IV яшьләр форумы татарча өйрәнергә өнди

Форумда катнашучылар "Туган тел" җырын башкарды, 29 август 2010 ел.

IV Бөтендөнья яшьләр форумы тәмамланды. Анда яшь лидерларның татарча өйрәнү, чыгышларны урысча ясамау мәсьәләсе ахыргача кискен торды.
Татар яшьләр форумы рәсми төстә ябылса да, аның кайбер чаралары дүшәмбе көнне дә дәвам итте. "Казан" милли мәдәни үзәгендә, милли-мәдәни хокукларны яклау һәм дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек турындагы мастер-клаcслар булды. Шуның белән бергә форумчылар 30 август бәйрәм чараларында катнашты.

Элегрәк, 29 август көнне исә IV яшьләр форумының йомгаклау утырышы булды. Анда кайбер төбәк вәкилләре чыгыш ясады һәм форумның җитәкче органнары сайланды. Татарча чыгыш ясау мәсьәләсе икенче көнне дә бик кискен торды. Русча сөйләүчеләргә башта гафу үтенергә туры килде, кайберләрен яшьләр кичермәде.

Your browser doesn’t support HTML5

IV яшьләр форумының иң тәэсирле мизгелләре



Татарча сөйләмәүчеләргә - протест

Үзбәкстан яшьләр оешмаларын вәкиллек иткән Нариман Камалов кайберәүләр татарча аңламый дигән сылтау белән чыгышын урысча башлап җибәргән иде. Залда утыручылар аңа: "Татарча сөйлә! Син татарча беләсеңме?" дип кычкыра башлады. Нариманның үзенең дә татарча белмәве ачыкланды. Ул, Азиядә татарча өйрәнү бик авыр, дип акланырга тырышты һәм русча дәвам итте. Әмма халык сызгырып, кул чабып аңа сөйләргә ирек бирмәде. Форумны алып баручы оешма җитәкчесе Руслан Айсин һәм президиумда утырган хакимият вәкилләре дә яшьләрне тынычландырырга тырышса да, залдагылар тыңламады. Алар русча нотыкны тагын берничә тапкыр кул чабып бүлдерде.

Ахыр чиктә Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировның үтенеченнән соң, протест белдерүләр туктады. Нариман Камалов үзенең нотыгын русча сөйләп бетерде.

Бүленмәс халык булырга килешенде

Бердәм атлаганда гына җиңеп була. Форумчылар Арчаның 80 еллыгында булды, 29 август 2010 ел.

Форумга җыелучылар алдында тагын Әстерхан, Новосибирски яшьләр оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Аларга да сүзләрен башлаганчы, русча сөйләгән өчен гафу үтенергә туры килде.

Яшьләр төбәкләрендә алып барган эш турында сөйләгәндә хисап чыгышларын рәсемнәр белән бизәде, алар астына дәртле музыка уйнатты, чыгышларны заманча, шаян һәм мавыктыргыч итеп ясарга тырышты.

Форумның йомгаклау утырышында шулай ук үткән секцияләрдә кабул иткән карарлар укылды. Белгәнегезчә, форумның беренче көнендә берничә секция эшләде. Бердәм татар мәгълүмат кырын булдыру турындагы сөйләшүдә татарларның татар матбугатын нигә укымауйларын тикшергәннәр.

Яңа татар элитасын үстерү хакындагы җыенда, заманча технологияләрнең әһәмияте, җәмгыятьтә элита булып милли үзаңны саклау турында кайнар бәхәсләр барды. Милли мәгарифнең киләчәге турындагы сөйләшүдә Испаниядәге каталоннарның үз телләрендә белем алу мөмкинлекләре тикшерде. Соңыннан форумның гомум карары кабул ителде. Анның төп фикере: "Татарлар - бердәм, бүленмәс халык булып калырга тиеш" дигән җөмләдән гыйбәрәт иде. Бу һәм башка карарлар күпчелек тавыш белән кабул ителде.

Форум урынына җыен



Шулай, 29 август көнне булган җыенда форумның җитәкче оешмаларына да үзгәрешләр кертелде. Зур җыеннар арасында очраша торган торган Бюроны бу форумнан соң Координацион шура дип йөртергә килештеләр. Анда Русия һәм Үзәк Азия дәүләтләреннән барлыгы 40 якын әгъза сайланды.

Соңыннан Координацион шура әгъзалары җитәкчене билгеләде. Бу урынга яңадан Руслан Айсин сайланды. Шулай ук, көтмәгәндә, яшьләр форумның исемен дә үзгәртеп куйды. Залдан йөгереп чыккан Актаныш вәкиле Рөстәм Мусин татарлар җыелган җирдә татарча сөйләшмәүгә каты тәнкыйть белдерде һәм форум исемен җыен дип үзгәртергә чакырды.

Аның тәкъдиме залда шактый шау-шу тудырды. Нәтиҗәдә татарча әйткәндә, Бөтендөнья татар яшьләр җыены, русча – форум дип йөртергә килешенде.

Форумны "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. "Ак барс" яшьләр үзәгендәге тавыш операторында татарларның милли гимнына әйләнгән бу җыр табылмады. Шуңа да карамастан форумда катнашучылар торып басып, күмәк рәвештә көйсез генә "Туган тел" җырын ахырга кадәр яттан башкарды.