“Маяковский. Сары бишмәт” клубында җырчыны 450 кеше алкышлады.
Зөлфияне яшьләр кат-кат сәхнәгә чакырды. Инде бу юлы җырлармын дип уйлап куйганнары төгәлләнгәч тә, тагын өч әсәр башкарттылар. “Ай, былбылым” да тансыкка иде.
“Бу яшьләр икенче бер музыканы ярата. Аларның гел бертөрле булган эстрадага исләре китми. Минем иҗатымны беләләрдер дип уйлыйм. Казанга еш килмим. Мине күрүгә шатланганнар күрәсең”, ди Камалова.
Зөлфияне бу юлы Казанда концертлар оештыручы һәм “Maybe Ja's” төркеме башлыгы, музыкант Александр Сафин чакырган. Русиядә икәнен белеп алган. “Казан тамашачылары мине бик җылы каршы ала, шуңа күрә баш тартырга кыенсындым”, ди Камалова. Ешрак та килер идем, әмма Австралия белән Казан арасы бик ерак юл шул, дип тә өсти ул.
“Мин аның үзе белән таныш түгел, ә иҗаты белән 3-4 ел инде кызыксынам. Ул бик үзенчәлекле яңгыраштагы җырлар яза. Татар моңнары көнбатыш алымнары белән үрелеп бара. Без бу гадәти булмаган яңгырашны бик яратабыз”, дип белдерде Зөлфия Камалованың чыгышына кадәр үк Раниф исемле егет.
“Татар җырларын тыңлау кызык түгел, ә аны тыңларга кызык. Ул иҗатын җырлый дип әйтимме соң. Ә безнең бүген эстрадада бара торган әйберләр ул иҗат түгел, ә шоу-бизнес. Зөлфия Камалованы шәһәрдәге алдынгы карашлы яшьләр ярата”, ди Айдар.
“Маяковский. Сары бишмәт” клубы белдерүенчә, Зөлфия җырларын бу юлы 450ләп кеше тыңлаган. Өр-яңаларын да алкышладылар. Зөлфия сүзләренчә, әкиятләрне балалар өчен дип уйласак та, алар өлкәннәрне дә яшәргә өйрәтә. Tales Of Subliming дип аталган соңгы альбомын чыгарырга нәкъ әкиятләр илһамландырган икән.
Кайберәүләр кызы тугач Зөлфия Камалова әкиятләр укый башлаган икән, дип тә уйлап куяр. Җырчы исә “борын-борын заманнарда” дип башланган язмаларны үзе өчен кулына алган икән. Әкият укыганда колагында ниндидер көйләр дә ишетми ул.
Әкиятне укып хәйран гына вакыт узгач, уйлангач колагына көй килә башлый икән. “Бу көйләр белмим каян киләдер... Ә соңыннан мин ул көйгә шигырь язам”, ди Камалова.
Әкияткә яңа эчтәлек ачыла. “Су анасы” җырындагы кебек, үги әнисе суга дип җибәргән кыз Су анасы белән дуслаша...
Татар җырларын үзенчәлекле башкаручы Мубай Зөлфия Камалованы күпмедер дәрәҗәдә үзенең укытучысы дип тә белдерә. “Маяковский. Сары бишмәт” клубына җыелган тамашачыга килгәндә исә, Мубай аларны үзгә яшьләр ди.
“Уйлап, бирелеп тыңларга яратучы кешеләрдер бәлки. Берничек тә тәэсир итми торган фон белән генә бара торган әйбер бар. Бар махсус килеп, бирелеп тыңлый торган яхшы музыка.
Чын җырлаучы кеше “менә мин” дип ачыла. Хәтта күпмедер шәрә кала дип тә әйтеп була. Тисәң дерт итеп таралып төшәр дәрәҗәгә җитеп, үзен ачып сала”, ди Мубай.
Әлеге альбом чыккач, Зөлфия Камалова Австралиянең артистлар сирәк була торган төньяктагы җирле халык яшәгән төбәкләрен дә урап кайткан. Алар белән аралашудан канәгать калган ул.
“Мине күп кеше аңламыйча тыңлый. Алар бит минем кайдан икәнне белми. Татармы бу, русмы бу дип уйлый. Инглизчә җырларымны аңлыйлар инде. Мин төрле-төрле стильләр кулланам. Уйлавымча, мине кешеләр йөрәкләре белән тыңлый.
Кешеләр кайвакыт үзләренең поп-эстраданы гына яратуларын әйтә. Башка бернәрсәне дә тыңламыйлар. Тыңласалар яратырлар иде. Колакларын гына ачарга кирәк”, ди Камалова.
Русиядә генә калган булсам, бәлки, мондый үзенчәлекле җырлар яза да алмаган булыр идем, ди ул. Үзенчәлекле иҗаты өчен Австралиягә дә бик рәхмәтле.