“Батька бәхете”: Кремльнең чираттагы дошманы

Русиядәге порнорежиссер Александр Валов Кремльгә хуш килмәгән чит ил җитәкчеләре турында фильм төшереп шактый гына танылуга иреште. Биш ел элек ул Украина сәясәтчесе Юлия Тимошенко һәм Грузия президенты Михаил Саакашвили турында “җиңелчә” порнофильм тәкъдим итсә, хәзер инде Беларус президенты Александр Лукашенкога тотынды.
Лука исемле озын, мыеклы кеше колхоз кырларында йөреп помидор җыючы хатын-кызларны күзәтә. Беларус президенты Александр Лукашенконы хәтерләткән бу адәм башта хатын-кызлар белән уңыш турында сөйләшсә, аннары алар белән шаяруга күчә.

Лукашенконы истә тотып “Батька бәхете” дип исемләнгән һәм колхозның сексуаль маҗараларын тасвиралаган әлеге фильм инде быел ук интернетка чыгар дип фаразлана.

Һәм иң кызыгы, бу нәкъ соңгы айларда Русия-Беларус арасында туган киеренкелек вакытына туры килә. Советлар берлеге таркалганнан соң, ике ил арасында мондый кискен каршылык әле күзәтелгәне юк иде.

Мәскәү һәм Мински газ бәясендә уртак фикергә килә алмый. Шулай ук Русиянең сөт кебек беларус товарларын бойкот итүе дә ике ил арасында аңлашылмаучанлыкны арттырды. Русия телевидениесе исә әле кайчан гына шактый дус саналган Лукашенконың кырыс диктатор һәм ришвәтчел булуы турында документаль фильмнар күрсәтергә кереште.

Ә хәзерге Валовның “Батька бәхете” фильмы инде Лукашенкога каршы барган сугышның иң көчле адымы дип әйтергә була.

Валов “эротик китч” өчен сөенә

Режиссер һәм продюсер Александр Валов инде 2005 елны Кремльгә хуш килмәгән украин сәясәтчесе Юлия Тимошенко һәм Грузия президенты Михаил Саакашвили турында “җиңелчә” порнофильм тәкъдим иткән иде.

Нәкъ Мәскәү җитәкчеләренә хуш килмәгән шәхесләрне генә төшерү сәбәпле, күпләр аны Кремль заказын үти дип саный. Әмма Валов үзе моны кире кага. Төп максат - акча эшләү генә булуын әйтә. Шуңа да карамастан, сәясәт төсмере алдан ук уйланылганын ул яшерми.

“Мин бит юләр түгел һәм күпмедер дәрәҗәдә үз ватанымның патриоты булып калам. Әгәр мин патриот булмасам, беренче фильмны Путин яки Медведев турында төшерер идем. Гәрчә, мин монда бернинди начарлык күрми. Безнең җитәкчеләр белән бәйле шундый ук киноэпопеялар төшерергә була. Әмма мин моны башкачарак күрәм. Мисал өчен, шул ук Путинны алганда, аны кем беләндер ятакта күзаллап булмый. Моны күрсәтүче ачык мисаллар юк”, ди ул.

Валов Кремль дошманнарына карата сексны төп корал буларак кулланмый. Элегрәк төшерелгән видеоларда хакимияткә аяк чалган сәясәтчеләр саунада, фәхишәләр янында томанлы күренеп китә иде.

1999 елны Юрий Скуратовка охшаган кешенең ике фәхишә белән төшерелгән видеосы Русия телевидениесендә күрсәтелде. Ул чакта прокурор Скуратов Кремльдәге коррупция турында тикшерүләр башлаганы мәгълүм. Шулай ук быел берничә оппозиция вәкиленең фәхишәләр белән төшкән тасмалары җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Валов исә “эротик китч”ның беренче булып Русиядә барлыкка килүенә сөенүен әйтә.

“Әгәр без космоста беренче булсак, мондый кино юнәлешендә дә без, нигездә, беренче дип әйтергә була. “Эротик китч”ны без башта ясадык, аннары инде аны башка кино режиссерлары куллана башлады”, ди ул.

Лукашенко һәм Саакашвили йөзендә зыялык чагылмый

Валов Лукашенко турында фильмын “Юлия”не тәмамлагач 2006 елны төшерә башлаган. Ләкин ул чакта Мәскәү белән Мински арасындагы мөнәсәбәтләр күпкә яхшырак иде. Шуңа бу проект кайбер сәяси проблемнарга очрый.

Ул әлеге фильмның бер өлешен интернетка куйгач, Беларус хакимиятенең җен ачуы чыгып, аны мәхкәмәгә тартачагы белән яный.

“Әлбәттә Беларуста илчелектә эшләүчеләр аны үз ноутбукларына яздырып алды. Һәм бер-берсе белән көлешә-көлешә бу хакта сүз куертты. Әлеге хәл инде аларның җитәкчеләренә барып җиткән. Белмим, дөресме бу юкмы, әлеге роликны тапкан кешеләрне икенче көнне үк илчелектән эштән куганнар дип ишеттем”, ди ул.

Валов Лукашенконы уйнаган төнге клубта машина йөртүче булып эшләгән кешене очраклы килеш табуын әйтә. Шау-шу тугач ул эшеннән куыла һәм фильмда башта төшмиячәген әйтә, ләкин соңырак киредән уйлый.

Ләкин Валов Лукашенконы уйнаучы кешене табуы проблем булмас иде дип саный.

“Аларныкы кебек йөзләрне теләсә-кайсы Мәскәү базарында очратырга була. Мин монда бернинди авырлык күрмәдем. Ә менә Тимошенко белән хәл башкачарак. Чөнки бу затлы, сексуаль, нәзберек ханым. Ә Саакашвили һәм Лукашеноның йөзләре гади кешеләрнекеннән берние белән аерылмый, аларда зыялылыкны хәтерләткән төсмерләр чагылмый. Хәтта иртән Мәскәү метросына төшсәң дә, эшкә барган кешеләр арасында мондый йөзләрне күп очратырга була”, ди ул.

Русия-Беларус мөнәсәбәтләре начараюы фильмга юл ачты

Валов төшерә торган фильмның язмышы соңгы айларда кинәт үзгәрде. Мәскәү-Минск аралары начарайгач, Русия телевидениесендә Лукашенконы каралтып күрсәткән тапшырулар артты һәм Валов инде “Батька бәхете” фильмын төшерүне дә дәвам итү мөмкинлеген аңлады. Ул “Юлия” кебек үк әлеге фильм керем китерер дип өметләнә.

Фильмнардан тыш, Валов шулай ук 4 мең еврога ирләр һәм хатын-кызларны табарга вәгъдә иткән агентлыкта эшли. Шулай ук “МинНет” поп төркеме һәм элекке кино йолдызы, “Юлия” фильмында Тимошенконы уйнаган Елена Берекова тамашасының идарәчесе булып тора.

Валов исә Беларус хакимияте белән проблемнары чыгар дип һич кенә дә борчылмый.

“Мин бит Беларуста түгел. Лукашенко Мәскәүгә килер микән минем өчен? Алар миңа анда инде ун ел әзерләп куйганнар дип ишеттем-ишетүен. Ләкин соңгы тапкыр мин Беларуста 1970 елларда, товар ташу белән шөгыльләнгәндә булдым”, ди ул.

Валов әйтүенчә, әгәр Беларус хакимиятенә кызык булса, соңгы тасмалар Польша белән чиктәге авылда төшереләчәк.

Лукашенко турындагы фильмнан соң ул Франция президенты Николя Саркози проектына тотынмакчы.