Русия президенты модернизация турында сөйләшкән арада, Казанда инновацияләр турында фикер алыштылар. Рәсми җыен кысаларында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов беренче тапкыр Татарстанга килде.
Бүген Казанда Идел буе федераль бүлгесендәге Русия президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Шура утырышы үтте. Җыен Русия президенты Дмитрий Медведев игълан иткән модернизация барышында төбәкләрдә инновацияләрне куллануга багышланды.
Идел буе төбәкләре президентлары катнашлыгында һәм президент вәкиле Григорий Рапота рәислегендәге җыен Казан ратушасы бинасында үтте. Тәҗрибәле төбәк җитәкчеләре алдында Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Аның әйтүенә караганда, яңа технологияләрне, инновацияләрне кертү ягыннан Татарстан алда бара. Бүгенге көндә республикада 1,1 триллион сумлык 400ләп инновацион проект эшләп килә. "Кризис вакытында да ширкәтләр проектларын ташламый, республика күләм җитештерү арта бара", диде Рөстәм Миңнеханов.
Вәкаләтле вәкил каршындагы Шура утырышында төп нотыкны Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Шанцев ясады. Ул эшлекле төркемне җитәкләгән һәм Идел буендагы бөтен төбәкләрне өйрәнгән булган икән.
Шанцевның әйтүенә караганда, Идел буендагы республика һәм өлкәләрдә җитештерү, табу, эшкәртү сәнәгатендә җиһазларның 40%, хәтта 50% тузган. “Бу критик чиккә җитүне аңлата, шул ук вакытта ул технология ягыннан арта калу дигән сүз”, ди Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Шанцев.
Килгән кунаклар арасында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та бар иде. Бу аның Казанга беренче сәфәре булды.
Башкортстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Рөстәм Хәмитов җыенда яңгыраган инновацияләр турындагы белемнәрне мәктәпләрдә укыту тәкъдимен хуплаган. “Башинформ” агентлыгы хәбәренә караганда, Хәмитов: "Инновацион идеялар һәм карарлар үсеп чыксын өчен шартлар тудырырга кирәк", дип белдергән.
Якынча шул ук фикерне Татарстан президентны Рөстәм Миңнеханов та әйткән иде. Ул да инновацияләр өчен шартлар тудырырга кирәк дип саный.
Алар икесе ратушадагы җыенда бер өстәлдә утырды. Әмма Башкортстан һәм Татарстан президентларының аерым очрашып сөйләшүе турында хәбәр ителмәде. Татарстан президентының матбугат хезмәте дә: “Рәсми күрешү програмда каралмаган”, дип хәбәр итте.
Рәсми хәбәрләргә караганда, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Казанда булганда Идел буе президентлары җыеннан тыш, Мәгълүмати технологияләр үзәгендә галәм хезмәтләре Төбәк үзәгендә генә булган.
Шуның белән бергә, чәршәмбе иртәсендә тагын бер кызыклы вакыйга булды. Казанда Русия президенты Дмитрий Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе ачылды. Аның рәсми ачылышына Григорий Рапота, Татарстан президенты һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Түрәләр беренче килүчене, бер инвалид кешене дә кабул итте. Шикаять бирүчеләр бу урынны үз итәрләрме, юкмы әлегә билгесез. Моңарчы Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе лидеры Владимир Путинның кабул итү бүлмәсе эшләп килә иде. Күптән түгел аның 2 еллыгын билгеләп үттеләр. Шушы вакыт эчендә аңа берничә мең кеше мөрәҗәгать итте, диелде.