч ай ярымга сузылган.

Цирк үз таләпләре белән килде

Дю Солей таләпләре катгый. Тамаша буласы шәһәрдә 1 миллионнан да ким кеше яшәмәскә тиеш. Каланың икътисади хәле дә исәпкә алына, Дю Солей белгечләре алдан махсус килеп шәһәр халкының уртача күпме хезмәт хакы алуын тикшергән. Туристларның килүе, студентларның яше, каланың кая урнашкан булуы да исәпкә алына. Кыскасы, Дю Солей Татарстан башкаласында чыгыш ясарга карар кылганчы хәйран гына тикшеренүләр үткәргән булып чыга.

Моңа кадәр Казанның рәтле-башлы игълан тактасы күргәне юк иде. Булачак тамашалар турында белдерүләрне (афиша) кем кая теләде, шунда чәпәде. Җимерелә башлаган йортларның диварларына да, төзелә торган биналарның коймаларына да элделәр. Дю Солей килергә бер ай кала “Казанская афиша” дигән махсус такталар булдырылды. Аңа беренче булып әлеге цирк игъланнары эленде.

Казанның 3 укучысы Дю Солейда


Казан бу көннәрдә Дю Солей белән яши. Реклам язулары иң биек биналарга да буеннан-буена эленгән. Сәүдә үзәкләрендә дә әлеге цирк турында белдерүләр хәтсез. Караганнар тәэсирләре белән уртаклаша, күрә алмаганнар ничек кенә күрәсе икән, дип баш вата. “Билет бәяләре төшмәс микән?” дип сөйләнүчеләр дә бар.

Казан циркы башлыгы Рамил Шәрифуллин Дю Солейда Казан цирк мәктәбен бетергән өч укучы эшли дип күкрәк кага. “XXI гасыр техникасы, бик яхшы тавыш һәм декорацияләр һәм киемнәр – барсы да бер стильдә”, дип белдерә Шәрифуллин “Казанские ведемости” газетына.
Ирек мәйданы

“Кортеж” (CORTEO) – карт клоун Мауроның җаны башка дөньяга күчкәндә балачагындагы хатирәләренең дөнья гизүе турында дип тә әйтергә була. Тамашаны караган Сөмбелә исемле ханым “шулкадәр көчле, моны цирк дип тә, театр дип тә әйтеп булмый”, ди.

Канаданың Квебек төбәге театр сәнгате, цирк, опера, уен коралларының аһәңе, киемнәр һәм сәхнә бизәлешен - барсын да, замананың техник могҗизасы белән берлегендә (синтезенда) дөньяга алып чыккан. Аның хуҗасы җир шарына галәмнән дә карап төшкән инде. 2009 елда Ли Лалиберте 7нче турист булып галәмгә оча. Аның байлыгы 1,2 миллиард доллар дип бәяләнә.

Дю Солей узган гасырның 80нче еллар башында оеша. Бүген 6 тамаша дөньяның төрле илләрендә даими куелып килә. “Кортеж”га да 10 еллап икән инде. Кушма Штатлар һәм Кытайда әлеге цирк өчен махсус биналар төзелгән. Русиягә алар үзләренең чатырлары белән килделәр.

Белгечләр әлеге театр, цирк һәм техника берлеген шоу бизнеста икътисади яктан да иң алга киткән now-how дип бәяли.