Алисә Галләмова алтын медаль яулады

Русия җыелмасы (сулдан уңга): Алисә Галләмова, Александра Костенюк, Юрий Дохоян (капитан), Надежда Косинцева һәм Валентина Гунина

Ханты-Мансийскида 39нчы Бөтендөнья шахмат олимпиадасында Русиянең хатын-кызлар җыелмасы алтын медаль яулады. Татарстан шахматчысы, халыкара гроссмейстер Алисә Галләмова бу уңышка зур өлеш кертте.
Ярышта Русия җыелма такымы 11 матчның барысында да җиңү яулап уникаль нәтиҗәгә иреште. Олимпиада тарихында бу күрсәткечкә әле беркемнең дә ирешкәне булмаган. Русия җыелма такымы үзенең барлык төп көндәшләре саналган Кытай, Грузия һәм Украина җыелма такымнарын да бирелергә мәҗбүр итте. Шуны да әйтергә кирәк, 5 кешедән торган хатын-кызлар җыелма такымында иң көчле шахматчылар исәбендә саналган Татарстан спортчысы Алисә Галләмова 7 мөмкинлектән 5 ярым очко җыеп, дөньяда үзенең көчен тагын бер тапкыр исбатлады.

Алисәнең әлеге уңышы Татарстан президентының игътибарыннан да читтә калмады. Рөстәм Миңнеханов Русия Шахмат федерациясенең идарә рәисе вазифаларын башкаручы Илья Левитовка телеграм юллады. Ул анда шахмат буенча Русия җыелма командасын Ханты-Мансийскида узган Бөтендөнья шахмат олимпиадасында уңышлы чыгыш ясавы белән котлый.

Алисә Галләмова ярыш вакытында
“Ярышларга яхшылап әзерләнгәннәре, матур уен күрсәткәннәре өчен барлык спортчыларга һәм хатын-кызлар җыелма такымы тренеры Юрий Дохоянга зур рәхмәтләремне ирештерәм. Әлеге җиңүгә татар спортчысы Алисә Галләмованың лаеклы өлеш кертүе татарстаннар өчен икеләтә горурлык. Барлык шахматчы-олимпиячеләргә ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа казанышлар һәм җиңүләр телим”, диелә Рөстәм Миңнехановның котлау телеграмында.

Алисә зур спортка адымны 1987нче елда 16 яшькәчә кызлар арасында Советлар Берлеге беренчелегендә көмеш медаль алып башлый. Шул ук елны дөнья чемпионатында алтын медаль һәм 1988нче елда 20 яшькәчә кызлар арасында дөнья чемпионы исемен ала. Галләмова моннан алда 3 дөньякүләм шахмат олимпиадаларына катнашып 1990нчы һәм 1992нче елларда 2нче, 1996нчы елда исә 3нче урынны алуга ирешә.

2003нче елдан Татарстан җыелма такымы өчен чыгыш ясый башлаган Алисә Галләмова ике тапкыр дөнья беренчелегендә финал уйнау дәрәҗәсенә ирешсә дә, бу ярышларда Кытай спортчыларына җиңелеп көмеш медальләргә ия була.

Татарстанда гына түгел дөньякүләм җәмәгатьчелекнең дә теленнән төшмәгән татар шахматчысы соңгы елларда бераз онытылып киткән иде. Әмма ел башында Русия чемпионы исемен яулавы һәм Ханты-Мансийдагы турнирда ирешкән уңышлары аны кабат бар дөньяга танытты.

Алисә Галләмова тумышы белән Пермь якларыннан булса да әнисе ягыннан нәсел тамырлары Актанышка барып тоташа. Ул Казанда яши һәм ике ул үстерә.

7 мөмкинлектән 5,5 очко яхшы күрсәткеч

Татар шахматчысының Ханты-Мансийскидагы уңышын Рәшит Нәҗметдинов исемендәге яшүсмерләр шахмат мәктәбендәге белгеч Зөфәр Зәйнуллин: “Мин аның чыгышын әйбәт дип әйтер идем. Ул 4нче тактада уйнады, чөнки 7 мөмкинлектән 5,5 очко алуга иреште. Димәк барлык җыелган очколарның 4тән берсен Алисә алган дигән сүз. Мин моны уңышлы дип әйтер идем”, дип бәяли.

Ярыш вакытында



Зөфәр әфәнде сүзләренчә, турнирда 115 такым катнашкан. Шул такымнар арасыннан Русия 11 җиңү белән 1нче урынга чыккан. Русия такымына Алисәнең яхшы уйнавы да зур көч биргән. 1985нче елдан бирле мондый зур уңышка ирешелгәне булмаган. “Алисәнең бу җиңүгә үзеннән өлеш кертүенә без бик горурланабыз”, ди шахмат белгече.

Казанда Алисә Галләмованың шахмат белән шөгылләнүе өчен барлык шартлар да тудырылганмы, дигән сорауга Зөфәр Зәйнуллин болай диде: “Казанда аңа бар яклап та ярдәм итергә тырышабыз. Бу тема күбрәк спорт министрлыгы, президентка кагыла дип уйлыйм. Аларның булышлыгы булмаса мондый нәтиҗәгә ирешелмәс иде.”

“Оста шахматчылар бик сирәк туа”

Зөфәр Зәйнуллин сүзләренчә, Татарстанда Алисә Галләмовага алмашка яшь спортчылар тәрбияләнә. Әйтик, Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә Рамилә һәм Камилә Җамаловалар бар, аларның берсенә 9, икенчесенә 12 яшь. Рамилә дөньякүләм ярышта 2нче урын алып кайтты. Камилә исә, Татарстанда 1нче урынны алды. Генийлар 100 елга бер туа, дип әйтәләр. Оста шахматчылар да шуның кебек. Шахматчы булу өчен тырышлык кына аздыр, минемчә. Аның өчен табигатьтән килгән сәләт тә кирәк. Ә без яшь шахматчылар өчен барлык шартларны да булдырырга тырышабыз. Иманым камил, Татарстанда Алисә Галләмова, Гата Камскийларга алмашка сәләтле яшь спортчылар үсеп килә”, диде шахмат белгече Зөфәр Зәйнуллин.

Алисә Галләмова хәзерге вакытта Ханты-Мансийскидан Мәскәүгә кайтып килә. Ул шушы көннәрдә Татарстанда булачак. Казанда аның белән матбугат очрашуы уздыру көтелә. "Азатлык" радиосы бу хакта киләсе көннәрдә тулырак итеп сөйләячәк.