Ни өчен яшьләр үзенә кул сала?

10 сентябрь – бөтендөнья үзенә кул салуны кисәтү көне. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы күрсәткечләренә караганда, дөньяда һәр ел саен 900 мең кеше үзе теләп дөньядан китә. Бу мәсьәләдә Русия күрсәткечләре дә бик югары. Соңгы елларда яшьләр арасында тормыш мәгънәсен югалтучылар арткан.
Дөньяда үзенә кул салуларның 30% Кытай халкына туры килә. Русия дә алдынгы рәтләрдә тора. Республика психик хастаханәсендәге суицид һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлеге табибы Юрий Калмыков әйтүенчә, Татарстанда соңгы вакытта 18-20 яшьтәге яшь кешеләр арасында үзенә кул салу очраклары ешайган.

“Бу яшьтәгеләрнең тормышта үз урынын табу уйлары, карьера, уку, җенси үзгәрешләр, әти-әни яныннан китеп, үз тормышын башлау зур киеренкелекләр тудыра", ди табиб.

Аның әйтүенә караганда, суицид һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлегенә бер елга 5 меңгә якын үзенә кул салырга теләүче кеше мөрәҗәгать итә, 7-8 мең кеше ышаныч телефонына чылтыратып ярдәм сорый.

"Көзен, язын, шулай ук, гыйнварь аенда, озын яллар вакытында бик еш кына кешеләр, күңел төшенкелеге тоеп, үзенә кул сала", ди Калмыков.

Дөньяда 900 мең кеше үзен үтерү юлы белән дөньядан китә. Ә чынлыкта, үзен үтерергә теләгән, әмма, ниндидер сәбәпләр белән, исән калганнар 10 тапкыр күбрәк икән.

Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов әйтүенчә, татарлар арасында үзенә кул салучылар азрак.

"Күрсәткечләрнең югары булуының төп сәбәбе – бездә төрле милләт кешеләре яшәве. Фин-угыр, чуаш, удмурт, коми халыкларында үзенә кул салу күп. Ул милләт кешеләре бездә дә күп яши. Шуңа күрә, саннарга караганда, Татарстанда суицид белән тормыштан китүчеләр күп диелә. Әмма бездә дин тормыштан китүгә туктаткыч ролен үти. Дин генә бәйләү дөрес булмас, әлбәттә, гарәп илләрендә дә үзенә кул салучылар еш очрый", ди Гомәр Зыятдинов.

Калмыков әйтүенчә, бүгенге җәмгыятьтә үзенә кул салу очраклары кимесен өчен хакимият тә ярдәм итәргә тиеш. Мәсәлән, кешеләргә, аеруча яшьләргә, буш вакытларын файдалы эшкә юнәлтә алырлык мохит тудырырга кирәк.

“Җәмгыятьтә кешеләр бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булырга, һәр кеше үзенең тормышын үзе бизәргә тырышырга тиеш. Ә хакимият халыкның тормышын якларга тиеш.

Мәсәлән, гадәттә, үзенә кул салу очраклары кешенең акчасы җитмәве, эш урыны булмавы сәбәпле була. Социаль хезмәт системын ныгытырга кирәк. Һәркемдә психологик ярдәм алу мөмкинлеге булырга тиеш. Яшьләр сыра эчеп, нәрсә эшләргә белми утырмасын өчен, җәмгыятьтә аларның буш вакытын файдалы итеп үткәрүне кайгыртырга тиешләр", диде Юрий Калмыков.