Европа илләренең узган атна Казанда булып киткән туристлык тармагы вәкилләре республикада туристлык базарының начар үскәнлеген әйтте. Җитешсезлекләрне дә күргәннәр. Казан ягы исә монда килүче туристларга кимчелекләрне күрсәтмәскә тырыша.
Һәркем туган җирен һәм гомер кичергән урынын, мөгаен, дөньяның иң яхшы бер ноктасы итеп тоя торгандыр. Европа илләреннән Казанга килгән туроператорлар да һәркайсы үзенекен мактаган.
Польшаның Русиядәге туристлар оешмасы вәкиллеге директоры Анджей Сераковскийга Казандагы бәяләрнең бик югары булуы ошамаган. “Хәзер мин яңа ел алдыннан булган сатулар вакытында Польшада нигә гел русча гына сөйләшкәннәрен аңладым инде. Казанга караганда Польшада бөтен нәрсә ике мәртәбә арзанрак”, дигән Сераковский Татарстан башкаласында булган очрашудан соң “БИЗНЕС Online”га.
Маҗарстанның (Венгрия) Русиядәге илчелегендә туризм киңәшчесе булып эшләүче Андрея Сегеди Татарстандагы туристлык базарының мөкәммәл булудан ерак икәнлеген билгеләп уза. “Сезнең төбәкне күрше-тирә дәүләтләр генә белә. Татарстанда шаккатырырлык әйбер юк дип әйтеп булмый, ә мәгълүмат бик аз”, дигән Сегеди.
Узган атна ахырында Казанда Европаның Маҗарстан, Польша, Словакия, Чехия туристлык тармагы вәкилләре Татарстанның турширкәтләр ассоциациясенә керүчеләр белән эшлекле очрашуда булды. Әлеге очрашу вакытында алар үз илләрен дә тәкъдим иттеләр. Шулай ук Европадан килүче туристлар өчен Татарстанның үзенә тартып торган төбәк булмавын да әйтеп киттеләр.
Моңа яшәеш челтәре үсешенең начар булуы, алдан макталган сервисның хакыйкатькә туры килмәве һәм төбәкнең танылмавы төп сәбәпләр булып тора.
Казанга килүчеләр рәхмәт әйтеп китә
Казандагы “Тройка К” туристлык ширкәте чит илдән башкаланы карарга килүчеләрне кабул итүчеләрнең берсе. Аның җитәкчесе Хәния Макарова сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда быел Европа туристлары азрак булган. Русиядәге урман янгыннары һәм корылык тәэсир ясаган.
“Казанга килгәннәрне ямьсез җиргә алып бармыйбыз. Кунакка почмакны күрсәтмиләр. Казанның хәзер күрсәтер өчен матур җире дә бик күп”, ди Макарова. Шулай ук ул үзләре аша кунак булган һәркемнең дә киткәндә бернинди тәнкыйть белдермичә, бары тик зур рәхмәтләр генә әйтүен җиткерде.
“Гадәттә Англиядән турпоезд белән киләләр. Аларны Себер һәм Байкал кызыксындыра. Безгә узып барышлый гына бер көнгә туктыйлар. Франция туристлары бер төн куну белән килә. Аларны кунакханәгә урнаштырабыз. Италия һәм Португалиядән индивидуаллар килә. Алар безнең Казан белән якынрак танышырга телиләр”, ди Макарова.
Казандагы турширкәт вәкилләре әйтүенчә, килүчеләргә Казан Кирмәне, җәяүле Бауман урамы, Иске татар бистәсе бик ошый. “Чәй йорты” һәм “Татар ашлары”ндагы ризыклар да күңелләренә хуш килә икән.
Бер яисә ике көнгә килгән туристларның Казанның башка җитешсезлекләрен күрергә әллә ни мөмкинлекләре дә булмый торгандыр, мөгаен. Аннары икенче ягы да бар – адәм баласы ял вакытында акчасын кызганмый диләр. Димәк, әлегә Казан казнасына Европа илләреннән килүчеләрдән әллә ни мул таммый.
Казандагы турширкәт вәкилләре үзләре аша Европадан күпме туристның килүен әйтә алмады. Исәп алып барылмый икән. Шулай да “Тройка К” җитәкчесе Хәния Макарова моннан ун еллар элек үзләренең Русиядән һәм чит илләрдән килүчеләрне елына меңъярымлап кына кабул итүләрен, ә хәзер исә 20 меңнең теге ягына чыгуын әйтте.
