Сембердә ике татар егетенә карата мәхкәмә бара

Наил Микеев һәм Равил Тимербулатов мәхкәмәдә

Наил Микеев белән Равил Тимербулатов Сембер мәхкәмә юлларын таптауны дәвам итәләр.

Утырыш Равил Тимербулатовтан сорау алудан башланды. Аның аңлатуынча, җепшеклек елларына кадәр, ул милли мәсьәләләргә игътибар да итмәгән. Бары тик “Туган тел” оешмасының 1988 елда оештырган Хәтер көне аны "уятып" җибәргән.

Артабан Равил ничек эзәрлекләүләре турында сүз тотты.

"2009 елның февралендә маска кигән өч кораллы кеше ишек җимереп өйгә керде. Мин шикәр авыруы белән интегәм – инсулинсыз яши алмыйм. Ә мине УБОПка алып киттеләр дә, анда сусыз, инсулинсыз унҗиде сәгать буе интектерделәр. Хәтта бәдрәфкә барырга да мөмкинлек бирмичә. Ул вакытта биргән җавапларымны кире алам, чөнки аларны көч кулланып әйттерделәр.
Җәберләүләр аркасында тазалыгымны югалттым. Хәзер эшкә дә йөри алмыйм. Август аеннан бирле эшләмим инде. Көч кулланып әйттергән сүзләремне кире алам, сорау алу протоколын расламыйм. Мине җәберләүдә Курушин җитәкчелегендәге биш кешелек төркемне гаеплим. Калганнарының исемнәрен белмим. Миңа даими инсулин кирәк, ул мөмкинлектән мәхрүм итеп, авыруымны көчәйтүдә алар гаепле. Телефонымны тартып алдылар – әнием белән сөйләшү мөмкинлеге дә калмады. Аңа 86 яшь инде. Мине җәберләүләр аркасында аның да хәле начарайды".
Равил Тимербулатовтан соң, Наил Микеевтан сорау алынды.

"Мине үз фикеремне белдергән өчен гаеплиләр. Имеш, минем сүзләр халыклар арасында дошманлык хисләре уята ала. Андый ниятләрем булмады, чөнки бу – Хак Тәгалә тарафыннан тыелган гамәл. 19 февральдә тентү булды. Оперуполномоченный Ишаков җитәкчелегендәге төркем компьютор, телефоннарым белән мине дә алып китте. Сусыз, ризыксыз, бәдрәфсез оперуполомоченный кичкә кадәр сорау алды.
“Әгәр кәгазьләргә кул куймасаң, төрмәдә утырачаксың”, дип куркыттылар. Мин бер төрле әйтәм, алар – киресенчә. Адвокат сорыйм, алар “кирәкми” диләр. Әйттем инде: теләсә нәрсә язсагыз да кул куярмын, дидем. Кул куйгач кына бәдрәфкә барырга рөхсәт иттеләр. Төнге унбердә кайтып киттем. Иртән Мишуков белән Тураев өйгә килделәр. “Протоколда дөрес язылмаган, хәзер дөресенә кул куй”, диләр. Мин ризалашмадым.
Ә пикетта укылган текстларны мин генә яздым, Равил бары тик укыды гына. Аның гаебе юк. Аны җавапка тарту – “җинаятьчел төркем” ясау тырышлыгы гына. Равил – авыру кеше, ул минем якын дустым. Ә хакимият әһелләре Тонков белән Антипов капма-каршы фикерләр әйттеләр. Алар гаеп эзләү өчен генә килгәннәр дә инде. Юк нәрсәдән “экстремизм” дигән карачкы эзләп. “Җиһад” һәм “шаһид” дигән сүзләргә бәйләнәләр. “Усердие” һәм “свидитель” дигәнне генә аңлаткан сүзләрне сүгенү сүзләренә әйләндерделәр. Шул ук вакытта “татарское иго” дигән сафсатаны нәни бала башына өченче сыйныфтан ук дөмбәсләп тутыра башлыйлар. Ә монысы, нигәдер, җинаять саналмый".
Артабан гаепләнүчеләр адвокат сорауларына җаваплар бирделәр. Сорауларның мәгънәсе һәм юнәлеше – гаепләүләрне йомшарту юнәлешендә булды дияргә була.

Мәхкәмә утырышының соңында 2009 елның 14 октябрендә узган Хәтер көнен төшереп алган видеотасманы күрсәттеләр. Ул көндә өч пикетчыны янәшәдәге калкулыктан 30-40 чамасы кеше күзәтеп торган иде. Шулар ук әлеге “крамоланы” төшереп тә алганнар икән. Хәтта пикеттан соң укылган намаз һәм Наил Микеев төзегән текстны Равил Тимербулатовның укуы да документлаштырылган.

Ирексездән, Корней Чуковскийның “Тараканище” дигән поэмасы да искә төшә: “рыжий и усатый” тараканны күргәч, “Звери задрожали, в обморок упали, волки от испуга скушали друг-друга…” Бу очракта “бүреләр” бер-берсен түгел, инородецларны гына тончыктырмакчылар кебек. Чын бүреләрдән аермалы буларак.

Ә Хәтер көненә кайтсак, ул Сембердә беренче мәртәбә “Туган тел” оешмасы тарафыннан 1988 елда ук оештырыла башлаган иде. Нигездә, Казанны саклауда шәһит киткән бабаларыбыз рухына догалар уку белән чикләнеп.

Төрле сәбәпләр аркасында “Туган тел” оешмасы бу гамәлдән читләште. Ә бушлыкны тутыруга Наил Микеев алынган иде.

Мәхкәмә эше исә әлегә тәмамланмады. Ул 14 декабрьдә дәвам итәчәк.