Грузия Сочи уеннарына аяк чалырга җыена

2014 ел Олимпия уеннарын Сочида үткәрүгә каршы шигар

Грузия вице-премьеры Георгий Барамидзе Тифлиснең 2014 елда Сочида Олимпия уеннарын оештыруга каршы чаралар күрәчәген белдерде. Бу белдерүен ул Азатлыкка радиобызның Прагадагы баш фатирына килгәч ясады.
Георгий Барамидзе вице-премьер булудан тыш, Грузия хөкүмәтендә шулай ук Европа һәм Евро-Атлантик оешмалары белән берләшү өчен җаваплы министр вазифасын да башкара. Шушы атнада ул Прагага килеп, Европа рәсмиләре белән Грузиянең Европа Берлегенә якынаю омтылышлары, бу юнәлештәге авырлыклар, аларны чишү юллары турында сөйләшүләр үткәрде.

Георгий Барамидзе Азатлык радиосында
Радиобызның баш фатирына килеп Барамидзе журналистлар белән очрашты. Форсаттан файдаланып, без аннан Грузиянең Сочи уеннарына каршы нинди чаралар күрергә җыенганы турында сорадык.

Мәгълүм ки, Грузия 2014 елда Сочида Олимпия уеннарын булдырмас өчен кампания башларга җыена. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу мәсьәлә узган атна ябык ишекләр артында Грузия парламентының өч комитеты утырышында тикшерелгән.

Барамидзе сүзләренчә, каршылык чаралары әлегә төгәл билгеләнмәгән, ләкин Тифлис Сочида Олимпия уеннарын үткәрүне әхлаксызлык дип саный һәм бу фикерен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә җыена.

Барамидзе сүзләренчә, Русиянең гамәлләре Олимпия рухына каршы килә. Ул күршесе җирләрен басып алган ил, шул басып алынган җирләрдән берничә дистә чакрым гына ераклыкта хәзер Олимпия уеннары үткәрмәкче. Төньяк Кавказдагы вазгыятьне дә искә алганда, анда Олимпия уеннарын үткәрү әхлаксызлык кына түгел, акылсызлык та, диде Грузия вице-премьеры.

Өч юнәлеш

Грузия парламентының диаспоралар белән эшләү комитеты рәисе Нузгар Циклаури сүзләренчә, узган атна үткән утырышта Сочи уеннарына каршы хәрәкәт башлау өчен алар өч юнәлеш билгеләгән.

Беренчедән, экология мәсьәләсе. Рәсми Тифлис Олимпия төзелешләренең Абхазиягә табигатенә нинди зыян китергәнен ачыклар өчен халыкара бәйсез тикшерү таләп итмәкче.

Икенчедән, Абхазия качаклары мәсьәләсе. Циклаури сүзләренчә, йөзләрчә качак Грузия парламентына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар элек торган урыннарында Олимпия объектлары төзелә, урманнар киселә икән. Хәзер Америка, Европа илләрендә яшәүче бу качаклар хокуклары бозылуга зарлана.

Өченчедән, чиркәс халкы мәсьәләсе. Олимпиада үтәсе Кызыл Поляна дигән урынны чиркәсләр үзләренең милли фаҗига урыны дип саный. 150 ел элек урыс-кавказ сугышы вакытында бу урында 300 меңләп чиркәс юк ителгән. Чиркәсләр моны үзләренә каршы геноцид дип атый. (Русия моны танымый.) Олимпия хартиясендә исә геноцид урыннарында уеннар үткәрергә ярамый дигән матдә бар икән.

Узган атна Грузия парламенты комитетлары утырышында чиркәс диаспорасы вәкилләре дә катнашкан һәм грузиннар белән бергәләп хәрәкәт итәргә килешкән.

Мәскәү колагына да элми


Русиядә Грузиянең бу тырышлыкларын әлегә җитдигә алучы юк. "Эт өрә тора, кәрван бара тора", ди Думаның халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Александр Козловский.

Грузия бу мәсьәләне 2008 елда бер күтәреп караган иде инде, барып чыкмады. Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) бу мөрәҗәгатьне караудан баш тартты. “Бу юлы да шулай булачак, – ди Козловский. – Уеннарның урынын билгеләү – ХОК вәкаләте.”

"ХОК карарына бернинди Грузия парламенты да йогынты ясый алмый. Теләсәләр Лозаннага барып, ХОК баш-фатиры алдында лезгинка биесеннәр, моның бер файдасы булмаячак. 2014 елның кышкы уеннары алдан билгеләнгәнчә, Сочида үтәчәк, монда минем шигем юк", диде Русия депутаты.