Казан-Прага рейсы рекламланачак
Казан халыкара һава аланы әлегә даими рейслар, я булмаса чартерлар белән чит илләрдән килүчеләрне туп-тулы очкычлар итеп кабул итми. Казан карарга дип килүчеләр пассажирлар арасында анда-санда гына күренә.
“Татарстан” һава ширкәте матбугат үзәге башлыгы Ольга Марченко үзләренең очкычлары белән Татарстан башкаласына күпме турист килгәнлеген әйтә алмады. Беренче чиратта аларны туристмы, әллә гади пассажирмы – очкычларның тулы булуы кызыксындыра. Халыкара рейслардан ул Казан - Тель- Авив – Казанны мактап телгә алды. Очкычлар гел тулы була диде.
Ә менә яз башыннан Прагага оча башлаган маршрут бүген җайга салынган икән. Ул даими рәвештә атнасына бер тапкыр һавага күтәрелә. Бу көннәрдә урыннарның 60%лабы тула икән.
Марченко сүзләренчә, әле яңа гына Чехия һава юллары ширкәте белән уртак килешү дә төзелгән. Тиздән “Татарстан” очкычы белән Казаннан китеп Прагада Чехия ширкәте очкычына күчеп утырып Европаның теләсә кайсы иленә барып булачак.
Прага-Казан һава юлы ачылгач күпләр рекламның бөтенләй диярлек булмавын әйтте. Марченко сүзләренчә “Татарстан” һава ширкәте башта туристлар белән эшләүче оешмаларга игътибар юнәлткәнлекләрен, алар белән очрашулар үткәргәнлекләрен әйтеп китте. Прага ягында да мондый эшләр башкарылган. Хәзер исә халык өчен дә рекламны күбәйтергә җыеналар.
Чехиянең туристлык идарәсе вәкиллеге директоры Моника Лингартова Казанда булган вакытта Русиядән үзләренә ярты ел эчендә 184 меңгә якын туристның килүен әйтте. Шуның эченнән 5-7%ы Татарстаннан икән. Инде быел ук Татарстаннан Чехиягә баручыларның саны 5%ка артырга мөмкин икәнлеген дә фаразлый. “Татарстан, минем белүемчә, әйдәп баручы төбәкләрнең берсе”, ди Лингартова.
Уникаль чаралар кирәк
Күренгәнчә, Европа илләренең туристлык вәкилләре иң беренче чиратта Русиядән үзләренә күбрәк сәяхәтчеләр китерү максаты куйган. Һәркем үзенекен мактый. Казаннан Европага да, җылы диңгез буйларына да тулы очкычлар китә. Һәм алар ел саен арта бар. Әлегә Казанга тулы очкыч булып чит илдән туристларның килгәне юк.
Казандагы турширкәт вәкилләре исә, мисал өчен “Персона град” хезмәткәре Динара Вафина, Универсиада уңаеннан килүчеләр нык артачак һәм әлеге уеннар турбизнесның үсешенә нык этәргеч булачак дигән карашта.
“Татарстан” һава ширкәте матбугат үзәге башлыгы Ольга Марченко туристларны җәлеп итү өчен беркемдә дә булмаган чараларны күбрәк үткәрергә кирәклеген әйтә. “Беренче чиратта халыкара әһәмияттәге чараларны күбрәк үткәрергә кирәк. Монда Казанда гына була торган уникаль вакыйгалар уйлап табу зарур. Мисал өчен, Сабантуй. Әмма аны бик югары дәрәҗәдә үткәрү кирәк”, ди Марченко.
Чираттагы халыкара күргәзмәдә казаннар да катнаша
Әлегә төрле күргәзмәләрдә катнашып Казан үзен тәкъдим итә. 21 сентябрьдә Мәскәүдә MATIW – 2010 турбизнестагыларның көзге халыкара күргәзмәсе ачылды. Анда дөньяның 110 иленнән 1000ләп ширкәт катнаша. Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белдерүенчә, бу күргәзмәгә республикадан 17 ширкәт киткән.
Чара вакытында Татарстандагы турист маршрутларын Русиянең эре туроператорлары каталогларына кертү турында сөйләшүләр алып бару да каралган. Шулай ук республиканың туристлык мөмкинлекләрен Русия һәм чит ил мәгълүмат чыганакларында ничек яктыртып булу турында да фикер алышачаклар.