25 сентябрь көнне Амурдагы Комсомольски тарихында беренче мәртәбә татар туенда милли йолалар, гореф-гадәтләр торгызылды. Шәһәрнең Яшьләр йортында Тимур Сафин белән Аня никахлашты. Туйга Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы конференциясендә катнашучылар да чакырылды.
Татар халкының милли йолаларын истә тотып узган туй яшьләрдә дә, кунакларда да бик күркәм тәэсир калдырды.
Яшь гаилә коручыларга милли киемнәрне Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин Казаннан алып кайткан иде. Ә инде махсус пешерелгән чәк-чәкне Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов алып килгән.
Никах үткәннән соң, яшьләр милли үзәккә килде. Монда аларны гармунда уйнап, такмаклар җырлап өлкән яшьтәге апалар котлады.
Туй мәҗлесе кафеда үтте. Яшьләр утырган машиналарыннан тирә-якка татар моңы яңгыратып килде. Машинадан төшкән кәләшне чигүле мендәргә бастырдылар. Әти-әниләре аларны Казан кунаклары күчтәнәче – чәк-чәк һәм бал-май белән каршы алды.
Туй мәҗлесенең иң олы күчтәнәче каклаган каз булды. Ул казны бүлү бик мөхтәрәм һәм оста кешегә – Рөстәм Абдуллинга кушылды.
Кәләш белән кияү дә туйга буш кул белән килмәгән. Бер-берсенә генә түгел, кунакларга да бүләк әзерләгәннәр. Һәр кунакка истәлеккә Татарстан аләме төсендә Т+А дип язылган тасма тапшырды алар.
Руслан Гаязов туйны бик шәп алып барды. Төрле уен, биюләр төнгә кадәр дәвам итте. Һава шартлары да сынатмады, көне җылы, кояшлы иде. Менә шулай гөрләп үтте Амурдагы Комсомольскида беренче татарча милли туй.